#24 2009 нче ел

Көз

Көз җиткәч, бөтен дөнья ниндидер сихри уйларга күмелеп китә шикелле. Шуңа күрә мин шуның хәтле көзне яратам. Агачлар бу чакта сары тәңкәгә тагылганнар сыман, матур гына томанга ябылып торалар. Җил назлаган яфраклар алтынга күмелгән. Шул чакларда минем күңелемдә шундый сорау туа. Ни өчен көз елга бер тапкыр гына килә?

Әлбәттә, бу миннән тормый, табигатьтән генә тора, ләкин көзнең бетмәвен теләр идем.

Көз көннәрендә кыр казлары җылы якларга китәләр.

Эх син, тылсымлы көз!

Абдрахманова Аида, 2в

Октябрь – көз ае.

Көз җитте. Быел көз ямьле. Көне буе кояш кыздыра. Җылы җилләр исә. Бөтен табигать алтынга күмелде. Урманнарда, бакчаларда, паркларда агачлар саргая, кызара. Бу айда урмандагы җәнлекләр кышка әзерләнә. Кошлар җылы якларга очып китәргә җыеналар. Күктә торналар, кыр казлары очып йөриләр. алар саубуллашып, ерак юлга кузгала.

Менә шундый ул октябрь.

Хәкимуллин Раил, 2в


2в сыйныфы укучылары иҗаты (рәсемнәре)

1. Җамалетдинов Альберт

2. Ишморатов Данил

3. Шаехов Ильмир

4. Хисаметдинова Ләйсән

5. Хәкимуллин Раил


Бүре белән куян

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бүре белән куян.

Бүре белән куян дус булганнар. Алар өй ясаганнар, бик тату яшәгәннәр. Бер көнне куян бүрене алдаган. Куян бүрегә әйткән:

- Урманда сарыклар күп йөри, - дигән.

Бүре барып караса, берни дә булмый. Шул көннән аларның дуслыклары бетә дә инде.

Сәләхов Алмаз, 2а


Алтын көз.

Көз... Көз төсе – сагыш төсе ул.

Кояшлы көннәрдә урман-парклар алтынга манчылгандай була. Юкка гына көзне алтын, димиләр. Көз айлары башлану белән көннәр кыскара башлый, салкынайта, күк йөзен кара, авыр болытлар каплап ала. Салкын җил исә, көннәр тиз каралангылана. Күк йөзе куе зәңгәр төскә керә, һава шундый саф!

Иртән җир өстенә ак томан сузылып яткан шикелле. Томан арасыннан, кызыл түгәрәк булып, кояш күтәрелә. Ул үзенең тансык нурлары белән җирне җылытырга маташа. Акрын гына томан тарала. Ә аннары үләннәрдә чык тамчылары җемелди. Агач яфраклары төрле төскә кереп, саргая башлый. Көзнең шундый матур мизгеле килеп җитү белән “әбиләр чуагы” башланып китә. Борынгы заманнарда ук “әбиләр чуагы” көзнең иң матур, иң әйбәт вакыты булып саналган. Җәйге җылы көннәр кире кайткандай була. Табигатьнең матурлыгына сокланасың. Яфракларның төсләре шундый матур, ачык, якты. Бар дөньяны алтынга манып, ялтырап кояш чыга, шул арада , салкын яңгыры да явып китәргә мөмкин. Кинәт усал, ачы көзге җил, яфракларны ботакларыннан өзеп алып, әллә кайларга очыртып китә. Сары, кызыл, көрән, шәмәхә һәм яшел яфраклар, һавада тирбәлеп очканнан соң, җиргә төшә. Агачлар ялангач кала. Шулай итеп, быелгы көз ае да үзенең кабатланмас истәлекле көннәре белән тарих битләрендә урын ала...


Мәгъсумова Дилүзә, 8Б