#24 2009 нче ел

01.10.2009 ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

1 нче октябрь – Олылар көне. Шул уңайдан гимназиягә барлык өлкән укытучыларыбыз чакырылды, алар өчен бәйрәм кичәсе узды. Кадерле кунакларыбызны өлкән сыйныф укучылары каршы алды.


02.10.2009 УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕНӘ БҮЛӘК

Укытучылар көне уңаеннан, безнең гимназия укытучылары мультимедийный ресторан-театр "Транс-Форс"ка чакырылды. Бу йорт башка рестораннардан интерьеры космик корабле рәвешендә булуы белән аерылып тора. Зур гына «иллюминатор»да космик киңлектә оча. Ул ерак планетаның фантастик табигатен һәм дөньядагы иң матур шәһәрләрнең күренешен алмаштырып тора.


03.10.2009 УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ПЛАКАТЛАРГА НӘТИҖӘ

Укытучылар көненә багышлап ясалган плакатларга нәтиҗә ясау. Иң яхшы плакатларны тәкъдим итәбез.


05.10.2009 УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ БЕЛӘН!

5 нче октябрь – Укытучылар бәйрәме. Мәктәптә укытучыларга багышланган бәйрәм үткәрелде. Бу көнне гимназиядә иртәдән алып, укытучыларны колау белән башланып китте. Үзидарә укучылары да аерылып торды, алар берничә күңелле сюрприз да әзерләгән иде. Ә көн ахырына традиция буларак бәйрәм концерты үткәрелде.


08.10.2009 УЕН-ВИКТОРИНА

3 сыйныф укучылары Балалар иҗаты үзәгендә спорт һәм яшьләр елына багышланган уен-викторинага бардылар. Укучылар өчен мавыктыргыч биремнәр, күңелле стартлар, дискотека оештырылган иде. Бик күңелле үтте. Балалар барлык киртәләрне дә уңышлы үттеләр.


09.10.2009 СТУДЕНТ БИЛЕТЛАРЫН ТАПШЫРУ!

Бүген гимназиянең актлар залында 10 “А” сыйныфы укучыларына, тантаналы рәвештә, студент билетларын тапшырдылар. Алар ЭПК ИЭУП факультетының беренче курс студентлары булдылар. Укучыларга укуларында уңышлар телибез, сессияләрен уңышлы тапшырсыннар!


16.10.2009 СӨМБЕЛӘ БӘЙРӘМЕ

Сөмбелә - уңыш бәйрәме. Безнең эрага кадәр төрек халкы Сөмбелә бәйрәм итә башлаган. Бу бәйрәм турында 5-7 сыйныф укучылары кызыклы мәгълүмат алдылар.


16.10- 20.11 ОЛИМПИАДАЛАР

Мәктәп күләмендә төрле фәннәрдән олипиадалар үткәрелә.


22.10.2009 БАСКЕТХОЛЛ

8, 9 нчы сыйныф укучылары Баскетхоллга, 10 нчы юбилейлы Россия күләмендә гимнастика буенча ярышны карарга бардылар.Ярышта төрле шәһәрләрдән килгән япь-яшь кызларның чыгышларын күрсәттеләр. Ирина Винер, Владислав Третьяк, Алинә Кабаева – барасы да катнашучыларны котладылар, аларга уңышлар теләделәр. Яшь гимнастика алиһәләре төрле-төрле, мавыктыргыч номерлар белән кызыктырдылар. Гимнасткаларның һәм бию ансамбльләренең чыгышлары бергә үрелеп бардылар. Ярыш бик күңелле узды.


29.10.2009 “ТАТАР ЕГЕТЕ” КОНКУРСЫ

Район күләмендә “Татар егете” бәйгесе үтте. Безнең гимназидән 11 сыйныф укучысы Зиннәтуллин Марсель катнашты. Марсель гимназия дәрәҗәсен лаеклы рәвештә яклады: визит карточкасы югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде, интеллектуаль турда барлык сорауларга да тиз, төгәл, дөрес җавап бирде. Вальс, спорт турында да сынатмады. Марсель “Нәфис сүз” номинациясендә җиңүче булды.