#25 2009 нче ел

Шифалы сельдь балыгы

1. Сельдьта омега-3 кислотасы бар. Ул, организмнан холестиринны чыгарып, йөрәк-кан тамыры авырулары барлыкка килү куркынычын 40% ка киметә.

2. Сельдь Д витаминына бай булганга , аны көз, кыш айларында - кояш яктысы кимегәндә атнага 2-3 тапкыр ашау зарур,

3. Сельдьтагы фосфор теш белән сөякне ныгыта. Моннан тыш, баш мие, йөрәк, мускул тукымасы эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.

4. Сельдьта аксым күп. Ул организмда тиз һәм җиңел үзләштерелә. Аксым мускулларын гына ныгытып калмый, энергия бирә, баш мие эшчәнлеген арттыра.

5. Аксым һәм омега-3 кислотасына бай булганга, сельдь арыганлыкны бетерә. Балык ярдәмендә талчыгудан барлыкка килгән баш авыртуыннан котылырга мөмкин.

6. Сельдь йодка бай. Ул калкансыман биз авыруларын дәвалый, аларга профилактика ясый. 100 г тозлы сельдь балыгында 77 мкг йод бар. Әлеге матдә уылдыгында тагын да күбрәк.

7. Сельдьта организм өчен кирәкле селен да очрый. Ул ашказаны һәм эчәктә яман шеш авырулары барлыкка килү куркынычын 2 тапкырга киметә. Картаю процессын акрынайта, матдәләр алмашын яхшырта. Көз һәм кыш айларында организм углеводларны начар эшкәртә. Селен исә бозылган балансны торгыза.

8. Тозлы балык ашагач су эчү зыянлы. Тоз организмда суны тоткарлый. Бу шешенүгә һәм кан басымы күтәрелергә китерергә мөмкин.

Фазылҗанова Ильфира, 5а


Көзге киңәшләр.

1.Фитонцид һәм С вмтамины ашагыз.

Көз көне авыр диеталарга утырырга һәм ач торырга ярамый. Аксымлы ризыклар - ит, балык, сөт һәм әчегән сөт азыклары белән туклану зарур. Цитрус җимешләре, кура һәм җир җиләге, сарымсак, суган, гөлҗимеш төнәтмәсе яки ширбәте - салкын тиюдән саклануның алыштыргысыз чаралары. Иммунитетның ныклыгы эчәк микрофлорасна - файдалы лакто- һәм бифидобактерияләргә бәйле. Аларны арттыру өчен клетчатка кирәк. Бу уңайдан көн дәвамында берәр тәлинкә ботка, җиләк-җимеш пюресы, эре итеп тарттырылган оннан пешерелгән ипи ашау шарт.

2. Кан әйләнешен яхшырту

Һәр көн иртән зарядка ясарга онытмагыз. Иң гади хәрәкәтләр дә кан әйләнешен яхшыртырга, лимфа төеннәрен чистартырга сәләтле. «Отжимание» үпкә һәм йөрәк эшчәнлеген арттыра. Кысыкка пресс ясау, яткан килеш аякны күтәреп төшерү эчке органнарның функциясен яхшырта, ашказаны-эчәк тракты һәм бәвел-җенес системасына уңай тәэсир итә. Зарядканы «приседание» белән төгәллиләр.Бу оча-бот һәм аяк буыннары өчен яхшы. Күнегүләрнең һәр кайсын икешәр тапкыр кабатласагыз да, салкын тиеп авырмассыз.

3.Активлык-ОРВИга профилактика.

Бигрәк тә аллергия яки астмадан интегүчеләргә саф һавада йөрергә кирәк. Озак хәрәкәтләнмәгәндә исә үпкә белән бронхларда һава начар алышына.

4.Тонусны үләннәр ярдәмендә күтәрү.

Салкын тимәсен өчен карлыган яфрагы, кура җиләге,сырганак төнәтмәләре эчү мөһим. Микробларга каршы шалфей,бөтнек,фенхель, әфлисун,лимон майлары көрәшә.Көз,кыш айларында тамак авыртса яки төчкертсә,аларны иснәргә киңәш итәләр. Кискен риниттан ромашка,меңяфрак,календула төнәтмәләре саклар. Мамыкны, шуларның берсендә чылатып, 10-15 минутка борын тишегенә тыгып торырга кирәк. Процедураны атна дәвамында көнгә 2-3 тапкыр кабатлыйлар.

Томау озакка сузылганда баш миенә кислород җитми. Шуңа да кан тамырларының тонусын күтәрүче үләннәр - юкә чәчәге, донник, тукранбаш кабул итү файдалы. Аларның төнәтмәсе белән борын тишеген юдыралар. Дәвалануның нәтиҗәсе булсын өчен процедураны 3-4 атнадан 2 айга кадәр кабатлыйлар.

Зиатдинова Эльвина, 5а


ДАРУНЫ ТӘМЕНӘ КАРАП САЙЛАУ

Дөрес тукланып та дәваланырга мөмкин, ди галимнәр. Ризыкдару. Дәвалану үзлеге аның тәмендә.

Баллы ризык организмны ныгыта, ашкайнату процессына уңай тәэсир итә. Ул балаларга, өлкәннәргә һәм зәгыйфьләнгән кешеләргә аеруча файдалы. Ләкин аны чама белән ашарга кирәк. Баллы ризык симерүгә китерә, сидек-җенес әгъзалары системасы авырулары хасил итә.

Әчкелтем тәмдәге ризык аппетитны ача, азыкның эшкәртелүенә булыша, организмнан сыеклыкны чыгармый, эчәклекнең үткәрүчәнлеген яхшырта. Тик әчкелтем ризыкларны күп кулланганда хәлсезлек, баш әйләнү, шешенү күзәтелә.

Тозлы ризык эчәклекне, кан тамырларны чистарта, селәгәй, ашказаны сыекчасы бүленеп чыгуны арттыра. Әмма аны чамадан тыш ашаганда чәч коелырга, кеше вакытыннан алда картаерга мөмкин.

Әче азык ашкайнату процессын яхшырта, аппетитны ача, тәнне җылыта, кан тамырларын киңәйтә, агуланганда файдалы. Аның нормадан артуы организмны талчыктыра.

Яндырып тора торган тәм аппетитны ача, җәрәхәтләрне төзәтә, тамак төбе авыртканда файдалы. Күп кулланганда җенес органнарына тискәре йогынты ясый, җыерчыклар хасил итә. Кеше һуштан язып егылырга да мөмкин.

Авызны бөрештерә торган ризык җәрәхәтне төзәтә, тиренең төсен яхшырта. Артыгы организмны сусызландыра, өшетә.

Хроник авырулар белән интекмәгәндә, әлеге тәмдәге ризыкларның һәммәсен дә көн саен аз-азлап ашарга кирәк.


ХРИЗАНТЕМА ШЛАКЛАРДАН ЧИСТАРТА.

Бу чәчәктә гомерне озайту өчен организмга кирәкле барлык витаминнар, микроэлементлар бар. Иң файдалысы-хризантеманың таҗы. Анда эфир майлары күп. Аларны кабул иткәндә организмның саклагыч көче арта. Эфир майлары нерв сестемасына да уңай йогынты ясфй. Ятар алдыннан 2-3 чәчәк таҗы чәйнәсәң, йокы тирән, татлы була. Нервларны тынычландыру өчен хризантеманы берничә минутка маңгайга куеп торырга мөмкин.

Тез сызлаганда, тез буыны начар хәрәкәтләнгәндә мондый компресс ясыйлар. Балга хризантема чәчәге алып төн кундыралар. Шуның белән тез буынын уып, бәйләп куялар.

Кул калтыраганда кулларны җылы хризантема төнәтмәсенә тыгып торалар.

Гипертониядән хризантема чәчәге салынган көнбагыш мае файдалы. Аны беләзек сөягенә сөртеп, өстеннән балавызлы кәгазь капларга һәм бәйләп куярга кирәк.

Нуруллина Ләйсән, 5а