#29 2010 нче ел |
||
Кабат килде март ае — Ниһаять, март ае да тирә-юньгә колач җәйде. Урамда таулар сыман, кечкенә-кечкенә кар өемнәре тора. Табигать, аю баласы шикелле, кышкы йокыдан уянмаган әле.Дөнья сихри кыш патшалыгында яши. Ләкин күңелләргә ямь өстәүче 8 нче март көнендә күктә, болытлар арасыннан, кояш балкып чыга. Әлбәттә, бәйрәмдә барысы да бәйрәмчә, матур булырга тиеш! Ә 5 нче март көнендә безнең гимназиядә халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кечкенә генә концерт булып узды. Яраткан укытучыларыбызның күңелләрен күтәрү өчен, төрле сыйныфлардан кызыклы номерлар тәкъдим ителде. Һәр укучы үзенең төрледән-төрле һөнәрләрен күрсәтте, гимназияда төрле яктан талантлы балалар булуы да шатландыра. Бәйрәм кичәсе интерактив тактада күрсәтелүче презентация дулкынында үтте. Гүзәл чәчәкләр, табигать күренешләре укучыларның чыгышлары белән бергәүрелеп, кичәне бизәделәр. Җир шарындагы барлык кадерле хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелдән 8 нче март бәйрәме белән тәбриклибез! Хатын-кыз – ул ана кеше, һәрьяктан дауңган булган җир алиһәсе. Һәм һәрбер җир алиһасенә озын-озын гомерләр, корычтай нык сәламәтлек, тормыш сукмагыгызда һәрвакыт бәхет кошының юлдаш булуын телибез. Күңелегездә һәрвакыт яз булсын! Бәйрәм белән! Минһаҗева Айнур, 9а |
||
Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а
Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры; Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (11А); Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы; Информацион үзәк - Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, , Гайсина (11А), Надршина һәм Минхаҗева (7А), Мадиярова Ф. (10Б), Гатиатуллина (10Б) |
||