#29 2010 нче ел

Шәфкатьлелек орлыклары.

Шәфкатьлелек – кешенең иң мөһим сыйфатларының берседер, мөгаен. Чыннан да, нәрсә соң ул - шәфкатьлелек? Бәлки, мәгънәсе ягыннан төрле кеше төрлечә аңлыйдыр , ә эшләгәндә аның мәгънәсенә төшенеп тормыйсың, бары яхшылык кына эшлисең. Шәфкатьлелек һәрбер кешенең йөрәк түренә салынгандыр. Бик күп кеше шәфкатьлелек сыйфатларын ялган эш эшләү ярдәмендә куллана, ә кайберләре чын күңелдән, бар йөрәгеннән кешегә үз мәхәббәтен, йөрәк җылысын, игътибарын бирергә тели. Мәрхәмәтлелек, кызганучанлык, авыр вакытта ярдәм итү теләге, матур сөйләм теле белән сөйләшү, ямьсез сүзләрдән башка кешегә мөрәҗәгать итү – барысы да шәфкатьлелеккә керә. Кешеләр дөньядан киткәнче яхшылыклар эшләп калырга омтыла. Табигатькә карата, кешеләргә, барлык җан иясенә кырыс булмаска тырыша. Табигатькә ярдәм иткәндә : агачлар утырта, начар матдәләрдән арындыра, урманнардагы чүпләрне җыештыра, көченнән килгәнне эшли. Хайваннарга, кошчыкларга килгәндә: оялар ясыйлар, аларны үтермәсеннәр өчен законнар чыгаралар, кошчыкларга җим бирергә тырышалар. Кешеләргә дусларына килгәндә: кыен хәлдә калганда булышалар, ярдәм итәләр, алар куанганда ул да куанырга тырыша, кыскартып әйткәндә, бар уңай сыйфатларны үз эченә ала.

Бик күп әсәрләрдә шәфкатьле кешегә шундый ук җавап кайтармыйлар шул. Мәсәлән, Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять" әсәрендә. Акъәби – мөлаем, мәрхәмәтле була, балаларына бәхет тели, аларга булышырга тырыша, ә балалары аны хәрмәт итми. Әйе, шушы әсәрдәге кебек очраклар дөньяда, тормышта бик еш очрый. Минемчә, кешегә яманлык кылу, үзеңә дә начарлык эшләү. Татар мәкальләре тәкмәгә генә язылмагандыр: “Үзеңә теләмәгәнне кешегә эшләмә” , “Яхшылык эшли алмасаң, яманлык кылма”.

Шушы сүзләр бар кешене дә уйланырга мәҗбур итәдер. Шуның өчен кешеләргә, бар җан иясенә мөлаемлылык, шәфкатьлелек күрсәтергә кирәк. Шәфкатьле булыгыз! Кешенең бар уңай сыйфатлары шәфкатьле булуда!

Нуриева Алинә, 8б


Шәфкать нәрсә соң ул? Ул кешенең сыйфаты. Һәр кешедә сыйфат бар: мәрхәмәтлелек, булышчанлык, алар бик күп. Алар турында бик күп язып була. Мин шәфкатьлелек турында язарга булдым. Шәфкатьлелек – ул кешенең тотышы, яхшылыгы. Кеше ничек табигатьне, хайваннарны саклый. Аларга мәрхәмәт белән карый. Ни хәтле мәрхәмәт бирә. Кешедә ул сыйфат ярдәмлелектә, кешенең эшендә, мәхәббәтендә чагыла. Шәфкатьле булу бик кирәк. Кеше сиңа хөрмәт белән карый. Хөрмәт белән карагач, үзеңә дә рәхәт була. Тик ул сыйфатларны Һәрбер кеше үзендә булдырырга теләми. Кемдә ул сыйфатлар юк, алар явыз кеше була. Явызлык дөньяга тискәре йогонты ясый. Шуның өчен Һәр кеше үзендә ул сыйфатларны булдырырга тиеш. Шәфкатьлелек булганга, дөньяда тынычлык өстен булачак.

Сафиуллина Эльмира, 8б


Минемчә, кая карама, шунда шәфкатьлелек булырга тиеш. Бу хиссез яшәргә ярамый, чөнки дөнья ансыз ямьсез, ваемсыз булыр иде. Ләкин шуңа да карамастан, күбесенчә, кешеләр шәфкатьсез булып кала бирәләр.

Кешеләр безнең Җиребезне, аның экологиясен сакларга, табигатьне кайгыртырга, кешеләрне хөрмәт итәргә - барысына карата шәфкатьле булырга кирәк. Әйләнә-тирәңдә ниләр булганын ишетеп, күреп барырга кирәк. Кем белә? Бәлки, кемгәдер синең ярдәм итүең кирәктер... Бу хәлгә тормыштан ачык мисал китерә алам. Мәсәлән, гадәти шәһәр урамы. Кешеләр йөреп тора. Тик беркем дә ярдәмгә мохтаҗ карт әбине күрми... Моны булдырмаска кирәк! Болай ярамый!

Табигать мәсьәләсенә килгәндә, күбрәк тыюлыклар ясарга, гомумән, табигатьне сакларга, яратырга кирәк.

Шулай да, яхшылык, шәфкатьлелек эшләгәч, моның белән мактанып йөрергә һич ярамый. Шәфкатьлелек һәрбер кешенең көндәлек тормышында гадәти нәрсә булырга тиеш.

Хәсәнова Гүзәл, 8а