#28 2010 нче ел

Сезнең тормыш – үзе батырлык

“Салкын... Юлларда бозлавык, сак булыгыз!” – бу сүзләрне кыш буе һәр көнне диярлек мәгълүмат чараларыннан ишетеп була, ә быелгы кышта бигрәк тә. Чыннан да, 2010 елның февраль җилләре күңелнең иң нечкә кылларында да уйнап ала. Урамга башны бер дә чыгарасы килми, җылынып юрган астына, песи баласы шикелле, олыларның да, балаларның да качасы килә. Ләкин йөрәкне җылытучы мизгелләр – бәйрәм көннәре. Ә февраль үз канатында берничә бәйрәм алып килә: Ватанны саклаучылар һәм Гашыйклар көне. Бу бәйрәмнәрне кем генә яратмыйсың?!

Ай башыннан ук пар күгәрченнәр дә, әниләр, кызлар, сеңелләр нинди бүләк тапшырырга дип баш ваталар. Кайвакыт хәтта: “Мин үзем – иң яхшы бүләк!” дип кенә әйтәсе килә. Ләкин якын кешеләреңнен күңелләрен күрү өчен нинди генә батырлыкларга бармыйсын, әмма иң мөһиме – бүләкне биргәндә чын күңелдән әйтелгән, сихри һәм җылы сүзләр. Алар булмаса, газиз мизгелләрнең бөтен яме юкка чыга.

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне түгел, халык арасында инде барлык ир-атлар бәйрәме итеп үткәрелә.

Ватан – ул үз илең, үз туган җирең, туган төбәгең, үз халкың, үз йортың. Бу һәрбер кеше өчен иң кадерле һәм якын төшенчәләр. Гасырлар дәвамында Ватанны саклау чын ир-егетләргә йөкләнгән һәм аларның изге бурычы булып исәпләнә. Шуңа да 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне.

Быел илебез 65 нче тапкыр Бөек Җиңүне каршы алачак. 1941-1945 нче еллардагы сугыш меңләгән кешегә кайгы-хәсрәт китерде, язмышларны җимерде, гомерләрне өзде... Ләкин безнең халык, кыен булса да түзде, сынмады-сыгылмады. Бу елларда кулларына корал алып, иле өчен күп көч куйган офицер һәм солдатларыбызны, тормышларын куркыныч астына куеп, илебезнең тынычлыгын яклаучыларны безнең онытырга хакыбыз юк. Сугышның әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык авырлыгы тылга, әби-бабайларга, хатын-кызларга, балаларга да төште. Чыннан да, алар куйган хезмәтне бүген бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый. Без аларга никадәр генә хөрмәт белдерергә тырышсак та, әйтеп бетерә алмабыз кебек... Барлык ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез, татулык телибез, Ватаныбыз күге һәрчак аяз, көннәребез тыныч булсын!

Минһаҗева Айнур, 9а