#28 2010 нче ел

1. 14 февраль – гашыйклар көне. Бу бәйрәмнең тарихын сез беләсезме? Беренче мәхәббәт хатлары (валентинкалар) кайчан барлыкка килгән?


2. Февраль ае сезнең өчен нәрсә белән ассоциацияләшә?

  а) булган бәйрәмнәр белән;

  б) каты салкыннар белән;

  в) мәхәббәт рухындагы ай кебек тоела.


3. Күңелне күтәрер өчен, нинди файдалы эшләр белән буш вакытыгызны үткәрәсез?


4. “Минем тәүлектә 24 сәгать түгел, ахрысы”, - дип интеккән кешегә сез нинди киңәш бирер идегез?