#28 2010 нче ел

Истәлекле даталар

01.03 – Шагыйрь, прозаик Рашат Низамиевка 60 яшь.

01.03 – Бөтендөнья гражданлык оборонасы көне.

03.03 – Актриса, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Рузия Мотыйгуллинага 60 яшь.

04.03 – Спортчы, Халыкара класслы спорт остасы, СССРның атказанган спорт остасы Лидия Аверьяновага 50 яшь.

08.03 – Халыкара хатын-кызлар көне.

09.03 – Актер, режиссер Гали Ильясовның тууына 110 ел.

10.03 – Архив көне.

11.03 – 70 ел элек Казанда М.Горький музей-йорты ачылды.

18.03 – Җырчы, пианистка, Татарстанның атказанган артисткасы Шәфыйка Котдусовнаның тууына 100 ел.

18.03 – Париж Коммунасы көне.

19.03 – Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр диңгезчеләр көне.

21.03 – Нәүрүз бәйрәме.

22.03 – Бөтендөнья яз көне.

23.03 – Бөтендөнья метеорология көне.

24.03 – Җырчы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиевага 55 яшь.

24.03 – Танылган татар язучысы Хәсән Сарьянның тууына 80 ел.

24.03 – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.

25.03 – Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне.

25.03 – Педагог, Татарстанның атказанган укытучысы, югары һөнәри белем бирү өлкәсендә Россиянең мактаулы хезмәткәре, профессор Флера Ганиевага 70 яшь.

27.03 – Халыкара театр көне.

28.03 – Шагыйрә Фирүзә Җамалетдиновага 50 яшь.

30.03 – Күренекле язучы һәм журналист Фатих Кәриминең тууына 140 ел.

30.03 – Җирне саклау көне.

Нуруллина Ләйсән, 5а


Бөек Ватан сугышы

Бөек Ватан сугышы 1941 елның 22 июнендә башлана. Иртәнге сәгать дүрттә фашистлар безнең илгә бәреп керәләр. Шул чакта иң куркынычы башлана. Бөтен кешене сугышка җибәрәләр. 18 яше дә тулмаган егетләр сугышка китә, ә аларның әниләренә еларга гына кала. Бик яшь хатын–кызларны төрле эшләргә җибәрәләр. Иң кирәкле һөнәр медицина булган. Хатын- кызларның күбесе шул эшкә киткән.

Менә иң канлы сугыш башлана. Бу чорда ачлык та була. Күп кеше ачлыктан үлә, кайберләре сугышта үлеп кала, ә кайберләре чирләп үлә.

Сугыш әле дүрт елдан соң гына беткән. Бу елда кеше бик күп үлем, ачлык күргән. Тарихта бу еллар иң куркыныч көннәр дип санала.

Менә 1945 елның 9 маенда сугыш та тәмамлана. Бу көн – иң истәлекле көн. Дошманнардан котылган көн була.

Бу елда сугыш тәмамлануына 65 ел була. Бу - бик зур, шатлыклы вакыйга. Якыннарыбызга игътибар булыйк. Күрше-тирәдә яшәгән ветераннарыбызны онытмыйк, аларга кулыбыздан килгәнчә һәрвакыт ярдәм итеп яшик.

Гәрәфиева Фәридә, 7а