#28 2010 нче ел

Лимонның мең дә бер шифасы

Лимонның туган җирен галимнәр якынчаҺималай тавының итәгендә дип фаразлыйлар. Бу җимеш Европа һәм Азияне бик озак вакыт гизеп йөрәгеннән соң, ХVll гасырда Россиягә дә килеп җитә. Аның агачын Мәскәүгә Голландиядән алып кайтып утырталар. Тора-бара алпавыт утарларында да лимон үстерү модага керә.

Лимонныңфайдасы хакындариваять тә бар.Бер Кавказ патшасы хезмәтчесенялгышлыкҗибәргәне өчен зинданга яптырга. Патша аңа бертөрлегенә ризык бирергә кушкан. Хезмәтче лимоннысайлап алган. "Аның исе күңелемне күтәрер, кабыгы, орлыклары - йөрәгемә дәва, йомшагы-ризык, согы - эчемлек булыр", - дигән ул.

Лимонның химиксоставы буенча судан һәм лимон кислотасыннан тора. Шуның белән бергә аның составында витаминнар күп: иң беренче чираттабу матдәләр алмашын көйләүче, тукымаларнытукландыручы С витамины, аннан А, В1, В2, Д витаминнары һәм тагын цитрусларда гына була торганР витамины яки цитринга бай. Шуңа да лимон күп авыруларны дәвалаучы һәм косметик чара булып санала.

АНГИНА вакытында телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырасың һәм йотасың, моны сәгать саен кабатларга. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң С витамины тамактөбендәге бактерияләрне үтерсен өчен башка ризык капмый торасың.

ЙӨТКЕРГӘНДӘ тигез күләмдә бал, лимон согы, шикәр комы алып кайнатасың да, өянәк башлангач,1аш кашыгы күләмендә кабып куясың.

ТОМАУ ТӨШКӘНДӘ борынга көнгә 5-6 тапкыр берничә тамчы лимон согы тамызасың.

ВИРУСЛАРГАКАРШЫ чөгендерһәм лимон согы кушылмасы - иң яхшы чара.

ГИПЕРТОНИЯДӘН интегәчеләргә тәүлеккә 3-4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашау файдалы.

БАШ АВЫРТКАНДА лимон кабыгының ак элпәсен чистартасың һәм юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотасың. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә баш авыртуы бетәр.

КҮҢЕЛБОЛГАНГАНДА лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы суэчәсең һәм сохари ашыйсың.

ИШЕТҮНЕ ЯХШЫРТУ өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә 1/4 лимоның кабыгын ашау да җитә.

ЙӨРӘК-КАН ТАМЫРЛАРЫ. Лимонда витаминнар белән бергә калийкебек бик кирәкле микроэлемент та бар. Ул җимеш составындагы цитрин һәм аскорбин кислотасы белән кушылып, нечкә кан тамырларының стеналарын ныгыта, аларның эластиклыгын арттыры.

КӨЗӘН ҖЫЕРГАНДА 10 көн дәвамында иртә-кич аяк табанын лимон согыбелән ышкыйсың. Сок кипкәч, оек киясең.

БОРЫН КАНАГАНДА борын тишегенә лимон согы сеңдерелгән мамык тыгасың. Кан нык ага икән,борын яфракларын бармаклар белән кысып 3 минут тотасың. Бу вакытта маңгаегызга юеш салкын сөлге яки боз куясың.

Халикова Ализә, 5а


Төсләр ярдәмендә дәвалану.

Төсләр өйрәнүче галимнәр теге яки бу төс кеше организмына күпмедер дәрәҗәдә тәэсир итә дип саный. Алар ярдәмендә төрле авыруларны да дәвалап була, дип ышандыра алар. Парацельс, мәсәлән, авыруларга дарулар тәкъдим иткәндә, аларның төсенә дә игътибар иткән. Яраларны дәвалаганда ул кара, яшел, кызыл яки ак пластырь кулланган. Әбугалисина исә кешенең сәламәтлеге, темпераменты һәм төсләр арасында бәйлелекне күрсәткән атлас та төзелгән. Аның фикеренчә, ачык төсләр ризыкны үзләштерергә ярдәм итсә, кызыл төс кәефне күтәрә, кан йөрешен тизләтә, сары төс бавырны дәваларга булыша, авыртуны баса, ялкынсынуны бетерә.Имеш, безнең борыңгы бабаларыбыз сары авыруыннан саклану өчен алтынсу төстәге муенсалар таккан. Ирландиядә тамак бакасы (ангина) вакытында, кызыл тукымадан файдаланганнар. Англиядә исә, кечкенә баланың тешләре яхшы үссен өчен, аның кулларына кызыл җеп такканнар.

Кызыл төс җылыта, юата, күңелле күтәрә торган актив төс. Чәчәк авыруын, үлекле яраларны һәм башка тире авыруларын дәваланганда кулланыла. Кан басымын күтәрә, сулыш алуны тизләтә.

Кызгылт сары – организмыга кызыл төс кебек үк тәэсир итә, тереклек сәлатен күтәрә, ашкайнатуны яхшырта, калкансыман бизнең эшчәнлеген көйләп тора. Пессимизм, күңел төшенкелеге, остеопороз вакытында, йөрәк авыртканда кулланыла.

Сары – күңелле күтәрә, рухландыра. Нерв эшчәнлеген, күзнең күрү сәләтен яхшырта, акыл эшчәнлеген яхшы тәэсир итә.

Яшел – кан басымын төшерә, кан тамырларын киңәйтә, тынычландыра.

Зәңгәрсу – мускул киеренкелеген һәм кан басымын төшерә, пульсны тынычландыра.

Зәңгәр – салкынайта, тынычландыра торган төс.

Шәмәхә - кызыл һәм зәңгәр төсләр кебек тәэсир итә. Ашыйсы килү теләген баса. Нерв киеренкелеген бетерү өчен белгечләр “төсле релаксатор” кулланырга куша. Темпераментларга бүлеп карасак, холерикларга яшел төстәге кәгазь бите уртасына диаметры 2 см булган кызыл түгәрәк кисепябыштырырга һәм аны диварга элеп, уртадагы төскә 30 минут дәвамында карап торырга кирәк. Сангвиникларга – зәңгәр кәгазь битенә сары түгәрәк, флегматикларга – кызыл кәгазь битенә яшел түгәрәк, меланхоликларга – сары кәгазь битенә зәңгәр түгәрәк.

Ибраһимова Лилия, 8б


"Кызыл" сок

Томат согы - тәмле дә, шул ук вакытта файдалы да эчемлек. Ул кандагы гемоглабин дәрәҗәсен күтәрә, ә холестеринны, киресенчә, киметә. Томат согы иммунитетны ныгыта, бавырны чистарта, ашказаны асты бизе эшчәнлеген яхшырта, эчәклек эшчәнлеген активлаштыра, организмдагы кислота-селте тигезлеген саклый. Әгәр дә "кызыл" сокны кулланыр алдыннан гына әзерләсәгез, ул, консервланган томат согына караганда, нәтиҗәлерәк тә, файдалырак та була. С витаминына бай булуы белән әлеге сок цитруслылардан бер дә калышмый. Әмма аны тоз утыру авыруыннан җәфаланучыларга һәм буыннары авыртканнарга эчү тыела.

Гарифуллина Динара, 5а