#28 2010 нче ел

Һөнәр сайлау

Һөнәр дигән сүз - бик эчтәлекле һәм күп мәгънәле сүз. Аны сайлау - бик җиңел эшләрдән түгел. Чөнки күп кеше мәктәпне бетергәннән соң, югары яки уртача-специаль белем йортларына укырга керәләр. Шушы кергәннәрнең, мөгаен, алтмыш, я инде алтмыш биш проценты үзләренең алган белемнәре белән үз эшләрен башлап җибәрәләр. Ә кермәгәннәр түбән, яки инди физик яктан авыр булган эшләрен үтәргә тиеш булалар.

Мин сайлаган һөнәр ул - автоматик һәм техник җитәкче! Ник, бу эш диярсез?- җавап бирә алам! Чөнки хәзерге заманда техниканы белү бик мөһим. Аларны төзәтү эшләре, тиешле урынга урнаштырып, эшен җитекләү мәсьәләсе бик сорала.

Мөгаен, мин тиешле урында булырмын һәм аны аны башкара алырмын дип уйлыйм!

Корбанов Ранил, 11А


Безнең җир шарында бик күп төрле кызыклы һөнәр бар. Мин бик яратып электротехника белән эш итәргә яратам. Мәктәпне бетергәч мин Энергоуниверситетка керәсем килә. Университетны бетергәч, мин электростанциядә эшлисем килә, чөнки бу һөнәр бик җаваплы һәм кешенең фатирларына ут белән тәэмин итәргә. Минемчә, мин бик кызыклы һөнәр сайладым.

Сәлахетдинов Альберт, 11А


Һөнәр сайлаганда, иң беренче, үзеңнең сәләтеңне тикшерергә кирәк дип уйлыйм мин. Мин үземнең нигә сәләтле икәнемне беләм, шуңа күрә үземә ошаган һәм үземнең көчемнән килгән һөнәр мин инде үземә сайладым. Мин формацевтбулырга омтылам. Чөнки формацевт эше миңа кызык: дарулар өйрәнү, аларны куллана белү минем хыялым булып тора. Формацевт эше иң кирәкле һөнәрләрнең берсе, аның белән тормышта югалып булмый минемчә. Икенчедән, һөнәр сайлыйсың икән, ул ул синең яраткан һөнәрең булырга тиеш. Чөнки, синең һөнәрең – синең киләчәк эшең, барлык тормышың. Тормышың яхшы, матур, күңелле, нур сибүчән булсын дисең икән, ул синең сайлаган һөнәреңнән тора, минемчә.

Сайфутдинова Алсу, 11А


Минем хыялым милиционер яки теннис буенча тренер булу. Әле вакыт бар...БДИ ике югары уку йортына да нәтиҗәләрен биреп карыйм. Тренер буласым килә, чөнки бер урында гына эшләмисең. Сиңа яхшы хезмәт хакы түлиләр, төрле ярышларда, турнирларда катнаша аласың. Милиционер, чөнки менә инде тугызынчы класстан алып мин бу профессия турында уйланам. Бу уку йортына керергә тырышлыгым, белемем дә җитәрлек дип уйлыйм.

Иң мөһиме - хәзер югары белем алу. Ә кем булуы соңыннан инде ачыкланыр.

Кечкенә вакытта кызлар укытучы, биюче, актриса буласылары килә. Минем дә шундый хыялым бар иде. Әмма хәзер без үстек. Һәр кеше үз гомерендә үз юлын, үз һөнәрен сайлый. Кем нинди эшкә, нинди талантларга бай.

Әбүбакирова Раушания, 11А