#28 2010 нче ел

Театр яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр...Театр—милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Театрның баш режиссеры Марсель ага Сәлимҗанов гаять талантлы җитәкче һәм ул театр турында күп фикер язып калдырган. Шуларның берсе менә болайрак: «...театр — үткәнне — бүгенгегә, бүгенгене исә киләчәккә тоташтыручы рухи мәйдан..." Театр-ул искиткеч могҗиза. Сәхнәдә кечкенә генә булса да, роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр. Уйлап карасак, тормышта да без, билгесез ре¬жиссер язган пьесада, үзебезнең рольләрне башкарабыз бит.

1 нче февраль көнне гимназиядә 5-9 нчы сыйныфлар арасында Театр фестивале үткәрелде. Укучылар танылган татар драматургларының әсәрләреннәнөзекләр куйды.

5А Т.Миңнуллинның “Авыл эте Акбай”;

5Б А.Алишның “Аккош һәм кыз”

6А Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”;

6Б Т.Миңнуллинның “Айлы кичтә”

7А К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”;

7Б Т.Миңнуллинның “Үзем белән үзем”

8А Т.Миңнуллинның “Кайда хаклык, кайда дөреслек”;

8Б М.Фәйзинең “Галиябану”

9А Ш.Хөсәиновның “20 елдан соң” спектакльләре сәхнәләштерелде.

Театрда катнашучы сыйныфлартөрле номинациядә җиңү яулады.

6А- “Иң театраль класс”

8Б – “Иң кыю класс”

5Б – “Иң яхшы декорация”

9А – “Тамашачы мәхәббәтен яулаган сыйныф”

Шулай ук спектальдә “Ир-ат ролен иң оста башкаручы” укучы Фасахов Булат(6А), “Хатын-кыз ролен оста башкаручы” укучы Нуриева Алинә (8Б).

Бу сүз ниндидер тылсым белән әйләндереп алынган сыман. Театр бинасына кергәч, үзеңне бөтенләй башка дөньяда хис итә башлыйсың. Ләкин сәхнәдә үзең чыгыш ясый башласаң, чын могҗиза башлана. Образга керергә, аның белән бергә төрле тормыш вакыйгаларын кичерергә һәм шул образ белән тамашачыга тәэсир итәргә өйрәтү -безнең мәктәптәге “Фикердәш” театр студиясенең төп максаты.

Без, шушы студиянең укучылары, (Пашаева Фирүзә, Надршина Айсылу, Минһаҗева Айнур, Касыймов Динар, Тукаев Шамил, Бабаханов Дастан) 10.02.10 көнендә театр студияләренең район һәм 12 нче февральдә шәһәр бәйгесендә җиңү яуладык. Куелган спектальләрБөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган иде.Шәһәр бәйгесендә калабызның барлык районнарыннан җыелган җиңүчеләр төрле мавыктыргыч спектальләр тәкъдим иттеләр. Спектальләрдә төрле образлар иҗат итү безгә бик ошый, “Фикердәш” театр студиясендә шөгыльләнүдән үзебезгә илһам һәм көч алабыз.

Гимназиядә 14-19 февраль көннәрендә Җиңүнең 65 еллыгына багышланган рәсем һәм стена газетасы, шигырь, җыр бәйгеләре үткәрелде. Бу бәйгедә 1-9 сыйныф укучылары катнашты. Бәйгеләребезнең беренчесе рәсем һәм стена газетасыннан башланып китте. Һәр сыйныф укучысы сугыш темасын ничек күзаллаулары турындааларның иҗат эшләренә күз салсак аңлыйбыз.

Рәсем буенча төрле номинациядә җиңүчеләр:

1. Оригинал портрет – Минсафина Л.Р. 1в

2. Сугыш портреты – Шәмиева 3а

3. Теманы тулы ачу – Дудкин В.Д. 5б

4. Тулы эчтәлекле – Фәхретдинов Э.3а

5. Матур бизәлеш -Кәримуллин, Минсафин 3А

6. Оригиналлык – Хәкимуллина 4б

7. Үзенчәлекле пейзаж – Тухбатуллин Б. 4а

Стена газеталары бәйгесе нәтиҗәсе:

1 урын – 7А, 9А

2 урын – 6А, 8А

3 урын – 7б, 9Б, 8Б

Кызыксындыру призы – 6Б, 4А

Бәйгенең калган этапларында танылган шагыйрьләребезнеңсугыш темасына багышланган шигырьләре сөйләнде. Аеруча 1б, 2а, 6а, 9а сыйныф укучылары чыгышы истә калды. Һәр сыйныф бу бәйгедә теләп катнашты.

1-4 сыйныфлар арасында: 1 урын – 1Б, 2 урын – 3А, 3 урын – 2Б, 3Б, 4А

5-6 сыйныфлар арасында: 1 урын – 6А, 2 урын – 5Б, 6Б, 3 урын – 5А

7-9 сыйныфлар арасында: 1 урын – 9А, 2 урын – 7А, 3 урын – 7Б, 8Б,

16.02.10 дә безнең гимназиягә кунаклар - Казан шәһәре мәктәпләрендә эшләүче тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары килде.Гимназия музеенда экскурсия алып баручы укучылар кунакларны Яңа бистә тарихы, аның танылган шәхесләре белән таныштырдылар. Ә аннан соң мәктәпнең тәрбия эшләре панорамасы белән таныштырдылар.