#28 2010 нче ел

Минһаҗева Айнур,
9 «А» сыйныфы укучысы.


Исәнме, газиз улым!

Хәлләрең, сәламәтлегең ничек, авырмыйсыңмы, балакаем? Көрәштәшләрең исән-саумы?

Соңгы хатыңда дошман белән бик авыр, җитди көрәшкә әзерләнәбез дигән идең. Ул көрәш булдымы соң әле?

Бәгырь кисәгем, сугыш афәтләре сине узып китсеннәр, Ходай Тәгалә саклап калсын дип, һәр көнне догалар кылам. Туганнарың, якыннарың – барыбыз да сине сагындык, һәммәбездән кайнар сәлам җиткерәм.

Улым! Минем әйтәсе сүзләрем күп булыр, бөтенесен дә язып бетерә алмыйм.

Синең һәр хатыңны кадерләп җыеп барам. Аларны кулыма алып, йөрәк түремә китереп кысам да, күңелемдә өмет чаткысы уяна, синең белән тиздән күрешүебезгә ышанам. Шушы гап-гади кәгазь кисәге булса да, үзенә күпме сагыш, шатлык, юану хисләрен алган?! Шуңа күрә синең язуларың өстеннән кулларым белән йөртеп чыккач, тынычланып китәм, күз алдыма җылы, һәр вакыттагыча мөлаем карашың килә. Улым, сине ничек юксынуымны, сагынуымны гына белмисең! Бер генә тапкыр булса да күрешәсе, кочагыңа чумасы килә шул! Әле дә үземне яшен суккандай хис итәм. Канлы, явыз афәт дәрьясының туган җирдә хакимлек итүенә ышанып бетә алмыйм.

Хәзер кичке сәгать сигез. Тәрәзәдән күктәге сылу айның калкып чыкканлыгы күренә. Син тулган айга карарга, хыяллар диңгезендә сәяхәт итәргә ярата идең. Шушы күренешне искә төшергәч, рухым сынып төшми, йөрәк яшәргә, алга омтылырга өнди.

Алтыным! Миннән сиңа бер дога: сәламәт бул, фашистларга каршы көрәштә Аллаһы сиңа көч-куәт бирсен, туган ягыңны батырларча саклаган өчен, сине дә, башка сугышчыларны да рәхмәтеннән ташламасын!

Синең белән күрешүебезгә ышанам, борчылма, без исән-сау.

Әниең.25 июнь, 1943 ел.




Сәйфетдинова Алсу,
9 “А” сыйныфы укучысы


Нихәл, улым минем!

Улым, җаным, хәлләрең ничек соң анда? Кайсы якларда соң үзегез? Хат-хәбәрең дә бик сирәк килә... Фронтта хезмәт итүе кыен инде. Ничек авыр икәнлеген син үзең генә беләсең инде, бәбкәчем. Хәер, сугыш вакытында берәүгәдә җиңел түгел. Күпме кеше яралана, үлә. Шундый хәбәр ишеткәч, йөрәгем “жу” итеп куя! Төннәрен хатларыңны кулга алам да елый-елый укыйм. Улым кайда икән, нишли икән, өс-башы бөтен микән, тамагы ач түгел микән, кыерсытмыйлар микән дип, төн буе уйлап чыгам. Бәгырем, бер үк үзеңне саклый күр.

Сугыш афәте һәркемнең йөрәгенә тирән яра салды. Берәүләр ирләрен, берәүләр әтиләрен, балаларын, сөйгән ярларын югалтты. Шундый уйлар башыма килә дә йөрәк сыкрап куя. Якты көн туган саен, Алладан сорыйм: бәләкәчем исән-сау йөрсен, Аллаһы Тәгалә балакаемны саклап йөрсен, көч бирсен, җиргә кан коелмасын, тизрәк сугыш бетеп, имин тормыш башлансын.

Күз нурым, безнең өчен бер дә кайгырма. Өйдәгеләр исән-сау, барыбыз да сине бик сагынабыз, яратабыз. Зинһар өчен үзеңне сакла, без бит сине өзелеп көтәбез. Тизрәк исән-имин өйгә кайтырга насыйп булсын, балам.




Надршина Айсылу,
9 “А” сыйныфыукучысы


Исәнме, улым!

Ничек хәлләрең? Фронт хәлләре ничек?

Минеке бер көйгә. Белсәң иде сине ничек сагынуымны, ничек синең өчен йөрәгем өзгәләнгәнлеген. Сугыш башлангач, табигать тә сыкрана кебек. Бу язда син утырткан алмагач чәчәк атмады... Синнән дә өч ай хәбәр юк... Мин аңлыйм, бәлки миңа хат язарлык уңайлыкларың да, вакытың да юктыр, ләкин нишли ала соң ана йөрәге!..

Белмим, хатым барып җитәрме, юкмы? Тик шуны әйтергә телим: улым, нәрсә генә булмасын, син үз Ватаныңны сатма, намусыңны югалтма, үз илеңә тугры булып кал. Ходайдан сабырлык сора, ул сине ярдәменнән калдырмас.

Мин ышанам: син тиздән кайтырсың! Миңа көн саен, таң атканда, моның турында сандугач сайрый.

Сау бул, кошчыгым!

Сине өзелеп яратучы әниең.

20 август, 1944 ел.




Тукаев Шамил,
9 “А” сыйныфыукучысы


Сәлам, әнием!

Беләсеңме, әнием, киләчәктә син мине аңларсың, минем дөрес эшләгәнлегемә ышанырсың. Әйе, әйе, минем улым намуслы иде диярсең. Син мине аңласаң да, йөрәк түрендә миңа әйтелмәгән бер соравың калыр: ничек син болай җиңел генә дөньядан китәргә карар кылдың? Сине ник тапканмын да мин, ник үстергәнмен диярсең?!

Аңлыйм, әни, синең болай дип сорарга тулы хакың бар, тик синең бу соравыңа соңрак тарих җавап бирер. Ә хәзер мин шунысын гына әйтә алам: сугышны без үзебез теләп алмадык, аны без башламадык. Бу барыбызга да килгән коточкыч бәла. Бу афәтне бетерү, юк итү өчен, без кан коярга, гомеребезне бирергә тиешбез. Шулай итмәсәк, без “КЕШЕ” дигән зур исемгә лаек булмабыз! Бер сәгатьтән мин Ватаным кушкан бурычны үтәргә китәм. Исән калырмынмы, юкмы? Бәлки, бу соңгы хатым булыр... Тик әлеге көрәшкә мин синең өчен, авылымның кырлары, Ватанымның киләчәген саклап калыр өчен барам һәм шуның белән чиксез горурланам!

“Әни, әни!” дип мең тапкыр өзгәләнеп әйтсәм дә, синең алдыңда мең тапкыр бурычлы булып калам. Елама, әнкәй, бүтәннәр дә еламасыннар. Мондый чакта без еларга тиеш түгелбез.

Хушыгыз, минем ала тауларым,

Мин сезне яратып туя алмадым!

Солдат улың. Фронт. 9 март, 1943 ел, сәгать төнге 12.