#28 2010 нче ел

Изгелек кыл!

Без, 1 нче татар гимназиясенең 5Б сыйныфы укучылары,тимурчылар башлаган эшне хәзерге вакытта алып барабыз.Якын тирәдә яшәүче ветераннарыбызгабулдыра алганча ярдәмкулын сузабыз. Без аларны гимназиябезгә чакырабыз, төрле концертлар күрсәтәбез, котлыйбыз. Вакыт табып, өйләренә барабыз, хәлләрен беләбез, ярдәмитәргә тырышабыз.

Мәсәлән, без шефлыкка алган ветеран - Давыдова Анна Тихоновна. Без аның янына чиратлап барабыз. Ул безнең килүне түземсезлек белән көтә,килгәч, сабыйларча шатлана. Без аңайорт эшләрен эшләргәбулышабыз: идәннәр юабыз, тузаннарын сөртәбез, кибеткә барып, кирәклеәйберләрен алып кайтып бирәбез. Эшләр беткәч, бергәләшеп утырып чәй эчәбез, олы кеше аралашуга да бик мохтаҗ бит. Анна Тихоновнага безнеңбелән сөйләшеп утыру шатлык китерә. Улүзенең үткәннәрен сөйли, без аныВатан сугышы еллары турында сораштырабыз. Без аны бик яратабыз, хәтта дәү әниебез кебек хис итәбез.

5Б сыйныфы укучылары