#28 2010 нче ел

01.02.2010 БЕЗ ТАГЫН БЕР ҖИҢҮ ЯУЛАДЫК

Без тагын бер җиңү яуладык.

Бу җиңүдә барыбызның да өлеше бар.


Җиңүчеләрне – 1 нче татар гимназиясен - III республика сайтлар конкурсында, урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында “Иң оригинал дизайн сайты” номинациясендә 1 урын алулары, белән чын күңелдән котлыйбыз!


01.02.2010 ГИМНАЗИЯДӘ ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ

1 нче февраль көнне гимназиядә 5-9 нчы сыйныфлар арасында Театр фестивале үткәрелде. Укучылар танылган татар драматургларының әсәрләреннән өзекләр куйды. Театрда катнашучы сыйныфлар төрле номинациядә җиңү яулады.


10.02.2010 ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ

10 нчы февраль көнне Балалар иҗаты үзәгендә Вахитов районы мәктәпләре арасында театр фестивале булып узды. 1 нче татар гимназиясенең “Театр студиясе” артистлары кыргыз язучысының Ч.Айтматовның “Ана назы” һәм татар шагыйре Ф.Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасыннан өзек куелды. Гимназия артистларының чыгышы барысына да ошады. Алар солдатларның, сугыш елы аналарының хисләрен тамашачыга җиткерә алды. Укучылар чыгышы районда да, шәһәрдә дә беренче урын алды.


11.02.2010 РОССИЯНЕҢ ҺӘМ ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ, Г.ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ДӘҮЛӘТ ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЫ ӘЗГАР ШАКИРОВ БЕЛӘН ОЧРАШУ

11.02 Г.Тукай музеенда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әзгар Шакировның 70 яшьлек юбилее уңаеннан очрашу оештырылды. Әдәби очрашуда 9А сыйныфы укучылары катнашты.

Очрашу укучылар күңеленә хуш килде.


12.02 МИНИФУТБОЛ БУЕНЧА МИНИТУРНИР

Пәнҗешәмбе көнне гимназиянең спорт залында минифутбол буенча блицтурнир үткәрелде. Анда 5-7 сыйныф укучылары катнашты. 1 урынны 7б, 2 урынны 6а, 3 урынны 6б сыйныфы укучылары алды.

Иң яхшы бомбардир - 7б сыйныфында укучы Кәримуллин Илһам.

7б командасы6а командасы6б командасы

Җомга көнне 8-11 сыйныфлар арасында минифутбол буенча блицтурнир үткәрелде. 1 урын 9б, 2 урын 8б, 3 урын 11а.

Иң яхшы бомбардир - 9б сыйныфында укучы Хөсәинов Эрик.


14.02.2010 РОССИЯНЕҢ ЧАҢГЫ ЯРЫШЫ

14 нче февраль - гашыйклар көне. Бу көнне гимназия укучылары сәламәт яшәү рәвешенә һәм чаңгыларга, спортка карата үзләренең мәхәббәтләрен күрсәттеләр.

Алар гимназия директоры Г.Г.Шәмсиева һәм физкультуры укытучысы И.А.Васильева җитәкчелегендә "Лыжня Росии - 2010” ярышында катнашты. Укучылар барлык дистанцияне дә яхшы үттеләр, бары тик финишка килеп җиткәндә генә, бераз оттырдылар.

Без спорт белән бергә!


15.02.2010 БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНА БАГЫШЛАНГАН РӘСЕМ КОНКУРСЫ

8 – 14 февраль көннәрендә гимназиядә 1-5 сыйныфлар арасында рәсем конкурсы үткәрелде.

1 урын 3а, 5б

2 урын 2б, 4а

3 урын 3б, 4б


16.02.2010 ТӘРБИЯ ЭШЛӘРЕ ПАНОРАМАСЫ

16 нчы февраль көнне 1 нче татар гимназиясе кунаклар кабул итте.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының шәһәр семинары үткәрелде. Кунаклар әйтүенчә, аларның күптән инде мондый үзенчәлекле, мавыктыргыч чарада булганы юк.


16.02.2010 СТЕНА ГАЗЕТАСЫ КОНКУРСЫ

Бөек Ватан сугышына багышланган стена газеталары бәйгесе нәтиҗәсе:

1 урын – 7А, 9А

2 урын – 6А, 8А

3 урын – 7б, 9Б, 8Б

Кызыксындыру призы – 6Б, 4А


19.02.2010 ШИГЫРЬ БӘЙГЕСЕ

18,19 нчы февраль көннәрендә гимназиядә Бөек Ватан сугышына багышланган шигырь бәйгесе үткәрелде. Анда 1-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Бәйге төрле номинацияләрдә үткәрелде: артистлык сәләте, сөйләм теле, шигырьне яттан белүе, сәнгатьле сөйләве.


Әлеге яңалыклар турында тулырак мәгълүмат “Гимназия хәбәрләре” рубрикасында.