#28 2010 нче ел

Без Илһамлы булуыбыз белән бәхетле!





Марсель ГАЛИЕВ.
Язучы-шагыйрь:

Бүген татар дөньясында бер бөек исем бар. Хәер, аны исем дию генә дөрес булмас. Ул — шәхес, зур хәрефләр белән язарга лаек ШӘХЕС! Халкыбызның бөек җырчысы Илһам ага Шакиров турында без һәммәбез дә әнә шулай дип кенә әйтә алабыз. Татар дигән халыкның мәхәббәтен яулаган, аны бөтен дөньяга таныткан, моң дигән төшенчәнең чын асылын ачып биргән зат ул. Илһам абыйга 75 яшь дигәннәренә һич тә ышанасы килми. Әле бүген дә сәхнәләрне тотучы, халкыбызның олуг мәхәббәтен казанучы, кая гына бармасын, нинди генә сәхнәләрдә чыгыш ясамасын, үзенең “маркасын югары тотучы”, халкыбыз җырларын тыңлаучының йөрәгенә үтеп керердәй моң-тавышы белән аларның күңелен актарып чыгаручы һәм , гомумән, татарның моңлы илчесе булган Илһам Шакиров булганда, без әле бәхетле. Илһам ага халкыбызның горурлыгы булды һәм шулай булып кала бирә.

Илебезнең берәр почмагында Илһам Шакиров эзләре калмаган берәр төбәк калды микән дә, милләттәшләребез күпләп яшәгән җирләрдә аның җырын тыңламаган, аның күңелләрне тетрәндерерлек моңына гашыйк булмаган, аның бу моңына сусамаган берәр кеше бармы икән.

Республикабыз Президенты Минтимер Шәймиев Илһам аганың иҗатына бәя биреп, болай дигән иде: “Әдәбият-сәнгатьнең һәр өлкәсендә безнең йолдызларыбыз бар. Ә Илһам алар арасында да илаһи таланты белән ба묬кып торган йолдызларның йолдызы. Ул гасырларга бер генә туа торган, тулы мәгънәсендә мәшһүр халык җырчысы.Туган халкыбыз— Илһамы, ә Илһам халык белән бәхетле.

“Мондый тавыш мең елга бер генә туадыр. Болай ук та моңлы, болай ук та тирән итеп бу җырны аңа кадәр беркем дә җырлый алмагандыр, аннан соң да булмас... Гасырлар буе килгән моңны нәкъ менә син яшәгән чорда бөтен барлыгы белән ачып салган тавышның шаһите булу — язмыш тарафыннан бирелгән очраклылыктыр.”


Зилә СӨНГАТУЛЛИНА,
РФнең һәм ТРның халык артисткасы:

“Без Илһам абый белән 36 ел бергә сәхнәдә инде . Мине Илһам абыйның үзенә карата зур таләпчәнлеге, һәр башкарасы җырына тирән җаваплылык белән каравы әсир итте. Ул бит республиканың гына түгел, Россиянең, үз вакытында СССРның иң җаваплы концертларында чыгыш ясаган, хәтта ки Мәскәүнең Колонналы заллары сәхнәләрен тоткан кеше.

Аның турында бик күп сөйләп булыр иде. Иң мөһиме, ул консерватория белемле җырчы. Шуңа күрә дә җырның тәмен белә, аның һәрбер аһәңен тотып ала. Алыгыз аның кулыннан микрофоннны, ул башкарасы җырын кирәкле кимәлдә, зур профессионализм белән башкарып чыгачак. Микрофон аның өчен тотка түгел.

Татар халкының барлык классик җырларын башкарып чыккан җырчыларыбызның берсе ул. Алар арасында Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров һәм башка бөек композиторларыбызның әсәрләре бар. Ә аның сәхнәдәге “визит карточкасы”, әлбәттә ки, ул гына шулай зур осталык, югары профессионализм белән башкарган “Иске карурман” җыры. Ни хикмәт, бүгенгә кадәр бу җырны аның дәрәҗәсендә башкарган җырчы юк әле. Ул үзе исән чагында ук бу җыры белән үзенә һәйкәл салды. Ул үз иҗатына, иң мөһиме татар моңына беркайчан да хыянәт итмәде. Бәлки нәкъ менә шуның өчен дә аның иҗаты бөектер.


Рамил КУРАМШИН,
Татарстанның халык артисты, танылган баянчы:

“Мин үзем Илһам аганың җырларын яшүсмер чакларымда ук тыңлап, аның көй-моңнарында рухланып, киләчәк язмышымны җыр сәнгате белән бәйләргә теләгәндә дә, нәкъ менә аныңча җырласам, бу яки теге халык көен аңынча башкарсам иде дип үстем.Язмыш булдымы бу, миңа аның белән гастролләрдә бергә йөрергә, аның белән юлдаш булырга, ул гына да түгел, сәхнәдәш булырга туры килде. Әй ул без үткән чакрымнарны санасаң. Ә бит аларның һәрберсендә Илһам ага үзе булып кала белде. Бөек сәнгатькә, халкыбыз моңына хыянәт итмәде. Һәрбер җырын зур профессиональ осталык, халыкның бәгыренә үтеп керердәй итеп башкарды.

Мондый кеше гасырга бер туа диләр, юк, мең елга бер туа ул Илһам абыйдай затлар. Безнең меңьеллык Илһамлы булуы һәм нәкъ менә аның аркасында “илһам” сүзенең мәгънәсен аңлый алуы белән бәхетле.


Зөһрә СӘХӘБИЕВА,
РФнең атказанган, ТРның халык артисткасы:

Илһам абый минем якташым, без икебез дә җырлы-моңлы төбәктән — Сарман ягыннан чыккан кешеләр. Гадәттә хатын-кыз җырчы үзенең кумиры итеп шулай ук хатын-кыз җырчыны атый. Ә минем өчен Илһам абый кумир булды, мин гомерем буе аның тавышына, моңына мөккибән идем. Һәрвакыт аннан үрнәк алырга, аныңча җырларга тырыштым. Гарчә аның классында укымасам да, мин һәрвакыт аның укучысы булдым дия алам. Иҗади үсешемдә Илһам абыйның роле бик зур булды. Ул хәтта мине үзенең укучысы итеп тоймады да булса кирәк. Ә менә халык җырларын җырлаганда, аның бормаларын, җырлау сәнгатенең кайбер үзенчәлекләрен мин аннан, аның иҗатыннан алдым. Дөрес, мәшһүр җырчыларыбыз Разыя Тимерханова, Әлфия Афзалова, Зифа Басыйрова минем иҗади үсешемдә зур роль уйнадылар. Ә Илһам абый “самородок” буларак, миңа һәрвакыт үрнәк һәм өлге булды. Кемдер ышанмас, әмма мин һәрвакыт Илһам абыйга “подражать” итәргә тырыштым. Мин хәтта Илһам абыйның радиодан бер генә концертын да калдырмадым. Аның җырлавын аерым бер игътибар белән тыңладым, күңелемә сеңдереп барырга тырыштым. Ә инде авылыбызга концерт белән килүе, минем киләчәк язмышымны хәл итте дә инде. Җырчы булам дигән теләккә юл башы әнә шул Илһам Шакиров концертларында башланмадымы икән әле? Аның бер концерты бөтен фикеремне, уемны үзгәртте дә, миннән җырчы ясады. Шуның өчен мин аңа гомерем буе рәхмәтле.


Мирсәет СӨНГАТУЛЛИН,
РФнең атказанган һәм ТР халык артисты:

“Илһам абый һәрбер татар җырчысына эталон һәм үрнәк булды. Мөгаен ул без җырчыларны читтән торып укытучы булды дисәң дә ялган булмас. Без җырчылар һәрвакыт аңа ошарга тырыштык, аның җырлау манерасын, хәер, алай гына дию аз, аның милизмнарының серен аңларга омтылдык. Юк, әлбәттә, Илһам аганы кабатлап булмаячак, гомумән, ул Илһам ага булып калачак, ә Илһам аганың җыр телендә җырлау беркемгә дә мөмкин булмаячак. Ул бердәнбер, кабатланмас шәхес булып калачак. Ә аның исеме үзе исән чагында ук татар халкының тарихына алтын хәрефләр белән язылды инде.”

Нургалиева Ләйсән, 9б