#

БДИга әзерләнү өчен

БДИ – хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше, элементы.

Татар әдәбиятыннан БДИ сайлап алу имтиханы буларак билгеләнгән, аны гомуми урта белем бирү мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары үз теләкләре буенча сайлый ала.

Имтихан эшенең эчтәлеге һәм төзелеше укучының әдәбияттан алган белемнәрен (әдәбият тарихы һәм теориясе) төрле яклап бәяләргә мөмкинлек бирә:

- әдәби текстка төр һәм жанр үзенчәлегеннән чыгып анализ ясый белүен;

- әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып алуын;

- әдәби әсәрнең темасын, идеясен, автор күтәргән проблемаларын дөрес билгели алуын, геройга характеристика бирү мөмкинлеген;

- әдәби әсәрнең сюжет-композиция үзенчәлекләрен, әсәрдә кулланылган тел-сурәтләү чараларын билгели алуын;

- әдәби факт һәм күренешләрне чагыштыра белүен;

- әсәрдә автор позициясен билгели алуын;

- укылган әсәргә карата үз мөнәсәбәтен язма формада бирә алуын.

Татар әдәбияныннан имтихан БДИ формасында оештыру барышында укучының язу, анализлау, үз фикерен җиткерә алу, әдәби тоемлау сәләтен тикшерү, ачыклау максаты да күз уңында тотыла. Шуңа мөнәсәбәттә имтихан эшенең соңгы (өченче) бүлегендә билгеләнгән әдәби темага сочинение язу сорала, укучының билгеле бер әдәби әсәр (әсәрләр) турында тупланма фикере, билгеләнгән үзенчәлекне аңлата белү дәрәҗәсе тикшерелә. Бу бирем дәрәҗәсе ягыннан катлаулы бирем дип санала.

Укучыларга билгеләнгән әсәрдәге яки әдипләр иҗатындагы аерым үзенчәлекләрне (образлар бирелешен, тема-проблемаларны, алымнарны) ачыклауга йөз тоткан 3 тема тәкъдим ителә.

Әлеге темалар әдәби-тарихи процесстагы төп чорларда:

1 нче сорау – борынгы урта гасырлар татар әдәбияты үрнәкләре һәм XIX гасырда иҗат иткән әдипләрнең әсәрләреннән;

2 нче сорау – XX йөз башында иҗат иткән классикларның әсәрләреннән;

3 нче сорау – XX гасырда (1917 нче елдан соң) язылган әсәрләрдән чыгып төзелде.

Имтихан эшендә бу сорауларның берсенә генә сочинение формасында киңәйтелгән җавап язу сорала. Әдәби-тарихи процесстагы төрле чорларга кагылышлы проблемалы сораулар укучыларның тормышны, танып-белү, логик һәм иҗади фикерләү, фикерен дәлилли алу дәрәҗәсен ачарлык итеп куела. Мондый төр эшләрне башкару укучыдан танып белүдә мөстәкыйльлекне таләп итә, сәнгатьнең бер төре һәм укыту фәне буларак, матур әдәбиятның үзенчәлеген ачарга ярдәм итә. Сочинение эшен тикшерү барышында берничә критерий алга куела:

- җавапның төгәллеге, тирәнлеге, мөстәкыйльлеге;

- әдәби-теоритик төшенчәләрне аңлау, алар белән эшләү дәрәҗәсе;

- җавапның, әдәби текстларны кулланып, нигезле, дәлилләнгән булуы;

- җавапның эзлеклелеге, фикерне җиткерү мөмкинлеге;

- җавапның әдәби сөйләм нормаларына туры килүе.

Шул рәвешле, имтихан укучыларның татар әдәбиятыннан алган белемнәрен системалы тикшерерлек итеп төзелә, моңа сорауларның төрләре, эчтәлеге, әдәби процессның төрле чорларын, төрле авторлар иҗатын иңләве аша ирешелә.

Ч.Р.Рамазанова уку-укыту эшләре
буенча директор урынбасары