#28 2010 нче ел

Без булдырабыз!

Мин Әбүбакирова Раушания Радик кызы. 1993 нче елның 9 нчы маенда Оренбург шәһәрендә дөньяга килгәнмен. Әтием белән әнием башта Алтынчәч исеме кушмакчы булганнар, чөнки мин туганда чәчемнең төсе алтын сыман булган. Соңрак аларга Раушания исеме очраган һәм миңа шул исемне кушканнар. Исемемнең мәгънәсе – нур иясе, нур сибүче.

1997 нче елда без гаиләбез белән Казан шәһәренә күчеп кайтканбыз. Монда мин 23 нче номерлы балалар бакчасына йөри башлаганмын. Музыка җитәкчесе минем аеруча сәләтле бала икәнемне күреп ала. Мин төрле бәйрәмнәрдә биергә, җырларга, шигырьләр сөйләргә яранканмын.

Миңа 6 яшь тулгач, музыка мәктәбенә йөри башладым. Беренче сыйныфка барганда, мин инде берьеллык фортепьяно курсын үзләштергән булам.

2000 нче елда мин 1 нче татар гимназиясенең 1 б сыйныфына укырга кердем. Мәктәптә шулай ук, күп төрле концертларда төрле чыгышлар ясадым, шулай ук музыка мәктәбендә дә белем алуымны дәвам иттем. Минем көндәлек тормышыма скрипка уен коралы да керә. Бу уен коралында мин аеруча уйнарга яраттым. Бишенче сыйныфка күчкәч тә, мин музыка мәктәбен ташламадым: сәнгатькә ныграк тартылдым.Бер үк вакытта рәсем мәктәбенә дә йөри башладым. Төрле темага рәсемнәр ясарга яратам.

Үсә барган саен, миңа спорт дөньясы да якынайдым. Мин дзюдо түгәрәгенә йөрдем, ләкин аркамның җәрәхәтләренә түзә алмыйча китәргә мәҗбүр булдым. 13 яшь тулгач, мин зур теннис белән шөгыльләнә башладым. Әле дә шул спорт төре белән дусмын. Уңышларым да бар. РТТ рейтингында 50 яхшы теннисист составына керәм (39 урында торам). Максатым - 2013 нче елдагы Универсиадада катнашу.

Гомумән алганда, миңа күбрәк гуманитар фәннәр ошый. Хәзерге вакытта мөстәкыйль рәвештә испан телен өйрәнәм. Хыялым - Испаниягә бару. Минем фикеремчә, бу тормышка ашар дип өметләнәм. Ә моның өчен күп укырга, тырышырга кирәк!

Гимназиядә үткәрелгән күп кенә бәйгеләрдә, ярышлардакатнашырга яратам. Шулар арасыннан минем тормышымдагы иң истәлеклесе - “Татар кызы” конкурсында катнашу ул. Мин “Замана кызы номинациясендә җиңүче булдым.