#27 2010 нче ел

2010 ел – Укытучы елы

Ил карты да сиңа, башын иеп,
Мөгаллим, дип, зурлап эндәшә.
Яшьләр, синнән матур үрнәк алып,
Күркәмлектә сиңа тиңләшә.

Госман Садә


РФ президенты Д.А.Медведев тарафыннан “2010 - Укытучы елы” дип игълан ителде.

Әйе, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә, җәмгыятьнең үсешен һәм алгарышын тәэмин итүдә укытучының роле зур. Шуңа күрәбөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән дөньяга танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ирешкән уңышлары турында сүз чыкканда, иң беренче чиратта үзләрен хәреф танырга өйрәткән, зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын, остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам белән искә алалар.

Укытучы хезмәтеннән башка җәмгыятьнең үсешен күз алдына да китереп булмый.

Рәхмәт сезгә, укытучым!
Рухыбызга иман салдыгыз.
Барыбызны тигез, якын күреп,
Балагыздай каршы алдыгыз.

Бу уку чиреге истәлекле вакыйга белән башланды: безнең мәктәп порталына яңа “Безнең укытучылар” дип исемләнгән сайт өстәлде һәм ул республика күләмендә “Иң үзенчәлекле дизайн”, номинациясендә 1 нче урын яулады. Бу сайтта гимназиядә белем биргән, башлангыч сыйныф укытучылары, укытучылар династиясе, ветеран укытучылар, яңа гына укыта башлаган укытучыларыбыз һәм башкалар турында мәгълүматлар бирелгән. Шулай ук укучыларның яраткан остазлары турындагы уйлары, хикәяләре, безнең мәктәпкә карата булган ата-аналарның җылы фикерләре дә сурәтләнгән.

Кышкы озын каникулыбыз гөрләп үтеп тә китте, алдаIII чирек, уку көннәре көтә. Кыш алиһасенең салкыннары битләрне чеметсә дә, күңелләргә кояш нурлары җитеп бетмәсә дә, гимназия бинасы укучылар тавышы белән яңгырый.

Бу чирек – иң озын чирекләрнең берсе. Шуңа күрә барлык укучыларга да белем алу процессында төрледән-төрле уңышларга ирешүләрен телим. Онытмагыз, бары тик белемле кешеләр генә бу дөньяда лаеклы урынын табып яши һәм тормыш белән дөрес идарә итә ала.Уңышлар сезгә!

Минһаҗева Айнур, 9а