#27 2010 нче ел

13.01.2010 МИНИФУТБОЛ БУЕНЧА ТУРНИР

12,13 гыйнвар көннәрендә 51 нче мәктәп базасында минифутбол буенча сайлап алу туры үткәрелде. Анда 7,8 сыйныф укучылары Зарипов Н., Гыйззәтуллин Д., Кыямов Г., Исхаков И., Евграфов Т., Ногманов Ә., Гибадуллин М., Исмәгыйлев И һәм 3 сыйныфтан Кәримуллин А., 13 мәктәп укучыларына юл биреп, II урын алдылар.

Без чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз, шулай ук 116 нчы лицейда үткәреләчәк финал турында аларга уңышлар теләп калабыз.


23.01.2010 ХӘТЕР КӨНЕ

РФ президенты Д.А.Медведев указы нигезендә “ 2010 - РФ Укытучы елы”.

23 гыйнвар көнне гимназиядә бөек елга - Укытучы елына кадәр яши алмаган укытучыларны искә алу кичәсе үткәрелде. Укытучыларны искә алыр өчен коллегалары – укытучылар – ветераннар килде. Түгәрәк өстәл артында игелекле, мәрхәмәтле укытучыларыбызның барысын да искә алып, аларның яшь буынны тәрбияләүгә керткән зур өлешләрен хәтердә яңарттылар.


28.01.2010 ГИМНАЗИЯГӘ - БҮЛӘК

2010 нчы елның 28 гыйнвары сюрприздан башланып китте.

Профсоюз комитеты рәисе - Ермаков Владимир Николаевич ОАО «Азимут» (Казан елга порты) һәм китапханә мөдире Минзарипова Нурисә Ильязовна безнең гимназиягә матур әдәбият томлыклары бүләк итте. Без һәрвакыт зур рәхмәт белән хәйрия ярдәмен кабул итәбез.