#27 2010 нче ел

Гимназия порталына“Безнең укытучылар” дигән яңа сайт өстәлде.

Безнең мәктәп укучылары спорт дөньсында да калышмый.12.01.10 - 13.01.10 көннәрендә СШ № 51 базасында минифутбол буенча сайлап алу туры булып узды. Бу турда безнең мәктәпнең 7-8 нче сыйныф укучылары (Зарипов Н., Гыйззәтуллин Д., Кыямов А., Кәримуллин И., Исхаков И., Минибаев А., Евграфов Т., Ногманов А., Гибадуллин М., Исмәгыйлев И., Кәримуллин А.-3кл.) II нче урын яуладылар.

Көрәш һәм волейбол түгәрәкләре ачылды. Һәр төркем укучылар бу түгәрәкләргә теләп йөри.

Интеллектуаль марафонда катнашу актив алып барыла. Анда төрле кызыклы темалар яктыртыла: Бөек Ватан сугышы, А.Чехов һ.б. Гимназия укучылары шушы марафонда зур кызыксыну белән катнашалар. Һәр классның да беренчелекне аласы килә. Ни өчен дисезме? Чөнки һәр чирек ахырында йомгаклау өлешен алар түземсезлек белән көтәләр. Беренче урынны алган сыйныфны сюрприз көтә.

Бөек Ватан сугышында җиңүгә 65 ел тулу уңаеннан һәр сыйныф аерым папка әзерли башлады. Һәр сыйныф шушы папкаларны үзенчәлекле итеп әзерләргә кереште. Анда укучыларның сугыш темасына багышланган рәсемнәре, ветераннар турында истәлекләре һәмфотолары, сочинениеләр, укучылар язган шигырьләр, мәкаләләр, презентацияләр, хәтта, видеотасмалар да урын алган.

23 нче гыйнвар көнне гимназиядә Хәтер көне узды. Анда гимназиядә укытып бүгенгесе көндә лаеклы ялдагы укытучылар, ветераннар белән очрашу булды.


Каюм Насыйри, Н.Л. Лобачевский исемендәге конференцияләргә укытучылар һәм укучылар тарафыннан әзерлек эшләре алып барыла. Моннан тыш язучылар һәмшагыйрьләребезнең дә юбиляр даталарын истә тотып, төрле кичәләр, иҗади эшләр эшләнелә.

Мәсәлән, татарның классик шагыйре Дәрдемәнднең 150 еллыгы уңаеннан мәктәптә юбилярның иҗатына багышланган “Түгәрәк өстәл” оештырылды. Шунда әйтелгән фикерләрнең кайберләре: Дәрдемәнднең “Без” шигыре 1908 елда язылган. Өч строфадан гына торган шигырь бик тирән мәгънәгә ия. Бу шигырьдә мәңгелек темаларның берсе күтәрелеп чыга. Гасырлар үтә, еллар үтә, пәйгамбәрләр, падишаһлар гомер сөрә, биналар төзелә, җимерелә, ә кешеләр туа да,үлә дә.

Һәр кеше үзенең тамырларын, милләтен саклап калу өчен, көч куярга тиеш. Хәзерге дөньяда һәр милләт тырышып, тырмашып үз тардицияләрен, йолаларын сакларга тырыша, бөтен дөнья күләмендә актив буларга омтыла. Бер нәрсә дә эшләмәгәннәр тормыш агышыннан төшеп кала. Минемчә, һәр милләтнең хокуклары бертигез. Ватаныбыз күп милләтле булган саен яхшырак, ул илнеңбайлыгы турында сөйли: тел байлыгы, культура, рухи байлыклар,бер милләт кешесе икенче милләт кешесе белән якыннанрак танышып, шул милләтнең үзенчәлекләрен тирәнрәк белә ала.

Хәзерге вакытта шигырь бик актуаль. Дөньяда бик күп милләтләр бар, аларның күбесе бөтенләй бетү куркынычлыгы астында...

Талантлы әдип Дәрдемәнднең “Каләмгә хитаб” шигыренә кызыклы һәм зур фикер салынган. Минемчә, лирик геройның каләмгә эндәшүе- улзаманның башка шагыйрьләренә мөрәҗәгать итү. Әгәр дә сугышчы кешеөчен төп коралмылтык булса, шагыйрьөчен ул – каләм. Нәкъ каләм ярдәмендә шагыйрьтөрле фәлсәфи темаларны да, милләт, җәмгыять белән бәйләнгән идеяләрнеда күтәрә. Чын шагыйрь халкын, күңелен, гомумән, барлык кешелек дөньясын борчыган проблемаларны күздән очкындырмаска, “моңлы уйларын” җиткерергә тиеш. Автор, каләм образын җанладырып, аңа “күз яшьләрен” кәгазьгә түгәргә куша, ягъни шагыйрьләрнең үзләренең фикерләре белән уртаклашуларын тели.

Икенче строфада Дәрдемәнд әйтергә теләгән фикер шуннан гыйбарәт: һәр шагыйрь, инде фани дөньяда яшәмәгән ата-бабалары өчен, таяныч, өмет нуры булып торырга тиеш.

Риторик эндәшләр, кабатлаулар шигырьгә гүзәллек өсти, авторның уйларын аңларга ярдәм итә.

Дәрдемәнднең төп фикере шундый: ул шигъри күңелле кешеләрнең үз фикерләре өчен көрэшүләрен, халыкны борчыган күңелсезлекләр турында, йөрәкләрендә булган барлык серләре турында дөньяга сөйләүләрен тели. Бу фикер хәзерге заман өчен дә бик актуаль. Чөнки нәкъ менәшагыйрьләр –кешелекне яклаучы да, дөреслек өчен көрәшүче шәхесләр дә.

Минһаҗева Айнур,
Сәйфетдинова Алсу, 9а