#27 2010 нче ел

Кышкы чия.

Кышка аяк басканда сатуда хөрмә күренә башлый. Әлеге үзенчәлекле баллы җимешне күпләр ярата. Аның исемнәре күп, “Аллалар ризыгы”, “ Йөрәк алмасы”, “ Кызгылт сары кояш”, “Кышкы чия”дип тә йөртелә. Хөрмә бик файдалы, ул төрле диеталар составына кертелә. Тамакны тиз туйдыруына да карамастан, аның фигурага бернинди зыяны юк.

Хөрмәдә натрий, калий, тимер, марганец һәм кальций, магний, йод, А, С, Р витаминнары, глюкоза, сахароза күп. Ул йөрәк-кан тамырлары системасын сәламәтләндерә. Галимнәр көн саен бета-каротинга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашаган кешеләр үпкә рагы барлыкка килүне кисәтә алуын исбатлый. Аның составында А провитамины һәм бетакаротин күп. Ул оргонизмнан артык натрй тозларын чыгара, сидек куу үзлегенә ия. Йодка бай булганлыктан, ул калкансыман биз эшчәнлеге белән проблемалар чыкканда да ярдәм итә.

Салкын тию, ютәлдән дәвалану өчен 1 хөрмә согына 3,5 аш кашыгы су кушарга. Әлеге катнашма белән тамакны чайкарга мөмкин.

Хөрмәдә тиз үзләштерелүче шикәр күп, шунлыктан ул шикәр диабетыннан интегүчеләргә зыянлы.


Аннан-моннан

• Кич белән бер алма ашау тыныч йокларга ярдәм итә.

• Япон галимнәре йокыдан иртә торучыларны гипертония һәм инфаркт читләтеп үтүен исбатлаган.

• Шикәр диабетыннан тилмерүчеләр өчен яхшы яңалык: тиздән авырулар көн саен укол ясатудан котыла алачак. Америка галимнәре сагыз кебек авызга кабып чәйни торган инсулин уйлап тапкан.

• Израиль дерматологлары чәчне еш тарау зыянлы дигән фикердә. Кирәгеннән артык тарау чәчләрнең коелуына китерә икән.

• Чамасын белеп башкарылган физик хезмәт баш миен картаюдан саклый. Америка неврологлары исбатлавынча, йога, җәяү йөрү, суда йөзү кешеләрнең хәтерен һәм акыл эшчәнлеген яхшырта.

Зәйнуллина Динара, 5а


Сезгә нәрсә җитми?

Организмга нинди дә булса элементның җитмәве кешенең тышкы кыяфәтендә, үзен ничек тотышында, авыруларга бирешә башлавында сизелә.

Тиз ару. Сәбәбе: В, Е витаминнары, марганец, калий җитешми.

Менюга чикләвек, яшел тәмләткечләр, яшел борчак, цитруслылар, банан, көнбагыш орлыгы кертергә кирәк.

Йокысызлык, тиз ярсу. Сәбәбе: В төркеме витаминнары, калий һәм кальций җитешми.

Менюга салат, цитруслылар, банан, кузаклылар, йөзем, бавыр, балык, чистартылмаган дөге кертегез.

Борын еш канау, баш әйләнү. С һәм Р витаминнары җитешми.

Менюга помидор, кәбестә, яшел борыч, карлыган, цитруслылар кабыгы (анда Р витамины күп), йогырт, балык мае кертергә кирәк.

Тешләр бозылу. Сәбәбе: Д витамины җитми.

Менюга балык мае, бавыр, атланмай, сөт ризыклары, йомырка сарысы, балык, сыр, соя, арахис, әстерхан чикләвеге, көбагыш орлыгы кертергә.

Еш салкын тидерү. Сәбәбе: А һәм В витаминнары җитешми.

Кишер, кабак һәм башка сары-кызгылт сары яшелчәләр кертергә, кара карлыган, йомырка сарысы, салат яфрагы, балык, каймак, атланмай, кузаклылар, кавын файдалы.