#27 2010 нче ел

Һөнәр сайлаганда

Һөнәр кием түгел. Ошамаса, аны еш алмаштырып булмый. Шулай икән, син аны сайлауга да җитди якын килергә тиеш. Үзеңә туры килгән эшне очратмасаң, укырга керүне бераз кичектереп тотырга мөмкин. Әти-әниеңнең, дәүләтнең акчасы әрәмгә китсә, үзеңне гомерең буе битәрләвең бар.

Мин кечкенә чагымда, космонавт булырмын дип хыялландым. Югары сыйныфта, әкренләп булса да, минем һөнәр сайлауга карашым үзгәрде.

Мин танылган тикшерүчеләр турында китаплар, детектив әсәрләр укыдым, газета-журналлардан җинаятьчеләр хакындагы бер генә язманы да күз уңыннан читтә калдырмадым. Менә шушы эзләнүләр минем дөньяга, хезмәткә карашымны киңәйтте, нигезле итте.

Еш кына юристларны табиблар белән чагыштыралар, алар икесе дә, җәмгыятьне савыктыру өчен, күп көч куя, диләр. Рухи сәламәт илдә генә физик һәм акыл ягыннан камил яшь гражданиннар тәрбияләнә шул.

Айнулов Камил, 11а


Җир йөзендә бик кызыклы, кирәкле, яхшы һөнәрләр күп. Ләкин шул күпсанлы һөнәрләр арасыннан үзеңә туры килгәнен, ошаганын сайлап алу бик җиңел эш түгел. Сайлаган һөнәрең күңелеңә ятарга тиеш. Үз эшеңне чын күңелдә, йөрәктән эшләргә тиешсең. Һөнәр сайлаганда үзеңнең табигатьтән бирелгән мөмкинчелекләреңә нык игътибар итәргә дә кирәк. Шулай ук әти-әнинең киңәшләренә дә колак салырга кирәк. алар үз балаларына бары тик яхшылык, бәхет, тормышта үз урыннарын табуларын телиләр. Үзеңнең булачак һөнәреңне сайлавы бик читен булса, психологлар белән киңәшергә дә була. Кешенең сайлаган һөнәре гомерлек булырга тиеш!

Бабаханова Севара, 11а


Һөнәр сайлар алдыннан күп уйланырга кирәк: “Бу яки теге һөнәр миңа туры киләме?”. “Җиңелме, авырмы?” – дип тормыйсың, сайлыйсың. Иң мөһиме ул үзеңә туры килгән профессия. Гомер, җырланган шикелле, күтәренке булыр һәм инде эштән арып түгел, ә ял иткән шикелле кайтасың. Шуңа күрә булачак һөнәрең турында яшьтән үк уйланырга кирәк, чөнки һөнәр эзләп гомер дә узып китәр. Бырылып карасаң да, артка юл инде булмый.

Дөньядагы һөнәрләр саны күп. Егерме беренче гасырда, искиткеч, күптән дә күбрәк. Табибтан башлап, инңенер белән генә бетми, алда тагы да төрлеләре бар. Һәр һөнәр үзенчә кызыклы, ләкин аны үзенчәлекле тәртип беләп сайларга кирәк.

Иң мөһиме ул эчке тавышыңны да тыңлый белү. Әйткәнемчә, хәзер егерме беренче гасыр. Һөнәр сайлау өчен, бу дөньяда барысы да бар: күпме тестлар, күпме опрослар, җаның теләгәнне сайла гына. Хәзер мәктәпләрдә бөтен мөмкинчелекләр тудырылган, хәтта инде синең өчен һөнәреңне сайлап куялар диярлек. Иң кирәге – ул теләк, теләк булса, һөнәр дә була, гомер дә матур уза.

Заһидуллин Радик, 11а


Минем табиб буласым килә. Чөнки минем кешеләргә файда китерәсем, аларны дәвалыйсым килә. Табиб булу җиңелләрдән түгел, синең кулыңда кеше гомере. Бу хыялымны тормышка ашырыр өчен, күп һәм ныклап укырга кирәк, тәҗрибә тупларга кирәк.

Сафин Илфар, 11а


Мин пешекче һөнәрен сайлыйм. 11 нче сыйныфны тәмамлагач, шул юнәлештәге техникумга керергә җыенам. Бу - мин кечкенә вакытта хыялланган һөнәрем. Мин өйдә төрле-төрле ризыклар пешерәм. Үземнең тәмле ризыкларым белән кешеләрне шатландырасым килә, шуңа күрә мин бу һөнәрне сайладым.

Гибадуллин Динар, 11а