#27 2010 нче ел

Кыш

Менә кышның икенче ае да башланды. Дөнья мамыйктай ак карга күмелде. Ул энҗе карда ятып ауныйсы килсә дә, ярамый шул: салкын тиюе бар.

Кышкы урам бик матур булуга карамастан, урамда озак йөреп булмый. Битне, колакларны чеметтерә. Кышның көннәре кояшлы булса да, укырга да бара алмадык. Урамда салкын булса да, тәрәзәдән караганда, матур күренешләр күренә.

Иптәш кызлары урамга чакырсалар да, мин чыкмыйм. Урамга чыгып, Кыш бабайны үртәсәң, авырып китәргә дә мөмкинсең. Аның суык тидерә торган таягы гел үзе белән йөри бит.

Зәйнуллина Айсылу, 7б


Бөек Ватан сугышы

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга ярты гасырдан артык вакыт узды, ә яралар әле һаман да төзәлмәгән.

“Без – 37 миллион... Күбебез яу кырында батырларча сугышып, мәңгегә ятып калдык” дип, һәрдаим искә төшереп торалар.

Аларга әйтерсең лә, кайтаваз булып, гитлерчылар тарафыннан җәзалап үтерелгән ил картлары, хатын-кызлар, сабыйлар авазы да кушыла. Бер йотым суга, бер телем икмәккә тилмереп, ачлыктан җан биргәннәренең дә бүгенге яшь буынга әйтелми калган сүзләре хәтеребезне тырнап тора сыман.

Җөмһүриятебездән генә дә Бөек Ватан сугышына 566 мең ир-егет киткән, шуларның 325 меңе әйләнеп кайтмаган.

Яу кырында башларын салган батырларның, гөнаһсызга һәлак булган-нарның үлемгә кергәндә язылган хатларын күпме еллар үткәч укысаң да, җаннар әрни, йөрәк өзгәләнә. Алар безнең елларга хәтер китаплары, истәлек-ле язмалар аша килеп ирешә. Менә бу хатны 1944 елда Белоруссияне азат иткәндә, Лиозно шәһәрендәге җимерек йортлар арасыннан табылган 15 яшьлек Катя Сусанина язган була. Конвертка “Кадерле апалар, абыйлар, немецлардан яшереп язылган бу хатымны кем генә тапса да, почта аша әтиемә җибәрегез, зинһар” дип язылган. Хатта мондый юллар бар: “Кадерле әтием, бу хатны алганда, мин инде исән булмам. Әнине эзләмә, аны немецлар атып үтерде. Әтием, миңа бүген нәкъ 15 яшь. Мине күрсәң, таный алмас идең, мин бик ябыктым, чәч толымнарымны кисеп, пеләш итеп алдырдылар. Мин инде Шарлэна исемле немецта кол хезмәтендә. Аның дуңгызларын карыйм. Көнгә ике тапкыр дуңгызлар белән бер табактан ашыйм. Беркөнне ата дуңгыз кулымны тешләп эзә язды. Ике тапкыр качарга омтылып карадым, барып чыкмады. Аяклары белән тибә-тибә аңымны җуйганчы кыйнадылар. Бөерләрем бик авырта.

Әтием, минем өчен алардан үч аларсың, яме, мин үлемгә киттем.

Кызың Катя”

Немец концлагерьларында үтерелгән солдатлар, хатын-кызлар, сабыйлар ыңгырашуы кайтавазлар булып ишетелә. Андый лагерьлар бихисап.

Үзенең вәхшилеге белән бөтен дөнья тарихына кереп калган Освянцин лагере әле дә булса тетрәндереп, җанны өшетеп ала. Польшаның Освянцин шәһәре янында урнашкан әлеге лагерь 1940-1945 елларда эшли. Биредә уртача 250 мең тирәсе тоткын булган. Бу концлагерьның эшләү дәверендә 8 илдән 4 миллион кеше үтерелә.

Әле бүген дә лагерь капкасы башында немец телендә “Кешене эш кенә азат итә” дигән язу эленеп тора. Биредәге 28 бинада фашистлар ничек кенә җәзаламаганнар!.. Аларның тәннәрендә немец табиблары төрле тәҗрибәләр үткәргәннәр. 5-15 яшьлек балаларның каннарын тулысынча суыртып алып, яраланган немец офицерларын дәвалаганда файдаланганнар. Әсирлектәге ирләр һәм хатын-кызлар чәчләреннән мендәрләр, матраслар ясаганнар. Биредә бүген дә 7 тонна чәч саклана. Дистә меңләп аяк киемнәре, аяк-кул протезлары, авызларыннан суыртып алынган теш калдыклары фашизмның вәхшилеген бүген дә дәлилләп торалар.

Бу лагерьда биш ел дәвамында кешеләрне яндыру өчен дүрт мич көне-төне эшли. Тазарак әсирләрнең тәннәреннән башта махсус җайланма белән майларын эретеп алып, сугышта техника өчен ягулык итеп, майлауда кулланалар, калдыгын мичкә аталар. Дүрт мичтә һәр сәгать саен өч йөз алтмыш әсир яндырыла. Барлыгы бер миллион өч йөз мең кешенең гомере кара күмергә әйләнә. Боларны искә төшерү белән әле дә тәннәр чымырдап китә, сулыш кысыла.

Освянцин тоткыннарын 1944 елның 27 гыйнварында Совет Армиясе азат итә. Бу вакытта монда нибары җиде мең тирәсе “тере мәет” ирек алуга ирешә. Ләкин аларның да күпчелеге озак яши алмый. Чөнки аларның бөтен сәламәтлекләре беткән була инде. Бу сугышта дошманнарның вәхшилеген сөйләп бетереп тә булмас иде, мөгаен.

Дөньялар әле дә тыныч түгел. Җир өстендә туплар, бомбалар, снарядлар шартлый, авыллар, калалар җимерелә. Үлем ачысына түзә алмыйча, Җир-ана ыңгыраша. Гүя ишетәсезме, кешеләр, егерме беренче гасырда мондый вәхшилеккә юл куймыйк, ди. Тарих гафу итмәс! Бүгенге якты көн, Ватан, туачак сабыйлар хакына сугышта җаннарын биргән корбаннар рухы рәнҗер!

Таһирова Динә, 5а


Җамалиев Фәйзрахман Җамалиулы турында

Бөек Ватан сугышы башланганда, минем дәү әтиемә 15 яшь тулган гына була. Ул 1926 нчы елның 1 нче июнендә Яшел Үзән районының Синтәк авылында туа. Гаиләдә бер малай һәм биш кыз була. Дәү әтиемнең әтисе Җамалый бабай авылдан беренчеләрдән булып, сугышка китә һәм хәбәрсез югала. Дәү әтием 17 яше дә тулмыйча үзе теләп сугышка чыгып китә. Бу 1943 нче елда була. Ул Белорусиянең 3 нче мотострелковый дивизиясендә стрелок була. Дәү әтием шул фронтта каты ярялана, госпиталь-ләрдә ята, үзе теләсә дә аны кире сугыш кырына алмыйлар, чөнки сугыш кырында алган каты яра гомере буена үзен гел хәтерләтеп тора. Аның күкрәге орден-медальләр белән тулы була. “За боевую отвагу”, “За храбрость” медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң, туган авылына әйләнеп кайта. Юдин районы Олы Күлбаш колхозында башта кыр бригадиры булып эшли. Коммунистлар партиясе юлламасы буенча, Алабуга авыл хуҗалыгы техникумында ветеренария факультетын тәмамлап, кире туган колхозына кайта. Шул һөнәре белән 40 ел эшләп лаеклы ялга чыга һәм ике ел да узмый 1992 елның 10 сентябрендә, сугыштаяраланып алган җирләре сызланып каты авырудан соң вафат була. Дәү әтиемне туган авылы зиратына җирлиләр. Без, оныклары, һәр ел саен бабайның кабере янына җыелабыз, каберен чүп үләннәреннән чистартабыз, чәчәкләр утыртабыз. Аның тырышлыгы һәм батырлыгы белән без горурла-набыз, үрнәк алабыз. Дәү әтиебез безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Җамалиев Нияз,5а


Бөек Ватан сугышы.

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр дә алар кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөрде капканы...


1941 нче елның 22 июнендә фашистикГермания, сугыш башламау турындагы килешүне бозып, Советлар Союзына искәрмәстән һөҗүм итә. Бу бөтендөнья империализмның ул чакта дөньяда бердәнбер социалистик дәүләтне корал ярдәмендә юк итәргә, омтылуы иде.

Совет халкы өчен бу – илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен, социализм өчен, фашизм тарафыннан коллыкка төшерелгән халыкларны азат итү өчен алып барылган Бөек Ватан сугышы, изге, гадел сугыш иде.

Фашистик Германия исә талау сугышы, илбасарлык сугышы, гадел булмаган сугыш алып барды. Бөтен совет кешеләре, шул исәптән Татарстан хезмәт ияләре дә, Ватанны саклауга күтәрелде. Алар фашистик илбасарларга каршы үз-үзләрен аямыйча сугыштылар, тылда батырларча хезмәт иттеләр, явыз дошманны җиңүгә бөтен көчләрен бирделәр.

Габдулхакова Динә, 5а