![]() |
![]() |
|
---|---|---|
#27 2010 нче ел |
![]() |
|
Истәлекле даталар 01.02 – Композитор һәм пианист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Биляловның тууына 70 ел. 03.02 – Шагыйрь Тәүфикъ Камалиевның тууына 70 ел. 04.02 – Бөтендөнья фотография көне. 05.05 - Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Хәсән Хәйринең тууына 100 ел. 07.02 – Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Марат Мөлековның тууына 80 ел. 08.02 – Шагыйрь Хәниф Хөснуллинның тууына 75 ел. 10.02 – Скрипкачы, Россиянең атказанган артисткасы Халидә Әхтәмованың тууына 80 ел. 10.02 – Рус халкының бөек шагыйре А.С.Пушкинны искә алу көне. 10.02 – Һиҗрәт кичәсе. 14.02 – Мәгърифәтче, галим һәм язучы Каюм Насыйриның тууына 185 ел. 15.02 – Язучы Газиз Нәбиуллинның тууына 90 ел. 15.02 – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне. 15.02 – Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне. 15.02 – Мәшһүр җырчы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировка 70 яшь. 16.02 – Язучы Гасыйм Лотфиның тууына 110 ел. 18.02 – Транспорт милициясе көне. 21.02 – Халыкара туган тел көне. 22.02 – Актер, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакировка 70 яшь. 23.02 – Ватанны саклаучылар көне. 23.02 – Татар әдәбияты классигы, язучы Гаяз Исхакый туган көн. 24.02 – Күренекле татар шагыйре Сәгыйть Рәмиевнең тууына 130 ел. 25.02 – Мәүлид кичәсе. 25.02 – Драматург, тәнкыйтьче Кәбир Бәкернең тууына 125 ел. 28.02 – Рәссам, Татарстанның халык рәссамы Виктор Федоровка 70 яшь. Җамалиев Нияз, 5а |
||
Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а
Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры; Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (11А); Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы; Информацион үзәк - Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, , Гайсина (11А), Надршина һәм Минхаҗева (7А), Мадиярова Ф. (10Б), Гатиатуллина (10Б) |
||