#27 2010 нче ел

Мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек турында

Нәрсә соң ул шәфкатьлелек? Ул – кешеләргә булышу: ятим балаларга, өлкән яшьтәге абый-апаларга һәм якын кешеләргә.

Без һәр ел саен игелекле эшләр башкарабыз. Без сыйныфыбыз белән ветераннар, ятим балалар янына барабыз. Аларга бүләкләр бирәбез, ярдәм итәбез.

Изгелек эшләр өчен, бик күп көч кирәкми. Минем фикерем буенча, елмаюдан, исәнләшүдән башлана да инде изге эшләр.

Сафина Айгөл, 7а


Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле - бу сүзләрне һәрбер кешегә дә туры китереп әйтеп булмый дип, уйлыйм мин. Чөнки хәзер мәрхәмәтле һәм шәфкатьле кешеләр бик аз. Бу сыйфатларга ия булган кешеләрне бик тиз белеп була. Андый кешеләр бар кешегә дә елмаеп кына торалар, һәм һәрвакыт үз эшләре булмаса да, беренче очракта кеше турында уйлыйлар, әйткән сүзләрендә торалар.

Кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырышалар. Андый кешеләр дөньяда күбрәк булса, яшәргә бик җиңел булыр иде дип уйлыйм мин. Чөнки кешеләр бер-берсенә начарлык эшләсәләр, бүтән кешегә авыр булыр дип уйлап карамыйлар. Мин һәрбер кешегә дә әйтәсем килә: эшләгән эшләре, әйткән сүзләре кешегә начарлык китермәсен иде.

Мин барчасына да эндәшәсем килә: мәрхәмәтле, шәфкатьле булыйк!

Насыйбуллин Булат, 7а


Мәрхәмәтлелек белән шәфкатьлелек алар икесе бер үк мәгънәдә, минемчә. Шәфкатьлелек сүзе ул кеше үз гомерен, үз канын кызганмыйча башка кешеләргә бирә, башка кешенең гомерен үлемнән коткарып кала. Авыр вакытларында синең йөрәгеңә үтеп керерлек сүзләр белән, синең кайгыңны уртаклаша. Ул бу вакытта күбрәк табиб ролен үти.

Ә мәрхәмәтлелек ул – олы җанлы, киң күңелле кеше. Ягъни без юл чыкканда өлкәннәргә булышырга, кечкенәләрне зурларга, олыларны хөрмәтләргә тиеш. Бу җиргә килгән һәрбер зат – кеше булып каларга тиеш.

Әниләребез бит безгә тикмәгә генә һәркөн иртә белән:” Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле бул, балам!” дип озатып калмыйлардыр.

Сәләхов Рөстәм, 7а


Шәфкатьлелек ул - әти-әниләргә булышу, әби-бабайларны хөрмәт итү. Мин үзем әти-әнигә булышам. Савыт-сабаларны юам, кыш көне ишек алдында кар көрим, су ташыйм һәм өй эшләрен эшлим. Безнең урамда ике карт әби яши. Мин аларга җәй көннәрендә утын кисәм, су алып кайтам.

Безнең шәһәрдә бик күп ветереннар бар. Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан. Без сыйныф белән алар янынада барабыз, аларга ярдәм итәбез. Аларның сугышта күргән авырлыклары, вакыйгалары турында сораштырабыз. Чөнки алар безнең өчен, шушындый матур киләчәк өчен гомерләрен кызганмый көрәшкәннәр. Туган илебезне, туган җиребезне дошманнардан саклап калганнары өчен, без алар алдында баш иябез. Без, яшь буын, алардан үрнәк алыйк. Мәрхәмәтле булыйк!

Кашапов Альберт, 7а