#27 2010 нче ел

Табышмак-кроссворд

Горизонталь буенча:

1. Нинди агач җилсез шаулый?

2. Йөз туган,

Бер каеш буган.

3. Аркасы бар – аунамый,

    Аягы бар – атламый.

4. Сакалы бар, кашы юк,

    Гәүдәсе бар, башы юк.

    Сакалын җирдән сөйри,

    Бүлмә эчендә йөри.

5. Бер карасаң – күксел төсле,

    Бер карасаң – ал сыман.

    Үткән чакта көлә төсле

    Өзеп ал дигән сыман.

6. Ашамый-эчми,

    Көне-төне эшли.

7. Утсыз да ул яндыра,

    Корт чаккан эз калдыра.

    Үсә койма буенда,

    Гел чагудыр уенда.

8. Киттем дип китә, кире килә.

Вертикаль буенча: орлыкларын без яратып ашый торган үсемлек.

Ганиева Лилия, 5а


Соңгы хәреф.

Кроссвортагы сүзләрнең соңгы хәрефләре генә бирелгән.Түбәндәге ачкычтан файдаланып, аны тутырырга кирәк. Ачкыч – сораулары дөрес тәртиптә бирелмәгән.

Җәнлек, Минераль су, Җиһаз, Табиб, Табигый байлык, Әсәр башламы, Мөрәҗәгать итү сүзе, Елга, “Табак”лы корылма, Сан, Саклану урыны, Сулыкны буучы.