#27 2010 нче ел

Без булдырабыз!

Мин 1нче Татар гимназиясенең 11Б сыйныфында укыйм һәм сыйныфыбызның уңышлары турында язып китәсем килә. Безнең сыйныфта бик акыллы, зирәк, киң күңелле, мәрхәмәтле, игелекле укучылар укый. Алар укуда гына түгел, мәктәп тормышында да катнашырга өлгерәләр.

Мәсәлән, Зиннәтуллин Марсель һәр елны уздырыла торган “Татар егете” конкурсында ... дигән номинациядә җиңде. Ул төрле бәйрәм кичәләрендә, театр күренешләрендә дә катнаша. Сәлимгәрәева Лилия, төрле олимпиадаларда катнашып, алдынгы урыннар алды: ...... Идрисов Илгиз компьютер һәм техника дөньясы белән кызыксына. Әхмәтҗанова Диләнур - бик күпкырлы шәхес. Ул музыка мәктәбен тәмамлады, хәзерге вакытта рәсем мәктәбенә йөри. Шул ук вакытта Диләнур, олимпиадаларда да катнашып, призлы урыннар алды. Хәзер ул татар әдәбиятыннан республика күләмендә уздырыла торган олимпиадага әзерләнә. Богатова Кристина профессиональ бию мәктәбенә йөри. Хәйретдинова Альбина бик күп китаплар укырга ярата һәм киләчәктә психолог булырга тели. Шиһапов Булат спорт белән, дөресрәге, хоккей белән кызыксына, кыш көне тимераякта шуарга ярата.

Гомумән, безнең 11Б сыйныф укучылары барлык яктан да бик уңган. Алар тырыш, акыллы, бердәм, җаваплы, авыр вакытларда бер-берсенә ярдәм итә торган, бер-берсен ихтирам итә торган сыйныф.

Безнең уңышларыбыз: