#27 2010 нче ел

2009-2010 уку елының беренче яртыеллыгында гимназиядә 441 укучы белем алды. Шулар арасыннан 377 укучы 2-11 сыйныф укучылары 1 нче чирекне һәм яртыеллыкны уңышлы гына тәмамладылар. 1 яртыеллыкта өлгермәүче укучылар юк. Безнең гимназиянең 23 укучысы ”5” билгесенә генә тәмамлады. Шулар арасыннан 17 башлангыч сыйныф укучылары, 5 – урта звено, 1 - өлкән сыйныфларда.

Гел “5” генә укучылар:

2а – Гафурова Аделина, Хаҗиева Чулпан;

2б – Вафин Марс, Зиннәтуллин Эмиль, Минлебаева Ралинә;

2в – Хисаметдинова Ләйсән;

3а – Хәсәнов Алмаз Рафис улы, Шәмиева Диләрә Ринат кызы;

3б – Гришин Вадим, Заһидуллина Алинә, Зәйнуллина Гөлназ, Ханнанова Динара;

3в – Камалетдинов Илназ, Монахов Олег, Муллагалиева Элианора, Глухов Әмир;

4а – Суфияров Раил;

6а – Гыйльметдинова Лилия;

7б – Галиуллина Гөлшат;

9а- Минһаҗева Айнур, Надршина Айсылу;

9б – Алиева Алисә;

11б – Шәфиева Гөлназ.

Беренче яртыеллыкны 113 укучы “5” һәм “4” билгеләренә генә тәмамлады, ә 30 укучының 1әр “3”ле чыкты.

Башлангыч мәктәптә 62 ударник: алар арасында 34 малай, 7 малай гел “5” ле билгеләренә генә укучы. 2-4 сыйныфлардагы малайлар кызларга караганда яхшырак укый икән. Ә урта звенода малайлар арасында отличниклар бөтенләй юк диярлек. 38 ударник арасында 3 кенә малай. 5-9 сыйныф малайлары укуга кызыксыну аз. Өлкән звенода 13 ударник – 5 егетләр. Гимназиянең урта звено укучылары физик эш һәм спорт буенча гына түгел, ә уку буенча да кызыксынуларын арттырыр дип ышанабыз.

Алда озакка сузылган 3 чирек. 10 уку атнасы исәпләнә. Барысына да түземлек, хезмәт сөючәнлек, укуда уңышлар телибез.


БДИ (ЕГЭ) – 2010

Быелгы уку елын 11 сыйныфны якынча 750 россия укучысы тәмамлаячак. Безнең гимназиядә - 34 чыгарылыш сыйныф укучысы. 1 нче мартка кадәр барлык чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ формасында бирә торган имтиханнар өчен гариза язарга тиеш. БДИнан мәҗбүри фәннәр: рус теле һәм математика. БДИ тапшыру өчен, укучы биология, химия, физика, тарих, җәмгыять белеме, информатика һәм ИКТ, чит телләр, география һәм әдәбият фәннәрен сайлый ала.

2010 нчы елның 1 нче мартына кадәр барлык россия югары уку йортлары Интернет аша үзләренең сайтларында кабул итү кагыйдәләрен һәм лицензия белән тәңгәл килүче юнәлешләрен, шулай ук һәр юнәлештәге керү сынауларының исемлеген бастырырга тиеш. Шулардан чыгып, укуны тәмамлаучы үзенә кирәкле фәннән БДИ сайлап ала.

Югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләре буенча норма теркәлгән – кимендә биш ВУЗга гариза бирергә мөмкин, кимендә һәрберсендә өчәр конкурс. Укучының ничә уку йортына гариза бирүен БДИның федераль базасында күрсәтеп, теркәп баралар. Абитуриент документларны алгач, кабул итү комиссиясе БДИ алган балларны шушы базаныкы белән тикшерергә тиеш. Шунда ук беренче курс студентының ничә югары уку йортына гариза язганын билгели. Әгәр дә абитуриент үзенең документларын алып, икенче ВУЗга бирсә? Рособрнадзор түрәләре бу очракта да проблемалар булмаячагын ышандыра. Югары уку йортының кабул итү комиссиясе федераль базасында документларның тапшырылганын һәм абитуриент аларның ВУЗна башка дәгъва итмәгәнлеген күрсәтергә тиеш.

Югары уку йортын, белгечлекне алдан ук төгәл сайларга кирәк. Иң яхшысы: югары дәрәҗәдәге ике, уртача дәрәҗәдәге ике һәм, башкаларына үтә алмаган очракта дип, тагын бер керә алырдай югары уку йортын сайларга кирәк.

Кузьмина И.А
Укыту эшләре буенча
директор урынбасары