#27 2010 нче ел

Ландыш Нигъмәтҗанова.

Мин шоу-бизнес дөньясына очраклы рәвештә генә килдем дисәң дә буладыр. Шуңа да миңа татар эстрадасы кагыйдәләренә тиз арада күнегергә туры килде. Минем турында язылган һәм әйтелгән һәр сүзне — дөресме ул, юкмы, әти-әниләр дә, мин дә күңелгә бик якын кабул иттек. Ләкин журналистларны да аңларга була. Аларның үз эше. Әгәр аларга мин кызыклы икән, димәк, минем үз тамашачым бар дигән сүз.

Минем уйлавымча, сәхнәгә шулай җиңел килеп чыгуына әти-әниләрем үзләре дә гаҗәпләнгәннәрдер. Без гаиләдә өч бала. Алар, үз чиратында, безне яхшы һәм күпкырлы белемгә ия булган кешеләр итеп үстерергә тырыштылар. Минем әтием милли көрәш буенча спорт мастеры. Бәлки әтидән безгә спортка мәхәббәт һәм үҗәтлек күчкәндер. Миңа аның бик күп җиңүләрен күрү бәхете насыйп булды. Шул исәптән, тормышка яраклашырга өйрәткән җиңелүләрен дә.

Әнием – минем өчен хатын-кыз идеалы. Ул үзен гаиләгә, балалар тәрбияләүгә багышлаган кеше. Ул мине хатын-кыз, ир хатыны һәм ана башкарырга тиешле бар нәрсәгә дә өйрәтте.

Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән вакытта спорттан тыш, мин Флера Хөрмәтова җитәкчелегендәге “Җәүһәр” балалар ансамбленә йөрдем. Анда җыр, бию белән шөгыльләндек, концертлар куйдык, күп төрле конкурсларда катнаштык. Димәк, тәүге зур җиңүем, 2005 нче елда алынган “Алтын Барс” премиясенә кадәр, 10 яшьтә “Таң йолдызы” бәйгесендә 1 урын алуым булды дип әйтергә дә буладыр.

Минем белән бергә ансамбльдә танылган җырчылар Рәсүл Салихов һәм Марат Фәйрушиннар шөгыльләнде. Марат бездән 2-3 яшькә кечерәк булса да, ансамблебезнең иң зур йолдызы булып саналды. Ул вакытка аның берничә альбомы чыккан иде. Ә бүген мин аның татар эстрадасында үз йөзен табуына һәм иҗади уңышларына бик тә сөенәм.

Ансамбльдә мин 3 кенә ел шөгыльләндем. Соңыннан әтием эш буенча Испаниягә китте. Мин дә аның белән барырга булдым. Анда миңа бик ошады. Мин анда бер елга якын яшәдем һәм укыдым. Телне бик җиңел үзләштердем. Шунысы кызык: чит ил булса да, уку бик җиңел бирелде миңа. Мөгаен, Испаниядәге алтынчы сыйныф программасы Россиядәге дүртенче сыйныф программасына тәңгәл килгәнгәдер. Россиядә белем бирү күпкә тирәнрәк икән.

Аннан мин политолог белгечлегенә укыдым. Телибезме, теләмибезме без барыбыз да сәяси тормышта катнашабыз: сайлауларга йөрибез, реформаларны күзәтәбез, ләкин сәясәт белән профессиональ шөгыльләнү өчен, сәясәтче булып туарга кирәк. Аның өчен кешедә махсус сыйфатлар булуы шарт. Конкуренция, зур җаваплылыктан курыкмаган хатын-кызлар миңа ошый. Шул ук вакытта алар ир-ат башкарырга тиешле эшне эшләп тә, хатын-кыз булып калырга тиеш. Шулар арасыннан Германия канцлеры Ангела Меркельне билгеләп үтәр идем.

Бүгенгесе көндә барысы да хатын-кызның үзеннән тора, нәрсәне ул уңыш дип саный бит. Традицион хатын-кыз кыйммәтләре бар — гаилә, балалар дип яши берәүләр. Кайберәүләр ир-ат кыйммәтләренә кызыгалар, лидер булырга омтылалар, бизнеста, сәясәттә үзләрен табарга тырышалар. Урта гасыр заманы түгел хәзер, шуңа да үзеңне реализацияләү өчен мөмкинлекләр күп. Әмма ир-атларның ул мөмкинлекләре әлегәчә күбрәк. Балаларны тәрбияләү дә оешма белән җитәкчелек итүдән җиңелрәк, димәс идем. Уңышны акча белән, тамашачылар саны белән генә бәяләп булмый. Уңыш һәр кешенеке үзенчә. Нәрсә генә булмасын, бу дөньяда үзеңне һәм үз юлыңны табу – иң зур бәхет ул.

Бүгенгесе көндә минем дүртенче альбомым чыкты. Альбомым белән мин халыкка ике нәрсә җиткерәсем килде: җырларның эчтәлеге эчке дөньямны ачып бирсә, ә көйләре исә күңелләрен күтәрүен теләдем.