#29 2010 нче ел






Бөре булып борын төртә-төртә,
Яңгыр булып тәрәзәләргә чиртә-чиртә,
Җиләс җилләр булып исә-исә,
Назлы кояш булып балкый-балкый,
Умырзая булып көлә-көлә,
Күрәсезме, җиргә яз килә!


5 нче март көнендә гимназиядә халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган кичә узды.

1нче татар гимназиясендә 1а сыйныф укучыларының “Сау бул, Әлифба”бәйрәме булып узды. Бу бәйрәмгә без бик тырышып әзерләндек. Кичәдә 4б, 2б сыйныфы укучылары да катнашты.

Кичә Г.Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген” җыры белән башланып китте. Аннары балалар әлифба турында татарча шигырьләр сөйләделәр, бик матур итеп “Әлифба” җырын башкардылар. Кичәнең кунагы Әлифба балаларны бәйрәм белән котлады, үзенең матур теләкләрен җиткерде.

Монтаж ахырында укучылар бик матур итеп Туган тел җырын башкардылар.

Әлифба белән саубуллашканнан соң 1а сыйныф укучылары үз көчләре белән әзерләнгән концерт куйдылар һәм 4 сыйныф укучылары башкаруында җыр да тыңладылар. Концерт тәмамланганнан соң, балаларны гимназия директоры Г.Г.Шәмсиева котлады.

11, 12 нче март көннәрендә 9 “А” сыйныфы укучылары – Надршина Айсылу һәм Минһаҗева Айнур Гөлнара Фаиловна һәм Эльвира Сәетгәрәевна җитәкчелегендә гимназия, мәктәп, лицей газеталары турындагы семинарга бардылар.

10-12 март көннәрендә гимназиядә баскетбол буенча 6-9 нчы сыйныфлар арасында турнир үткәрелде. Бу ярышта кызлар да,егетләр дә яхшы әзерләнгәнлеге күренеп тора. Һәр сыйныф та беренчелекне алырга омтылды. Ләкин ярыш ярыш инде: мондакемдер җиңә, кемдер җиңелә, аның шундый кануны барлыгынһәркем белә.

19 нчы март көнендә мәктәптә “Гимназия гүзәле” дип аталган бәйге үткәрелде. Конкурста 7-9 сыйныфтан берешәр кыз катнашты: Гыйләҗева Айгөл (7а), Хәсәнова Гүзәл (8а), Галиуллина Гөлшат (7б), Надршина Айсылу (9а), Гейдарова Адилә (9б), Нуриева Алинә(8б) үзләренең төрледән-төрле талантларын күрсәттеләр.1 нче турда презентация формасында визитка, икенче турда талантлар ярышы тәкъдим ителде. Катнашучылар өчен конкурслар да күңелле үтте. Нәтиҗәдә һәрбер укучыга номинацияләр бирелде, ә “Гимназия гүзәле” титулын 8 “Б” сыйныфы укучысы Нуриева Алинә алды.

Жюри нәтиҗәләр әйтер алдыннан Гейдарова Адилә һәм Надршина Айсылу бик матур һәм кызыклы чыгыш ясадылар. Заманча татар җыры көенә башкарылган бию беркемне дә ваемсыз калдырмады. Аларга моның өчен бик зур рэхмэт! Афәрин, кызлар!


Минһаҗева Айнур, 9а һәм
1а сыйныфы җитәкчесе Ф.Ф.Мортазина