#29 2010 нче ел

Ана - бөек исем!

Көннәр якты булсын өчен,
Әни кирәк, әни кирәк,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!


Әниләр турында шагыйрьләр бик күп җырлар, шигырьләр язганнар.

Әни ул дөньяда иң якын, кадерле кеше. Ул баласы өчен җанын бирергә дә әзер, баласы өчен бернәрсәне дә кызганмый. Әниләр күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын йокламый, балаларын үстерәләр.

Баланың теле “әннә”,”әни” дигән сүзләр белән ачыла. Ана баласының тәүге адымнарын күреп шатлана.

Без, балалар, бу тормышны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз.

Әниләр безне гел яхшылыкка гына өнди: олыларны хөрмәт итергә өйрәтә. Ул баласының тәрбияле, тәртипле, акыллы булып үсүе, өчен бала картайгач та бала булып кала. Ул гомере буе баласы турында уйлый, аның киләчәген кайгырта.

Безнең мәрхәмәтле әниләребез бу җирдә мәңге яшәсеннәр, озын гомерле булсыннар иде!

Абдулганиева Римма, 7б

Әнием минем.

Әнием, әнием, Кадерлем син минем, Син назы, шатлыгы, Бехете гомернең. Әнием шул минем! Р.Вәлиева

Иң кадерле кеше җирдә - әни.

Минем әнием Елена. Ул 1958 нче елның 1 нче июлендә Питрәч районы Кибячи авылында туган. Әнием үзенең туган ягына бик еш кайта, чөнки анда әнинең иң кадерле кешесе - әнисе яши.

Бу җирдә әниләрдән дә сабыр, ягымлы, матур кеше юктыр, мөгаен. Минем әнием дә шундыйларның берсе. Аның эчке дөньясы гына түгел, ә тышкы кыяфәте дә бик матур. Чәчләре чем-кара, керфекләре озын, йөзе түгәрәк, урта буйлы.

Әнием аш-суга да бик оста. Ул безгә тәмле ризыклар пешереп ашата. Ул бигрәк тә өчпочмак, бәлеш, кош теле пешерергә ярата. Әнием эш белән генә чикләнеп калмый, ул безнең белән ял да итә белә. Без ял көннәрендә чаңгыда, тимераякта шуарга яратабыз. Әни белән безнең ялыбыз да күңелле уза. Мин әниемә бәйрәмнәрдә генә түгел, ә башка вакытларда да үз теләкләремне җиткерәсем килә. Мин аңа исәнлек, озын гомер, эшендә киртәләр очрамавын телим. Ул өебезнең кояшы булып, үзенең нурлары белән балкытып һәм дә безне җылытып торсын. Әни безнең тормышта куанычыбыз һәм таянычыбыз.

Камалиева Алинә, 7б


Яз җитте

Менә без бик көтеп алган яз да килеп җитте. Тәрәзәдән кояш нурлары, матур итеп елмаеп, безне йокыдан уята. Түбәләрдә боз сөңгеләре эленеп тора. Алардан көндез тып-тып энҗе тамчылар тама. Көньяктан туган якларына, үзләренең матур җырларын җырлап, кошлар кайта башлады.

Язның килүе бигрәк тә шәһәрдә тиз сизелә. Асфальт юлларда күптән инде кар эреде, күлдәвекләр җыелды. Шәһәр бакчаларындагы агачларда кош сайраулары ишетелә.

Тиздән яз бәйрәмнәре башлана. Без үзебезнең мөхтәрәм укытучыларыбызны, кадерле туганнарыбызны бәйрәм белән тәбрик итәргә әзерләнәбез. Аларга кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, яз кояшыдай җылы теләкләребезне җиткерәбез.

Нуруллина Ләйсән, 5а


Ватан улы

Бөек Ватан сугышында бик күп егетләр, ирләр үлеп калганнар, әмма алар Ватанны саклап калыр өчен, җаннарын да бирергә әзер булганнар. Безнең хәзерге матур, ямьле, тыныч гомер өчен аларга рәхмәт!

Туган җирне саклар өчен, япь-яшь егетләрне, кызларны фронтка җибәргәннәр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куйганнар.

Без бәхетле яшәсен өчен, егерме миллион кеше яу кырында ятып калган. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китергән.

Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.

Зәйнуллина Айсылу, 7б


Язгы каникул

Менә ямьле яз килде. Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Өй кыекларыннан энҗе бөртекләредәй, тамчылар тама. Язгы кояш нурларының җылытуыннан кар эреп, гөрләвекләр хасил була.

Елгаларда бозлар кузгала. Зур-зур бозларның агып киткәнен карап торуы нинди күңелле! Кояш нурларын көннән-көн күбрәк чәчә башлый. Ул бөтен табигатьне йокыдан уятырга тели сыман.

Мин язгы каникулларны бик көтеп алам. Кыш буе укып арыган балалар каникулга китәләр. Мин шушы язгы каникулларда язгы ташуларны, кошлар кайтканын күзәтергә яратам. Бу каникулларны мин бигрәк тә авылда уздырырга яратам, чөнки андагы табигатькә сокланып туймаслык.

Сабирова Фәридә, 8а

Табигатьтә мең төрле серләр бар.

Дөрес, табигатьтә мең төрле серләр бар. Дүрт ел фасылы – дүрт могҗиза.

Кыш. Ап-ак карлар җем-җем итеп торалар. Ләкин кояш аз елмая, аны соры болытлар каплый, салкын да. Кышның уңай яклары да бар. Ни өчен? Беренчедән, минем туган көнем. Икенчедән, кыш көне чаңгыларда, тимераякта шуу бик рәхәт! Ә урманнарда, әйтерсең лә, агачларны ак бәс каплаган.

Ямьле, матур яз! Яз көне карлар, боз сөңгеләре эри. Кошлар да туган якларына кайта байшыйлар. Кешеләрнең кәефләре күтәренке.

Яздан соң җәй килә. Рәхәт, һәй, рәхәт тә соң җәй көне! Кояшлы, җылы көндә су коенырга ярый. Ямь-яшел урманнарда җиләкләр, гөмбәләр үсә. Кошлар да, иртүк торып, матур итеп сайрый башлыйлар. Болыннарда матур, хуш исле чәчәкләр үсә. Шулай ук укучыларның каникуллары башлана.

Тагын бер ел фасылы – көз. Сары төс – көз төсе. Бакчада, паркта, урманнарда агачлар алтын төскә керәләр. Көннәр кыскара, сизерлек салкытайта. Бар дөньяны алтынга манып, ялтыратып, кояш чыга, ул да түгел, яңгыр ява башлый. Көз безгә миләш, балаш алып килә.

Шулай итеп, дүрт ел фасылы да миңа ошый. Алар үзенчә якын һәм матур!

Гәрәфиева Фәридә, 7а

“Китап укып елый алганнарның
күңелендә булмый каралык”

Апа Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырен укыганда, партадашым Фаилнең күзләрендә яшь иде. Беркемне рәнҗетми, беркемгә авыр сүз әйтми торган малай ул – Фаил! Безнең якка да әллә кайдан, ерактан, Балык бистәсеннән кайтып төшкән. Фаилнең анда туганнары, абый-апалары, әтисе калган.

Фаил кайтканда, татарча бик авыр аңлый иде. Без аның белән җәй буе бергә уйнадык, балыкка, җиләккә йөрдек. Тора-бара, ул мине уздырып сөйләшергә өйрәнде.

Фаил, урманлы якта яшәмәгәнгәме, үләннәргә дә кызганып кына баса, бездәге җиләс һавага, су сипмичә дә үскән агачларга, яшелчәләргә шакката. Фаил, безнең авылны бик яратса да, туган, үскән ягын сагына, туганнары белән очрашырга тели.

Ул моңа кадәр Хәсән Туфан исемле татар шагыйренең барлыгын белмәгән. Апа аның сөргеннәрдә йөрүен, хатынының югалтуын сөйләгәч, шуның артыннан әлеге шигырьне дә укып биргәч, Фаил чынлап кайгыга батты.

Хәсрәтле кеше генә башкалар хәсрәтен чын-чынлап аңлый шул. Миңа Фаил үзе дә:

- Кайсыгызның кулы җылы? – дип карагандай тоелды.

Фаил, нинди генә китап укыса да, уйга кала, юк кына вакыйгалар өчен дә борчыла. Менә шуннан соң аның күңелендә ни өчен каралык булмавын аңлыйсың инде. Китапта язганнарны да чындагы кебек кичергән кеше тормышта булган вакыйгаларны йөрәгенә тагын да якынрак ала торгандыр.

Камальтдинова Диләрә, 7а