#29 2010 нче ел

Истәлекле даталар

01.04 – Көлке көне.

01.04 – Бөтендөнья кошларны саклау көне.

02.04 – Халыкара балалар китабы көне.

03.04 – Язучы Әнәс Галиевнең тууына 90 ел.

04.04 – Геологлар көне.

06.04 – Тәрҗемәче, шагыйрә Венера Думавиева-Вәлиевага 75 яшь.

07.04 – Бөтендөнья сәламәтлек көне.

08.04 – Тарих фәннәре докторы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректоры Рифкат Йосыповка 60 яшь.

11.04 – Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне.

12.04 – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.

14.04 – Язучы һәм тәнкыйтьче Гомәр Толымбайның тууына 110 ел.

14.04 – Күренекле тәрҗемәче Таһир Нурмөхәммәтовның тууына 80 ел.

15.04 – Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне.

18.04 – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне.

20.04 – Фән көне.

22.04 – В.И.Ленин туган көн.

22.04 - Бөтендөнья җир көне.

23.04 - Бөтендөнья китаплар һәм автор хокукларын яклау көне.

24.04 – Халыкара яшьләр бердәмлеге көне.

24.04 – Җырчы, Татарстанның халык артисты Усман Әлмиевкә 95 яшь.

26.04 – Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай туган көне.

26.04 – Шигырь бәйрәме.

26.04 – Туган тел көне.

27.04 – Татарстанның халык артисты Хәлим Җәлиловка 70 яшь.

28.04 - Бөтендөнья туганлашкан шәһәрләр көне.

29.04 – Халыкара бию көне.

29.04 – Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратниковага 55 яшь.

30.04 – Янгыннан саклау хезмәткәрләре көне.


Гаҗәп дөнья

• Галимнәр кешенең яткан килеш яхшырак уйлаганын ачыклаганнар. Алар моны яткач баш миенә кан яхшырак килү белән аңлата.

• Мексиканың Пуэбла шәһәрендә биниһая зур кәстрүл моле дигән традицион ашамлык әзерләп рекорд куйганнар. Моны әзерләүгә 35 килограмм камыр, 150 килограмм тавык ите кирәк булган. Гаять зур керамик кәстрүлне шундагы чүлмәкчеләр ясаган. Ул шәһәр мәйданнарының берсенә һәйкәл итеп куела.

• Әгәр көне буе кулыгыздан кәрәзле телефон төшми икән, битегезне бетчә басуга гаҗәпләнмәгез. Телефонга зарарлы бактерияләр туплана, сөйләшкәндә алар тирегә күчә һәм ялкынсыну китереп чыгара. Моны булдырмас өчен, телефонны антибактериаль салфетка белән чистартып торырга кирәк.

• Себернең үсемлекләр физиологиясе һәм биохимиясе институты галимнәре агачларны 7-8 тапкырга тизрәк үстерә торган технология уйлап тапкан. Ике ел сынау барышында алар усак үсентесен 4 м га кадәр үстергәннәр.

• Дөньяда иң беренче ике көпчәкле педальле металл велосипедны 1800 елда крепостной оста Ефим Михевич Артимонов уйлап таба. Улап табучы үзенең велосипедында Уралдагы Верхотурьедан Мәскәүгә чаклы араны (2000 чакрым) уңышлы уза. Бу дөньяда иң беренче велочабыш була. Әлеге озын-озак сәяхәткә крепостной Артимоновны завод хуҗасы җибәрә. Ул Александр 1 патшаны әкәмәт үзйөрешле арба белән шаккатырмакчы була. Велосипед уйлап тапкан өчен Артамонов һәм аның нәселе крепостнойлыктан азат ителә. Бу велосипед Түбән Тагил шәһәренең крайны өйрәнү музеенда саклана.

Габдулхакова Динә, 5а


Жираф зур, аңа барысы да күренә

● "Жираф" атамасы гарәпчәдән “Зараф” сүзеннән алынган, ул купшы, матур дигәнне аңлата.

● Жираф - дөньяда иң биек хайван.

● Жирафның муен умырткалыгы 7 буыныннан тора, бу башка имезүчеләрдәге кебек. Жирафта алар эрерәк кенә.

● Жирафның тиресенндәге таплар кеше бармагы эзләре кебек үзенчәлекле.

● Жираф – мөгезле булып туучы бердәнбер хайван.

● Жираф бернинди дә тавыш чыгармый дип уйлау дөрес түгел, аның балалары мөгри, ата хайваннар сугышканда ырлый белә. Жирафның кайчак гырлавы, ысылдавы, флейтага охшаш тавышлар чыгаруы мәгълүм.

● Ата жирафлар муеннары белән кул көрәштергәндәй көч сынаша.

● Жираф көн саен 30 кг га якын азык ашый, ул тәүлекнең 16-20 сәгатен азык каршында үткәрә. Бер эчүдә 6 чиләк суны бушатырга мөмкин.

● Жираф сәгатенә 55 км тизлек белән йөгерә ала, ашыкканда чабыш атын да узып китә. Йөргәндә ашыкмый, баштан ике уң аягын атлый, аннан сулларын күчерә.

● Жираф ятып йокларга да мөмкин, шулай да, ул күпчелек вакытын аяк өстендә үткәрә, аска салынып төшмәсен өчен, башын агач ботаклары арасына кыстырып басып та йокыга тала.

● Жирафның теле кара, ул 45см га җитә. Аның белән колакларын чистарта ала.

● Жираф уртача 20 ел яши.

● Жирафның йөрәге зур, ул 11 кг га җитә, аның барлык хайваннар белән чагыштырганда кан басымы да югарырак.

● Жираф сусыз дөядән дә озаграк түзә ала.

Ганиева Лилия, 5а


ТОРМЫШСЫЗ КАРА ДИҢГЕЗ

Кара диңгез суының аскы катлавы сероводородка баетылган, бу аны тереклек ияләре яшәү өчен тулысынча яраксыз ясый. Гомумән алганда, Кара диңгезне планетадагы иң зур сероводород дип санарга мөмкин. Белгәнебезчә, сероводорот - бик зыянлы агулы газ, күп микъдарда шундук үлемгә китерә. Шунлыктан 150-200 м тирәнлектә күкерт бактерияләреннән тыш бернинди тереклек иясе яши алмый. Бәхеткә, Кара диңгездә су катламнары үзара кушылмый, югыйсә бу зур табигый фаҗигагә китерер иде.

Кара диңгездә сероводорот ятмалары кайдан хасил булуын галимнәр әлегә төгәл генә аңлатып бирә алмый. Иң таралган фаразлар буенча, диңгез 7500 ел элек төче сулы тирән су булган. Дөнья океаны күтәрелгәннән соң, Кара диңгезгә кара су кергән. Төче суда яшәгән тереклек ияләре үлеп беткән, аларның таркалу продуктлары сероводородка әверелгән дип уйланыла.


Төрлесе

* Кыздырылган бәрәңге бик үк файдалы ашамлык саналмаса да, кешенең кәефен күтәрә. Британия психологлары моны бәрәңгедә гади углеводлар күп булудан дип аңлата.

* Эче пошуга зарланучы кешеләрнең йөрәк өянәге һәм инсульттан вафат булу куркынычы 2 тапкырга югарырак.

Садриева Алинә, 7а