#29 2010 нче ел

01.03.2010 "РУССКИЙ МЕДВЕЖОНОК" КОНКУРСЫ НӘТИҖӘСЕ

«Рус аюы – барысы өчен дә тел белеме” конкурсы – “Көнгерә – барысы өчен дә математика ” халыкара танылган математика конкурсының кече энесе. Бу конкурсны оештыручылары – өстәмә белем бирү мәгарифенең “Сәләтле укучы”, Киров шәһәре (ЦДООШ), ООО "Слово", ООО "Игра”.

Фәнни җитәкчесе – Мәскәү шәһәрендәге лингвистика институтының Россия гуманитар дәүләт университеты.

«Русский медвежонок - 2010» конкурсының халыкара уенында 2-11 нче сыйныфлар арасында 129 укучы катнашты.

Әлеге яңалыклар турында тулырак мәгълүмат “Без булдырабыз” рубрикасында.


09.03.2010 8 МАРТ

5 нче мартта гимназиянең актлар залында бәйрәм концерты үткәрелде. Анда гимназистлар үзләренең яраткан укытучыларын халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Концерт бик матур, тирәк эчтәлекле һәм кызыклы итеп оештырылган. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз өчен яшь гимназистлар җырладылар, биеделәр, хәтта, клоуннарда үзләренең мәзәкләре белән безнең күңелләребезгә бәйрәм өстәде.


10-12.03.2010 БАСКЕТБОЛ БУЕНЧА ТУРНИР

10 март көнне гимназиядә кызлар арасында баскетбол буенча турнир үткәрелде. Нәтиҗәсе:

1 урын - 8Б сыныфы,

2 урын - 9А сыйныфы,

3 урын - 6А, 6Б сыйныфлары.


11 март көнне 5-7 сыйныфлар арасында баскетбол буенча турнир үткәрелде.

1 урын - 7Б сыныфы,

2 урын - 7А сыйныфы,

3 урын - 6А сыйныфы.


12 март көнне 8-9 сыйныфлар арасында баскетбол буенча турнир үткәрелде.

1 урын – 9А сыныфы,

2 урын - 8А сыйныфы,

3 урын – 9Б сыйныфы.


19.03.2010 “ ГИМНАЗИЯ ГҮЗӘЛЕ" БӘЙГЕСЕ

19 нчы мартта “Гимназия гүзәле” бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгенең нәтиҗәләре буенча түбәндәге гимназистлар җиңде:

1 урын – “Гимназия гүзәле” титулын 8б сыйныфы укучысы Нуриева Алинә яулады.

2 урын – Надршина Айсылу 9а

3 урын – Гыйләҗева Айгөл 7а


Шулай ук аерым номинациядә җиңүчеләр:

1. " Гимназия гүзәле" - Нуриева Алина 8Б

2. "Иң сөйкемле кыз" - Надршина Айсылу 9А

3. "Иң назлы туташ" – Гыйләҗева Айгөл 7А

4. "Тамашачы мәхәббәтен яулаган туташ" – Хәсәнова Гүзәл 8А

5. “Уйлап табучы туташ" - Гейдарова Адилә 9Б

6. "Иң зирәк туташ" - Галиуллина Гөлшат 7Б