#29 2010 нче ел

Күз басымы югары. Моның нинди куркынычы бар?

Күз алмасытыгыз тышчылы шар һәм аның эчендәгесыеклыктан гыйбрәт. Сыеклык күзнең мөгез катлавынһәм күз ясамаган (хрусталигын) туклыклы матдәләр белән тәэмин итә. Бу процессның көчәюе яки, кирәсенчә, кимүе күз басымы күтәрелүгә китерә. Күз алдытоманлана , ару сизелә, күз авыртабашлый.

Югары күз басымныңиң зур куркынычы аның җитди чир глаукомгакитерүендә. Күз нервалары вакыт узгансаенкүбрәкзәгыйфьленә бара. Әгәр вакытындачарасын күрмәсәң, күз сукыраерга да мөмкин.

Хәтта сәламәт кешегә дә 40 тан соң кимендә елга бер тапкыр күз басымын үлчәтергә кирәк, чөнкиглаукома беркайчан да кинәт башланмый. Хәлнең авыраюын иртәрәк сизгән саен савыгы җиңелрәк. Чамасын белеп кенә башкарылган физик хезмәт күз басымын берникадәр төшерә, ә озак вакыт күзләргә көчәнеш бирү арттырырга мөмкин. Күз басымы иртәнге якта югарырак була, кичкә таба һәм төнлә ул түбәнәя.

Зиатдинова Эльвина, 5а


ЯШӘРТҮЧЕ ЭЧЕМЛЕКЛӘР

Әчегән сөт ризыкларының файдалы икәнен һәрберегез белә. Алар организмга тагын да күбрәк файда китерсен өчен нишләргә?

Кефир. Матдәләр алмашын яхшырта, аксым-углевод балансын җайга сала, эчәклектә әчү процессын киметә. Көндез бер стакан кефир эчү кәефне күтәрә, кичен токсиннарны чыгара, ашкайнатуны яхшырта.

Кефирны әчү процессын көчәйтүче ризыклар, мәсәлән, кара ипи белән бергә ашамагыз. Кайчак кефирга аз гына дарчин өстәргә мөмкин.


Катык. Сөяк һәм мускул тукымаларын ныгыт, нерв системасын тынычландыра, күзәнәкләрнең яңаруына китерә. Катыкны өйдә чагында эчәргә тырышыгыз, югыйсә аның эчне йомшарту үзлеге бар.

Катыкның яңа оетканы файдалы. Озак сакланганы ашказаны-эчәктрактына зарарлы. Катык аппетитны яхшырта. Аны эчәргә, каймак урынына салатларга кушарга да була.


Йогырт. Организмның саклагыч көчен арттыра, шунлыктан чирләгәндә һәм авырудан терелеп килүчегә файдасы зур. Ул канда холестерин төерләре барлыкка килүне кисәтә, матдәләр алмашын яхшырта. Майлылыгы түбән йогыртны иртән дә, кич тә, гомумән, көн дәвамында эчәргә мөмкин.




Балалар өчен файдалы гөлләр

Күп кенә гөлләр балалар өчен куркыныч, агулы була. Ә менә түбәндәге гөлләрне балалар булган һәр өйдә, мәктәпләрдә үстерергә була. Аларның һәрберсе файдалы үзлеккә ия. Балабүлмәдәге гөлләрне тәрбияләү ысулы белән эшкә генә өйрәнеп калмый, хәтта дәвалана, шифасын да таба.





Адиантум – уңай энергетикалы гөл. Куркучан, тынычсыз балалар өчен файдалы. Тынычландыру сәләтенә ия.







Зантедеския (калла) – бәхәсләшергә яратучы, үзсүзле балалар өчен файдасы бар. Калла тынычландыра, кәефне күтәрә, позитив эмоцияләр тудыра, борчулардан саклый.









Солейролия – психолог-үсемлек. Депрессиядән коткара, кыенлыкларны җиңәргә булыша. Билгеле булганча, балалар һәрвакыт стресс һәм киеренке нерв халәтендә була.







Кытай розасы – фикерләү сәләтен арттыра, иҗади сәләтне яхшырта. Бу гөл үскән бүлмәдә балалар азрак арый, белем алу процессы нәтиҗәлерәк була.








Розмарин – табиб-үсемлек. Бала психологиясенә уңай йогынты ясый, хроник бронхиттан, пневмониядән, бронх бума ютәленнән дәвалый. Үсемлек һавага бүлеп чыгара торган матдәләр балаларга микроблар һәм авырулар белән көрәшергә ярдәм итә.








Яран гөл һәм хуш исле пеларгония – кемдер аның исен яратмаска мөмкин, ләкин яран гөл исе бактерияләрне үтерергә сәләтле. Нерв системасы авыруларына шифасы тия. Төрле бөҗәкләрне куа. Тагын шундый бер үзенчәлеге дә бар: кайбер очракта яран гөлнең исе башны авырттырырга мөмкин.








Нефролепис (абага) – укуда, чит телләр өйрәнүдә булыша. Акыл эшчәнлеген арттыра.








Цикламен – көйсез балаларга файдалы, тынычландыру сәләтенә ия. Гомумән, цикламен гаиләдә уңай мөнәсәбәтләр тудыручы гөл булып та санала.







Гиппеаструм – вирусларга каршы торучан матдәләр бүлеп чыгара, бу гөл тирәсендә гел чиста була.


Садриева Алинә, 7а