#29 2010 нче ел

Римма Ибраһимова

Халык җырларын, онытылмас романсларны үзенчәлекле итеп башкаручы җырчыларыбыз арасыннан Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимова исеме һәр кемгә таныш. Римма Ибраһимова бүген Казан дәүләт мәдәният университетында җырчылар әзерли, республикада үткән бик күп бәйге-фестивальләрдә жюри әгъзасы, һаман да иҗатта.


Римма Ибраһимова:

“...Хәзерге тамашачы минем уйлавымча, таләпчәнрәк, дип әйтимме. Чөнки, элегрәк җырчылар, чыннан да бу кадәр күп түгел иде. Шуңа күрә, аларның барсын да көтеп алалар, элек артистлары да икенчерәк иде. Тамашачы гел әйбәт: залны тутырып концертка киләләр, рәхәтләнеп концертны карап, кул чабып, дәртләндереп утыралар. Шуңа күрә, мин тамашачыларга тик рәхмәт кенә әйтер идем, шулай татар концертларына гел йөреп торсыннар. Чөнки, тамашачы йөрмәсә – концертлар булмый, концерт булмаса – җыр булмый, җыр сәнгате булмаса – милләт тә булмый.

Бүгенгесе көндә өлкәнрәк җырчыларга эшләү рәвешен үзгәртергә кирәк дип, санамыйм. Чөнки, мин хәзер ничек кенә тырышсам да 18-20 яшьлек кызлар шикелле сәхнә буйлап йөгереп йөреп, ультра заманча җырлар җырлап халыкны шаккатыра алмыйм. Минем уйлавымча, өлкән яшьтәге җырчыларга үзләренең сүзләрен әйтергә, үзләренә яраклы җырлар җырларга әле дә мөмкинчелек бар. Сез үзегез дә бу җырчыларны радиолардан ешрак җырлата аласыз бит. Телевидение дә, радио да бу эшне эшли ала. Бу артистның үзеннән генә тора, дип әйтмим.

Бүгенге көндә мин Казан дәүләт мәдәният университетында укытам. Һәр педагогның үзенең системасы, үзенең өйрәтү чаралары бар инде, сер түгел. Һәр укытучы үзе аңлаганча, белгәнчә өйрәтергә тырыша. Беренче курска укырга килгән студентлар барсы да бер төрле җырламый, һәрберсенең үз тавышы, үз көе. Аны әле һәр баланың үзенчәлегенә яраклаштырырга, туры китереп куллана белергә кирәк.

Мин үз укучыларыма да гел әйтә киләм: хәзерге артистларның безнең замандагы кебек озаклап иҗат итү мөмкинчелеге кимрәк. Чөнки бүген халыкны гел шаккатырып торырга, гел яңа алымнар куллану таләп ителә.

Шуны гына әйтә алам: хәзер “тере тавыш” диләр бит, минем һәр студентым да сәхнәгә менеп, микрофонга рәхәтләнеп җырлый ала, шунысы белән горурланам. Киләчәктә фонограммага җырлауны закон белән тыйсалар, әлеге яшь җырчыларның күбесе сәхнәдән китәргә мәҗбүр булачак.

Яшьләрнең халык җырларын хәзер заманчалатуларына, бик каты кыскартып, гадиләштереп сәхнәгә чыгаруларына минем карашым икенче инде. Әмма яшьләр халык җырлары белән кызыксынып, нәрсәдер эшләргә тырышалар икән, ул миңа ошыймы-ошамыймы, анысы башка нәрсә. Бу җырларны халык ничек кабул итә - анысы икенче эш. Шуңа күрә, алар өйрәнсен, эшләсен. Заманча да җырлап карасыннар. Халыкка ошамаса, ул тыңламаса, аны үзгәртергә мәҗбүр булачаклар. Я үзгәртәчәкләр, я бөтенләй җырламаячаклар. Иң мөһиме: алар тырышып карасыннар, мин шуның яклы...”.