#30 2010 нче ел

"Театр яктылыкка, нурга илтә,
кире юлга җибәрми, уңга илтә!

Безнең гимназиядә инде ничә елдан бирле «Фикердәш» студиясе эшләп килә. Студиянең составы ел саен үзгәреп торса да, үзенең талантын ул югалтмый, ә җитәкчеләре исә һаман шул: Сания Гыйльфанова һәм Нурсия Камалиева.

Быелгы сезонда «Фикердәш» Бөек Ватан сугышына 65 ел булуга багышлап Ч.Айтматовның «Анам кыры» әсәреннән өзек һәм Ф. Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун»ны әзерләделәр. Бу спектакльләрдә 9 «А» сыйныфы катнаша. «Анам кыры» белән укучылар шәһәрдә беренче урын яуладылар. «Режиссер куйган таләпләрне дөрес башкарганнар, яхшы җиткерделәр. Молодцы!» - дип мактый-мактый котладылар яшь актерларны.

Мин «Анам кыры»нда төп геройларның берсен уйнадым. Минем өчен Тулганайны уйнау зур горурлык иде. Бик авыр булды шул чор аналарның тойгыларын чагылдыру, ләкин миңа калса, режиссер ярдәме белән бик уңышлы нәтиҗә чыкты. Актер өчен иң мөһиме ул – беренчедән, тамашачы сине ишетергә тиеш, икенчедән, аңларга. Перьмера көнне күбебез авырып китте, ләкин шуңа да карамастан, биткә кызыллык китермәдек, бөтен көчебезне куеп тырыштык. «Бөек инглиз язучысы Уильям Шекспир әйткән: «Безнең тормыш – театр, ә кешеләр – актерлар». Чыннан да, кадерле укучылар, бу – шулай. Кеше гомер буена нинди генә рольләргә кереп бетми, нинди генә сынаулар, авырлыклар аша үтми һәм барлык тырышлыгы өчен тиешле бүләген ала. Спектальдәге геройлар – безнең һәрберебез өчен гыйбрәтле үрнәк тә, кызыклы образ да. “Фикердәш” студиясенең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышлап әзерләгән иҗат җимешләрендә газаплы еллар реаль тормыш вакыйгалары сурәтләнә. Ф. Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун”, Ч.Айтматовның «Анам кыры» әсәрләрен шәһәркүләм театр һәм “Казан-йорт” фестивальләрендә күрсәтеп, җиңү яулавыбыз белән без барыбыз да горурланабыз!”