#30 2010 нче ел

“Зирәк тиен” бәйгесе

Татар теле - Татарстан республикасының икенче дәүләт теле. Быел 7 нче апрельдә уздырылган (“Зирәк тиен” - яшь бәйге, ул икенче тапкыр үткәрелә) төбәкара “Зирәк тиен” бәйгесендә безнең гимназия укучылары да катнашты. Әлеге уенда укучылар татар теленнән белемнәрен сынадылар. Бәйгенең нәтиҗәләре апрель аенда билгеле булачак, аларга баллар санын, мәктәптәге һәм төбәктәге урыннарын күрсәткән сертификат тапшырылачак.

Рамазанова Чулпан Рәҗәповна,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы


2010 нчы елдан абитуриентларга документларны 5 югары уку йортына 3 белгечлек буенча тапшырырга рөхсәт ителә

2010 нчы елдан абитуриентларга документларны 5 югары уку йортына 3 белгечлек буенча тапшырырга рөхсәт ителә.

Бу хактагы боерык проектын Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләде. Белгәнебезчә, 2009 нчы елның чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләре буенча документларны төрле югары уку йортларына тапшыра ала иде.

Яшьләр төрле белгечлек буенча күп югары уку йортларына “белем туристлары” ролендә йөрделәр. Шуңа күрә кабул итү комиссияләрендә зур чиратлар барлыкка килде, бер бюджет урынына 100 гариза тапшырылды.

Нәтиҗәдә югары уку йортлары белгечләре тыгыз графикта эшләделәр, хәтта җәйге ялга китә алмадылар. Барлык кимчелекләрне исәпкә алып, ректорлар югары уку йортларына керү буенча законлы чикләүне билгеләүне таләп иттеләр.

Россия президенты Дмитрий Медведев август ахырында университет һәм академия җитәкчеләренең теләкләрен истә тотып: «Билгеле санда югары уку йортлары - ул 5 яисә 10мы, ләкин чик булырга тиеш, мин безнең мәгариф министрлыгына бу мәсьәләне хәл итәргә йөклим».

Бу күренеш актив эзләнүгә этәрә. Гомумән алганда, яңа БДИ системасы үзенең уңай якларын күрсәтә. Бу боерыкның проекты сентябрь урталарында чыкты.

“РИА Яңалыклар”дан: Бакалавр яисә белгечлекләр әзерләүче программалар буенча 1 нче курска укырга керүчеләр берьюлы 5 югары уку йортына 3 белгечлеккә гариза биреп конкурста катнаша алалар.

Бу боерык нигезендә чыгарылыш сыйныф укучылары берьюлы көндезге, кичке, читтән торып уку формалары, бюджет һәм бюджет булмаган урыннарга гариза бирә алалар. Кабул итү комиссиясенә документның (аттестат, БДИ нәтиҗәләре турындагы таныклыкның төп нөсхәсен яисә копиясен тапшырырга кирәк).