#30 2010 нче ел

АЛИНӘ ШӘРИПҖАНОВА

Ул теләсә нинди музыкага, берничә телдә, җырлый ала. Алинә Шәрипҗанова – җыр сәнгате йолдызы. Йолдызы, чөнки ул нинди телдә генә җырламасын, аны беләләр, тыңлыйлар, яраталар. Юкка гына иҗатының беренче чорында ул “йолдыз” тәхәллүсе белән чыгыш ясамаган.

Туган телгә булган мәхәббәте аны татар эстрадасының мөнбәренә менгерде – ул “Татар җыры” фестиваленең икеләтә лауреаты. Шул ук вакытта Алинә рус һәм инглиз телләрендә җырлар башкара — JIVE төркеме солисты да.

17 нче апрель көнне Алинә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында “Халыклар музыкасы” фестивалендә катнашты. Фестивальдә этно, латино, фанк һәм башка төр музыка яңгырды. Алинәнең рус һәм инглиз телләрендә чыгыш ясау мөмкинлеге булса да, концертта татар җырын башкара.

Ул тумышы белән Саратов өлкәсеннән булса да, татар гаиләсендә тәрбияләнә. Шуңа күрә дә әтисенең, дәү әнисенең моңа йогынтысы тими калмагандыр. Берничә телдә җырлап та, үз туган телендә җырламау оят булыр иде дигән уйлар биләп ала аны. Һәм ул татар телен ныклап өйрәнергә тырыша. Әлбәттә, аның төп максат татарча җырларга өйрәнү. Саратовта 9 нчы сыйныфны тәмамлагач та, Чаллыга лицейга укырга керә. Чаллы шәһәрендә туганнары яшәү сәбәпле, ул аларга өй тирәсендә, хуҗалык алып баруда ярдәм итә.

Студент вакытта уку белән генә чикләнми, моннан тыш “Студентлар язы” бәйгесенең вокал номинациясендә катнаша һәм Россиякүләм конкурста Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясарга лаек дип табыла. Ул чыгыш ясап кына калмый, ә Гран-при яулый.

Бүгенге көндә дә “Студентлар язы” бәйгесен күзәтеп бара. Аңа еш кына жюрида да утырырга туры килә.

Әтисе музыка белән шөгыльләнүен яратып бетерми. Ләкин аның киңәшләренә колак салып, югары юридик белем алырга була. Һәм Чаллыда 2 курс укыганнан соң, Казан шәһәренә юл тота. Анда юристлыкка 5 ел укыганнан соң, аспирантурада укый.

Җырга мәхәббәтен иҗатка багышлый. Татарча альбом өстендә эшли, “Татарча солянка” программалары белән гастрольләрдән кайтып та кергән юк, бер үк вакытта JIVE төркеме белән дә концерт программалары әзерли.

Ул Казанда юристлыкка укыган чорда JIVE төркеме үзләренә солист эзли һәм менә шулай 10 ел элек алар бергә җырлый башлыйлар. Алар рус һәм инглиз телләрендә блюз, джаз, латино һәм башка юнәлешләрдә эшли. Шушы вакыт эчендә Алинә һәрдаим бу төркем белән генә чыгыш ясамаса да, алар үзләренең солистлары итеп кабул итәләр. Бу -иҗатташлыкның иң югары ноктасы.

“Үземнең иҗатымны Венера Ганиева киңәшләреннән башка күз алдына да китермим. Венера Әхәтовна минем һәм башка бик күп яшьләрнең тормышында иң зур рольләрне башкара. Ул — чын укытучы”, - ди Алинә.

Нургалиева Ләйсән, 9б