#30 2010 нче ел

Өмет

Әтисе сугышка киткәндә, җиде айлык корсакта калган
әнием Яруллина Рушаниягә багышлыйм.


Сугышлар бетсә дә күптәннән
Өметен өзми тик әнием.
Алтмыш биш ел буе көтә ул
Хәбәрсез югалган әтисен.

Капканың шыгырдап куюы
Уята өметен сабыйның.
Берәү дә юк анда, җил генә
Ахыры юк инде кайгының.

Әтинең нинди булганын
Белми ул, сабый ич,нишлисең.
Капканың тишегеннән сак кына
Карый ул күршесе әтисен.

Әнә бит күршенең әтисе
Кайтты ул сугыштан исән-сау.
Ә минем әтием ник кайтмый?
Нигә соң мин һаман ялгызым?


Башкалар өй тулы ,туганлы.
Безнең өй һамантын, һаман буш.
Кайда соң сеңелем һәм энем?!
Тугансыз калдырды бу сугыш.


Каһәрлим мин сине, әй сугыш!
Мәхрүмләр итең бит син мине
Ваемсыз балалык чорымнан.
Уенчык тотасы кулларга
Син сәнәк һәм көрәк тоттырдың.
Әтиле кешеләр янында


Мескен бер ятимә калдырдың.
Бишәүләп утырган күршеләр
Җилләрдәй чаналар оча гына.
Ә безне тугансыз калдырып,
Канатсыз кош итеп ыргыттың
Аяусыз язмышлар кочагына.

Чәчләре агарган әнинең.
Җиденче дистәне тутыра.
Өй тулы оныклар йөгерә.
Дөньясы түгәрәк шикелле....
Алтмыш биш ел буе капкада
Капкада һаман да күзләре.



*** *** ***

Сугышта ирләрен югалткан ветераннарга
Дәү әнием Хәлимә истәлегенә

Сөюдән яралган
иң тәүге баланы көткәндә,
Кәккүкләр башканы юраган.
Сөюләр - мәңгелек,
Аермас вакытлар
Дип биргән вәгъдәне
Язмышлар каргаган.
Изге теләк белән
Үргән бишегеңнең эчендә
Кызың йоклый.
Ни үкенеч, күрмәдең син аны
Белмәдең син аның туганын.
Бәлкисинең соңгы йөрәк тибешеңнән
Аваз биргән синең дәвамың?!


Китмә,балачак.

Ак томан шикелле шомыртлар,
Сиреньнәр хуш исен тарата.
Ак хыял иленә мин бүген
Очамын шикелле пар атта.

Шул томан эчендә адашып,
Балачак кала күк тоела.
Томаннар таралыр бервакыт,
Сабыйчак кайтмаска югала.

Калыймчы шул томан эчендә.
Аклыкта, балачак илендә.
Җибәрмә, әнием, калдырма син мине
Тормышның бу усал җилендә.

Чыңлама, кыңгырау, чыңлама.
Сабыйчак иленнән аерма.
Аерма ваемсыз чагымнан,
Мәктәптән, классымнан аерма.

Коридор башында югала
Сумкасын болгаган нәни кыз.
Кайларга качасың, балачак,
Их, вакыт, ник уздың болай тиз.

Чыңлама, кыңгырау, чыңлама.
Йөрәкне өзәсең болай да
Ак томан эчендә балачак
Тоз салаәрнегән ярага:
«Дәү булдың, ич инде, мин китәм.”
Китмә, син, югалма, балачак,
“ Мин китәм,хуш инде, и бала,
Ак юллар, ак бәхет телимен.
Кайларда булсаң да, гомерләр үтсә дә,
Онытма самими чагыңны
Югалтма сабыйчак дустыңны.”

Китмә син,балачак,китмә син!

Хөснетдинова Эльмира Рөстәм кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Әхтәмова Ранилә Фәнис кызы
8 “А” сыйныфы укучысы шигырьләре

Сугыш

41дә керде илгә фашист
Кол итәргә диеп илемне.
Бирешмәде халкым дошманга
Әзерләде улын сугышка.

Кинәт сугыш килде илемә,
Беркем дә юк якын-тирәдә.
Үтерде ул барын, һәммәсен:
Улын, кызын, хәтта, әнкәсен.

Көн димәде, төн димәде
Ата-баба илне саклады.
Дошманга каршы торып,
Һәркөн саен алга атлады.

45тә килде Җиңү
Фашист артка чигенде.
Күпме җаннар башын салды,
Саклар өчен илемне.


Укытучылар

Хәтеремдә әле минем
Чәчәк тотып килгәнем.
Китап, дәфтәр алып,
Зур ишектән кергәнем.

Укытучылар классларда
Безне каршы алалар.
Ак күңелле, чибәр йөзле
Матур, матур апалар.

Алар безгә бик якыннар
Алар бит мөгаллимнәр.
Безгә күп белем биргән,
Бик кадерле кешеләр.


Кыш.

Матур-матур ап-ак карлар
Әкрен генә җиргә төшәләр.
Юка гына бозлар ялтырый юлдан,
Йокымсырап утыра калын урман.

Кышкы төндә карлы урман юлын,
Карап торсаң хәйран калырлык.
Гүя монда сихри әкият төсле
Акка күмелеп торган матурлык.

Яз килде.

Бер дә сизелмичә генә
Яз айлары да җитте.
Сыерчыклар, сандугачлар,
Җылы яклардан килде.

Каеннар да, имәннәр дә
Яшел төскә ябынды.
Аяз, зәңгәр күк йөзендә
Сары кояш балкыды.

Табигать гаҗәпләндерә
Һәр гүзәллеге белән.
Карап туймаслык иттерә
Һәрбер карашы белән.



Нуриева Алинә Фәнис кызы
8 “Б” сыйныфы укучысы шигырьләре

Укытучы – белем иясе.

Гаять катлаулы һөнәр ул-
Укытучы булуы.
Моны үзем дә беләмен :
Әнием - Укытучы.

Бик күп дәфтәрләр тикшерә,
Дәресләр дә аңлата .
Ә балалар адым саен,
Сорау биреп аптырата.


Укытучым

Укытучы - ул белемачкычы.
Укытучы – ул яклаучы.
Безгә белем бирер өчен,
Бар нәрсәгә әзер торучы.

Дәрескә керү белән
Сорый башлап хәлләрне,
Аннары дәфтәрләргә
Яздыра кагыйдәләрне.

Ничек кенә булса да,
Тырышабыз аңларга.
Ул сөйләгән сүзләрне
Ашкынабыз ятларга.

Бар кеше дә хөрмәт итә,
Укытучы һөнәрен .
Шуңа күрә көтеп алам
Татар теле көннәрен...

Замана

Кешегә нәрсә җитми дөньяда?
Яшәүнең мәгънәсе кайда?
Бар кешедә шушы сорауга
Җавап таба алсын кайда?

Әйе, тормыш кайбер вакыт,
Бик кырыс булабезгә
Тик кайгым булды диеп,
Нәрсәгә бирешергә?

Хәзерге заман яшьләре
Проблема дип чабалар.
Өлкәннәр белсә шушыны
- Абау! -дип шаккаталар.

Нинди замана соңбу?
Кеше бер-берсен аңламый,
Йә, Ходам, шуның өченме
Корылган бу замана?


Әни

Әнием, алтыным -
Гомерлек таянычым.
Һәрвакыт янымда син,
Шуңа да бәхетле мин.

Кечкенәдән белем биреп,
Яратып үстердең син,
Беренче укытучым да,
Сөеклем булдың син.

Син генә мине аңлыйсың,
Яратасың һәм назлыйсың.
Киләчәк юлымда да
Яхшылык кына телисең.

Шуңарга да яратамын,
Синсез яши алмамын.
Озын гомер, саулык, бәхет,
Сиңа теләп каламын!


Яңа ел киче

Яшьйөрәкләр бергә тибә,
Яңа ел кичендә.
Яңа елны каршылыйбыз,
Дусларым белән бергә.
Иске елны озатабыз,
Яңасына аяк басабыз.
Шушы көндә, шушы елда.
Бәхетле булыр халкым.
Барча өйдә җыелганда,
Барча туган, дуслар белән,
Сәгать теле якынлаша,
Басабыз яңа елга.
Яңа ел - бәхет елы,
Яңа ел – кеше җыры,
Бар тарафта яңгырый ул
“Бәхетле булсын елы!”


Нәни бала

Нәни бала тугач,
Шатланган идең ана.
Мин “Әни” булдымдиеп,
Шатлыгыңнанхәтта,
Яшьләрең тамган ана.

Анасы баласын кулына алганда,
Барысыннын да бәхетлеиде.
Ул бит баланы югалтырмын дип,
Һич тә уйламаган иде.

Ниләр булды дип?
Ялварасың Ходайга.
Нишләп минем балам ?-дип
Сорыйсын аннан.
Җавап кына юк Ходайдан...

Әни кеше хәзер нишләсен,
Баласыннан башка..
Нинди генә көчләр табарга тырышса да,
Баласын оныту мөмкин түгел,
Кечкенә булса да..


Дөнья рәхәтлеге

Бу дөньяда

яшәве рәхәт.

Бу дөнья -

үзе бер могҗиза!

Шушы көндә, шушы җирдә
Бар кеше “яшим“ дип куана.

Дөньядаяшәве -

үзе бер шатлык.

Әни дип, аваз салуы -

үзе бер татлылык...

Кайгыга салышма , авырлык очраса,
Бар бит бәхет тә , бу яхшыдөньяда.

Күпме күргән

танып белгән.

Югалып калмаган,

сөйләп биргән.

Әле тагынбеләселәрне
Күбесен белеп җитмәгән.

Яшә син шатланып,
Бу дөньяда мин бар диеп.
Үпкәләмә юк-барга
Уйлама начарлык та!



Минем беренче укытучым


Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч һәм сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез.
Сез иң гүзәл кеше икәнсез!

Ф.Яруллин “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”


Татар халкында “Хезмәт кешене бизи” дигән мәкаль бар. Җир йөзендә һөнәрләр күп. Һәр кеше үзенең яраткан эшен табарга тиеш. Хезмәт итмәгән кешегә, яшәү кызык түгелдер. Иң олы хөрмәткә лаеклы һөнәр – укытучы.

Укытучы – барлык һөнәрләргә юл ачучы. Укытучыдан башка беркем дә һөнәргә өйрәнә алмый. Шуның өстенә алар әле һөнәр генә түгел, ә тәрбия дә бирәләр. Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халкына хезмәт итә.

Укытучы балаларга язарга, китап укырга өйрәтә. Ә китап – иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша. Ул кешеләрне бәладан коткара, тормышны танып белергә өйрәтә.

“Китап – белем чишмәсе” – дигән мәкаль бар. Белем безнең тормышта иң зур роль уйный. Белемнән башка йортлар да төзеп булмый, кешене дә дәвалап булмый, автомобиль дә йөртеп булмый. Менә шул белемен безгә укытучылар бирә.

Миңа башлангыч белемен беренче укытучым – Гөлнара Илдусовна бирде. Ул көләч йөзе, ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы белән барыбызны да үзенә каратты, күңелләребезгә ачкыч тапты. Менә шулай зур сабырлык белән безне белем диңгезенә алып кереп китте. Гөлнара Илдусовна дәресләрне мавыктыргыч, кызык итеп алып бара белә. Авыр темаларны да аңлаешлы һәм җинел итеп аңлата, ә аңлашылмаучылык килеп чыкса, авырып китсәк, бик тиз сизеп ала. Һәрвакытта игътибар белән тыңлый, ярдәм итә. Мин үземнең олы күңелле укытучымны хөрмәтитәм. Аңа авыр һәм мактаулы эшендә уңышлар һәм сәламәтлек телим!

Шушы көннән башлап безнең өчен Кызгамады үзенең бөтен көчен. Безне сөйде, безгә белем бирде, Рәхмәт аңа изге эше өчен!

Кадыйрова Энҗе, 8б

Укытучы

Укытучы. Укытучы кем соң ул? Ни эшли? дип бакчадагы балаларга сорау бирсәң, шул ук вакытта җавап кайтарып бирәләр. “Ул безне мәктәпкә баргач укытачак. Безгә белем бирәчәк”, - дип әйтәчәкләр. Әлбәттә, кечкенә яшьтән үк әти-әниләрбезгә укытучы төшенчәсен ни дәрәҗәдә мөһим кеше икәнен аңлатып киләләр. Без үсә төшкәч, белем бирүен, шул белемне алгач, безнең укымышлы кеше булуыбызны аңлатып киләләр.

Укытучыул - иң мөһим, иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Дөньяда укытучы булмаса бар кеше надан булыр иде.

Һәрбер кеше укытучы һөнәрен сайларга җөрҗәт итми, бары тик кыю кеше генә укытучы була ала. Ул бик түземле, баларарны аңларга, аларны ярата, алар белән уртак тел таба белергә тиешләр. Бер яктан кырыс, усал булса да, икенче яктан ул дәресне көлеп, шаярып үткәреп җибәрә ала.

Балалар бакчасы. Соңгы ел. Без инде әзерлек классларына, мәктәпкә укырга йөрдек. Анда без үзебезнең иң беренче укытучыбыз белән таныштык. Ул миңа бик мөлаем, үз әнием кебек тоелды. Әле дә исемдә аның миңа: “Бу кыз минем сыйныфта укыячак”, - дип әйткәне. Әлбәттә, мин аныңсыйныфында укыдым. Ул бераз тәҗрибә туплаган, көчле укытучы иде. Үзе яшь булса да, безнең белән уртак тел табып, безне укытарга кереште.

Әниләр безне мәктәптә “ташлап” калдырдылар. Башлангыч белемне алгач, без өлкән укучылар булып, яңа укытучыларга күчтек. Без бик тиз аларга ияләштек. Алар арасында яраткан укытучылар да барлыкка килде. Әмма, беренче укытучым – яраткан укытучым булып кала.

Безнең мәктәптә укытучылар күп. Алар арасында күбесе квалифицирован укытучылар. Аларның һәрберсе төрлечә. Мин аларга хөрмәт белән карыйм һәм безгә белем бирүләре өчен аларга бик рәхмәтле.

Безнең класс җитәкчебез Кузьмина Ирина Анатольевна - минем яраткан укытучым. Ул бик тәҗрибәле, белемле укытучы. Ул алгебра белән геометрия дәресләрен алып бара. Аның дәресләрен һәрбер бала бирелеп тыңлый. Укытучыбыз үз дәресендә кырыс булса да, үз классының тәҗрибәсенә яңа-яңа көч сарыф итә. Ирина Анатольевна белән без сыйныф сәгатендә төрле-төрле темаларга ачыктан-ачык сөйләшәбез. Әниләребез кебек үк, ул да безне кирәк вакытта мактый, ә кайчак ачулана да белә. Ләкин без аңа үпкәләмибез, ә киресенчә, хатабызны төзәтергә һәм ул әйткәнчә эшләргә тырышабыз. Ул һәрвакыт безне кайгыртып тора. Төрле конкурслар булганда безгә ярдәм итә.

Ирина Анатольевна - минем яраткан укытучым. Мин аңа гомерем буе безгә, укучыларга, күрсәткән хезмәте өчен рәхмәтле булачакмын.

Сафиуллина Эльмира, 8б