#30 2010 нче ел

Уен кораллары турында табышмаклар.

  • Сиптерәләр, өздерәләр,
    Тарталар, сайраталар.
    Җырлатса да, елатса да,
    Үзен гел яраталар.

    (.................)

  • Борынгы булсам да, мине
    Онытып бетермиләр.
    Милли гармуныбыз диеп,
    Сәхнәдән төшермиләр.

    (................)

  • Иреннәргә терисең,
    Чиртеп, көйләр көйлисең.
    (.............)

  • Гармуннарның патшасы мин,
    Телләрем йөздәнартык.
    Яшьләр кулында йөримен,
    Тиз генә килмәс картлык.

    (.............)

  • Барысы дүрт кыл анда,
    Сызган чакта моңлана.

    (................)

  • Иң озын муен миндә,
    Иң кыска исем миндә.
    Кылларымны чирткәләп,
    Көй чыгар инде син дә.

    (...............)

  • Нечкә муен.
    Пар кыллар.
    Чиртер иде
    Бар куллар,
    Яшьләр уйный
    Белмиләр,
    Шуңа якын килмиләр.

    (................)

  • Сызгычыңны сызып җибәр-
    Көйләр агылсын әле.
    Йөрәкләргә мин чыгарган
    Моңнар кагылсын әле.
    Телгәләсен бәгырьләрне,
    Актарылсын уйлары.
    Башларыңны кыңгыр салып.
    Кылларымда уйнале.

    (..............)

  • Күреген дә тартмыйсың,
    Теленә дә басмыйсың.
    Авызыңа кабасың да
    Бер моңланып аласың.

    (...........................)

  • Бер телемдә - ике тавыш.
    Кыңгыравым чыңлатам.
    Биетәм дә, җырлатам да,
    Кирәк икән - елатам.

    (...................................)

  • Таш гасырдан ук киләм мин.
    Уйнап җибәрәм-өрсәң.
    Ватылып юкка чыгармын,
    Әгәр кулдан төшерсәң.

    (...........)

  • Телләре күп булган өчен,
    Ике рәткә тезгәннәр.
    Аның белән төрле илләр,
    Океаннар гизгәннәр.

    (...............)

Нуруллина Ләйсән, 5а

Җавапларны сызып чыгыгыз.
Калган хәрефләрдә бу әкият авторының фамилиясе яшеренгән.

         

Әлеге ике рәсем беренче карашка нәкъ бер төсле.
Игътибар белән карасаң, җиде аерма табарсың.

Гарифуллина Динара, 5а