#30 2010 нче ел

Тукай - милләтебез йөзек кашы



Син бер гөлме? Милләт бакчасының
Гөлләренә баскан былбылмы?
Син сайрыймсың хисле шигырьләрне?
Телләреңә баскан былбылмы?

М.Фәйзи





Апрель ае... Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукай туган. Рус халкының Пушкин вә Лермонтовы кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән бөек һәм даһи. Быел Габдулла Тукайның дөньяга килүенә 124 ел була.

Г.Тукай – 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Арча районының Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә туа. Габдуллага 5 ай булганда ул үлә. Әнисе аны Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча калдырып, Сасна авылына кияүгә чыга. Менә шушы көннән алып булачак шагыйрьнең газаплы тормышы башлана: ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетүләр, әлегәчә дөньяда бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп, үз гомерендә 7,8 хатын-кызга “әни” дип дәшкәне булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә: үз әнисе Мәмдүдә; усал, каты күңелле Шәрифә карчык; “Өчиле авылындагы бабасы йорты”, ягъни, үги әбинең 6 “күгәрчене” арасында 1 “чәүкә” булу.

Казан. Печән базары. “Асрамага бала бирәм, кем ала?” диеп кычкырып йөргәннән соң, базарда сатылу, түбәтәй чигүче Газизә һәм һөнәрче Мөхәммәтвәли йорты; кабат Өчиле: гүзәл табигатьле “Шүрәлеләр”, “Су аналары” туган Кырлай. Белем учагы булган Җаек, мәдәният үзәге Казан. Шагыйрьнең гомер юлы әнә шундый. Шуңа да карамастан, авыр балачак, гади булмаган тормыш аша үткән Тукаебыз, алтын сүзле каләме ярдәмендә, татар мәдәниятендә олы мирас калдырган. Һәрберебезнең төп бурычы – шул мирасны буыннан буынга тапшыру, саклау. Шул уңайдан һәр елны апрельдә шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрелә.

14.10.10 да бәйгенең район туры 98 нче мәктәптә булды. Безнең гимназия укучылары һәрбер номинациядә дә җиңү яуладылар: Фасахов Булат 5-8 нче сыйныфлар арасында, Минһаҗева Айнур ”Яшь шагыйрь”, 6 “А” сыйныфы укучылары “Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” номинациясендә.

21.04.10 бәйгенең шәһәр туры традицион рәвештә Г.Тукай музеенда булды. Бу юлы җиңүне 6 “А” сыйныфы укучысы Фасахов Булат яулады. Ә 26.04.10 исә конкурста 1 нче урын яулаган укучыларны дипломнар белән бүләкләделәр.

Минһаҗева Айнур, 9а