#30 2010 нче ел

05.04. ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН, ТР МИЛЛИ МУЗЕЕНЫҢ ТУГАН КӨНЕ

Кояшлы көн, күк йөзе зәп-зәңгәр, кошлар сайравы ишетелә. Нәкъ шушы матур көндә 6 нчы сыйныф укучылары милли музейга экскурсиягә барды. Бай экспозиция, яңа экспонатлар, кызыклы күргәзмәләр, эчтәлекле лекция укучыларны икенче бер дөньяга алып кергәндәй булды. Алар күп мәгълүматлар, яңалыклар белән танышты.


07.04.2010 АКЦИЯ “БЕЗ СӘЛАМӘТ, СЕЗ ДӘ КУШЫЛЫГЫЗ!”

Гимназиядә бөтендөнья сәламәтлек көненә карата “Без сәламәт, сез дә кушылыгыз!” темасына акция үткәрелде. Акциядә 5-7 сыйныф укучылары катнашты. Алар үтеп баручы кешеләрдән бүгенге көннең истәлекле булуы турында сораштырдылар. Үзләренең сәламәтлекләрен ничек саклаулары, көндәлек режимны үтәү-үтәмәүләре турында кызыксындылар.


08.04.2010 М.СӘЛИМҖАНОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ТЕАТР СТУДИЯСЕ ФЕСТИВАЛЕ

Театр – ул гаҗәеп матур дөнья. Ул - могҗизалар иле һәм һәр кешегә табышмак. Беренчеләрдән булып бу искиткеч дөнья белән 9А сыйныфы укучыларын “Фикердәш” театр студиясе таныштырды. Алар Ч.Айтматовның «Анам кыры» спектакле белән чыгыш ясап, шәһәрдә беренче урын яуладылар.

Тулырак мәгълүмат “Без булдырабыз” рубрикасында.


08.04.2010 “КАРЬЕРА ҺӘМ МӘГАРИФ” КҮРГӘЗМӘСЕ

6 - 8 нче апрельдә “Карьера һәм мәгариф” күргәзмәсе үткәрелде. Безнең гимназия “Мәгарифнең яңартылган эчтәлеге” секциясендә үзенең эшен тәкъдим итте, күргәзмәдә ИТ буенча директор урынбасары Сафиуллина А.Ф. катнашты.


09.04.2010 ЮБИЛЕЙ МЕДАЛЬЛӘРЕН ТАНТАНАЛЫ РӘВЕШТӘ ТАПШЫРУ

Гимназиядә “1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 65 ел тулу уңаеннан” юбилей медальләре тантаналы рәвештә тапшырылды.

Казан шәһәре Вахитов районы администрация башлыгының урынбасары Алсу Мөниповна Әсәдуллина тантаналы рәвештә Казан шәһәре Вахитов районы Яңа татар бистәсенең 166 тыл ветереннарына юбилей медальләрен тапшырды. Өлкәннәребезнең күзләрендә яшьләр иде, алар зур канәгатьләнү хисе белән үзләренең рәхмәтләрен җиткерде. Шулай ук медаль белән бүләкләр дә тапшырылды.


13.04.2010 ШИГЪРИЯТ БӘЙРӘМЕ

Апрель...Тукай... Туган тел... Бу сүзләр татар халкы өчен бик кадерле. ТР һәм республикадан тыш башка халыклар да апрель аенда шигърият бәйрәме, туган тел һәм Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтү традициягә кереп китте. Бу көнне Вахитов районының 96 нчы мәктәбендә “Шигъри сүз” бәйгесе үткәрелде. Анда безнең гимназиядән Вәлиев Инсаф (2а), Фасахов Булат (6а), Минһаҗева Айнур (9а) һәм 6а сыйныфы укучылары катнашты. Барысы да төрле номинациядә җиңүче булды.


13.04.2010 “АХ, СИН, КАҺӘР СУККАН СУГЫШ, НИШЛӘТТЕҢ...” ӘДӘБИ КИЧӘ

Бу көнне гимназиядә Б.Окуджава һәм В.Высоцкий иҗатына багышланган “Ах, син, каһәр суккан сугыш, нишләттең...” дигән әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә 11 нче сыйныф укучылары катнашты.


13.04.2010 ПЛАКАТЛАР БӘЙГЕСЕ

5-12 нче апрель көннәрендә гимназиядә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Мин тормышны сайлыйм» темасына плакатлар бәйгесе үткәрелде. Анда 5-8 нче сыйныф укучылары катнашты.

Бәйгенең нәтиҗәләре:

1 урын – 5б, 7б

2 урын – 6б, 5а

3 урын – 6а, 7а


15.04.2010 “СИНЕҢ КИЛӘЧӘК” ДӘРЕСЕ

15 нче апрельдә гимназиядә, Казан шәһәренең барлык мәктәпләрендәге кебек үк, “Синең киләчәк” темасына бердәм дәрес үткәрелде. Дәресне 11 нче сыйныф укучылары өчен, ТР ПФР идарәсе белгече Галина Ивановна Габдрәшитова үткәрде. Ул барлык укучылар өчен дә, пенсион системасының төп модернизациясе турында, аңлаешлы итеп сөйләде.


15.04.2010 "КАЗАНЬ-ЙОРТ" ФЕСТИВАЛЕ

Традицион рәвештә һәр ел саен Казан шәһәренең татар мәктәп һәм гимназия укучылар арасында “Казан-йорт” фестивале үткәрелә. 15 нче апрельдә А.Алиш исемендәге балалар иҗаты үзәгендә фестивальнең район туры үткәрелде.

Анда 9 нчы сыйныф укучылары Касыймов Д., Тукаев Ш., Гейдарова А. чыгыш ясады.


16.04.2010 МАКУЛАТУРА ҖЫЮ

15-16 нче апрель көннәрендә гимназиядә макулатура җыелды.

Нәтиҗәләре:

Гранпри- 8Б кл. 328 кг

1 урын - 5б кл. 253 кг

2 урын - 3б кл. 136 кг

3 урын - 6б кл. 108 кг

4 урын - 2а кл. 103 кг

5 урын - 4а кл. 96 кг

6 урын - 5а кл. 56,5 кг

7 урын - 3а кл. 53,5 кг

АФӘРИН! Укучыларга һәм әти-әниләргә бик зур рәхмәт!!!


16.04.2010 “РОССИЯГӘ ПАТРИОТЛАР ҮСТЕРӘБЕЗ” БӨТЕНРОССИЯ БӘЙГЕСЕ

16 нчы апрельдә Бөек Ватан сугышында җиңүгә 65 ел тулу уңаеннан “Россиягә патриотлар үстерәбез” исемле Бөтенроссия конкурсына дипломнар тапшырылды.

Казан шәһәре Вахитов районы 1нче татар гимназиясенә хәрби-патриотик эшне иң яхшы оештыручы һәм конкурсларда актив катнашканы өчен, җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

Шулай ук, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 65 ел тулу уңаеннан “Россиягә патриотлар үстерәбез” исемле Бөтенроссия конкурсында актив катнашканы һәм үз өлешен керткәне өчен, шәхсән 1 нче татар гимназиясе директоры Шәмсиева Гөлфия Гаязовна рәхмәт хаты белән бүләкләнде..

17.04.2010 2-7 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН I ШӘҺӘР ЭКОЛОГИЯ ФОРУМЫ

17 нче апрельдә 126 нчы гимназиядә 2-7 нче сыйныф укучылары өчен “Зилантёнок” исемле I шәһәр экология форумы үткәрелде. Бу форумда безнең гимназиядән Әхмәтҗанов Дастан (6б), Волкова Анастасия (6б), Хәсәнова Рамилә (6а) сыйныфы укучылары катнашты.


19.04.2010 “КАЗАН_ЙОРТ” ШӘҺӘР ФЕСТИВАЛЕ

Ел саен Татарстанда, татар мәктәпләре һәм гимназияләре өчен, “Казан-йорт” фестивале үткәрелә. Быел бу фестиваль 19 нчы апрельдә “АК БАРС” яшьләр үзәгендә булды. Казан шәһәренең татар мәктәпләре һәм гимназияләре директорлары, милли тәрбия эшләре директор урынбасарлары һәм концертта катнашучы балаларның әти-әниләре тамашачы иде.

Барлык катнашучылар да “Казан-йорт фестивале лауреатлары” дигән дипломнар белән бүләкләнде. Безнең районнан 1 нче татар гимназиясе, 98 нче мәктәп һәм “Идел” 7 нче музыка мәктәбе катнашты. Безнең “Театр студиясе” Ф.Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” әсәрен сәхнәләштерде. Артистларыбызның чыгышы барлык тамашачыны да дулкынландырды. Копетентлы жюри әгъзалары безнең укучыларның чыгышын югары бәяләде һәм 1 урын бирде.


19.04.2010 ТУКАЙ КАБЕРЕ

Мәктәп үзидарәсенең туган якны өйрәнү музее әгъзалары, музей җитәкчесе Шәмсетдинова Г.Х., тарих укытучысы Әхметшина А.Т., сыйныф җитәкчесе Гыйлаҗева Г.Ф. белән бергә Г.Тукайның туган көне алдыннан шагыйрьнең, башка татар эшлеклеләре каберләренә бардылар һәм чистарттылар.


21.04.2010 ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕНӘ КАРАТА “ЮЛЛАРДА КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК” УЕНЫ

Чәршәбме көнне 5а һәм 5б сыйныфы укучылары Балалар иҗаты үзәгендә юл йөрү кагыйдәләренә карата “Юлларда куркынычсызлык” уенында катнашты. Уен бик кызык һәм мавыктыргыч иде. Укучылар үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр һәм уеннан зур канәгатьлек алдылар. Мондый методик уеннар балалар өчен юлларда һәм юл йөрү билгеләрен белү ориентирын үстерә. Балалар иҗаты үзәгенә бик зур рәхмәт.


23.04.2010 «МӘҢГЕЛЕККӘ ЮЛ»

Апрель аенда татар халкы үзенең сөекле улы Г.Тукайның туган көнең үткәрә. 1 нче татар гимназиясе укучылары 23 нче апрель көнне шагыйрьнең тууына 124 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль композиция уздырдылар. Анда 2-7нче сыйныф укучылары катнашты. Кичәдә шагыйрьнең туган бишегеннән алып тормыш юлы хәтердә яңартылды, иҗатының мәңгелек булуы тагын бер кат исбатланды.


26.04.2010 ТУКАЙ БӘЙРӘМЕ

26 нчы апрель – Тукай бәйрәме, туган тел бәйрәме, шигырь бәйрәме ул. Г.Тукайның М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры каршындагы һәйкәле янында елдагыча шигырь бәйрәме уздырылды. Анда 5а, 6а сыйныфы укучылары катнашты. 6А сыйныфы укучысы Фасахав Булат, барлык татар зыялыларын сокландырып, илһамландырып «Китмибез» шигырен сөйләде.