#30 2010 нче ел

Апрель

Апрель ае үзенең җылы канатларын җәеп җибәрде дә язның гүзәллеген тирә-юньгә таратты. Кояшның кайнар нурлары битне иркәлиләр, кытыклыйлар; күңел дәрьясы шатлыктан, яшьлек бәхетеннән ташып тора. Урам буйлап барганда, һәр кешегә елмаясы, эчеңә сыя алмый торган бәхетең белән уртаклашасын килә.

Ә мәктәптә тормыш кайный. IV чирек кыска булса да, 11, 9 нчы сыйныфлар имтиханнарга әзерләнү белән мәшгуль.

9 нчы апрель көнендә безнең гимназиядә тылдагы ветераннарга медальләр тапшыру чарасы узды. Тантаналы бүләкләү вакыты гимназия укучыларының төрле кызыклы чыгышлары белән үрелеп барды. Барлыгы 160 ветеранга медаль тапшырылды.

Гимназиядә төрледән-төрле, мавыктыргыч спорт чаралары да үткәрелә: сыйныфлар арасында волейбол, пионербол буенча ярышлар узды.

Театр... Бу сүзнең тылсымлы көченә төшенү өчен, үзеңә театр сценасы, репетицияләр, чыгышлар аша үтәргә кирәк. Шундый мавыктыргыч дөньяга безне, 9 “А” сыйныфы укучыларын, “Фикердәш” студиясе алып китте. Без, Надршина Айсылу, Пашаева Фирүзә, Сәйфетдинова Алсу, Минһаҗева Айнур, Касыймов Динар, Тукаев Шамил, Бабаханов Дастан, театр студиясенә ике ел йөрибез. Җитәкчеләребез – Гыйльфанова Сания Хәсәновна һәм Камалиева Нурсөя Камалиевна – талантлы режиссер һәм актрисалар. Алар безгә актерлыкның асылына төшенергә ярдәм иттеләр, образга керүнең осталыкларын күрсәттеләр.

Безнең быелгы сәхнәгә куеласы әсәр Ч.Айтматовның “Анам кыры”. Бу номерны без Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышладык. Беренче тапкыр чыгышыбыз Балалар иҗаты үзәгендә театр студияләре ярышының район турында булып узды. Әлбәттә, дулкынландык... Ләкин сәхнәгә чыккач, күңелдә ниндидер җиңеллек, сихри бер моң сизелә башлады... Бу бәйгедә без I урын яуладык.

Шәһәр туры исә Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты үзәгендә үтте. Көчле студияләр белән ярышу, кызыклы номерлар карау, театр дөньясында кайнау - барысы да безнең яшь күңелләрдә горурлык хисләре уятты. Бу юлы да без I урынга ирештек.

Татар мәктәпләре, гимназияләрендә укучы балаларның иҗатын ачыклау буенча “Казан - уртак йортыбыз” дип исемләнгән шәһәр фестивалендә “Фикердәш” студиясе катнашты. Аларның бу да чыгышы Җиңүнең 65 еллыгына багышланган иде: Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы буенча композиция тәкъдим иттеләр. Дулкынландыргыч мизгелләрдән соң җиңүчене әйттеләр: безнең “Фикердәш” студиясе кубокка лаек булды.

8 нче апрель көнне “Фикердәш” студиясе 80 нче мәктәпкә юл тотты. Марсель Салимҗанов исемендәге театр студияләре фестиваленең башында 5 балалар бакчасы чыгыш ясады. Аларның да номерлары кызык иде, бер мизгелгә балачак хатирәләре ләззәтенә чумдык. Мәктәп студияләреннән без беренче булып чыгыш ясадык.

Көнебезнең күңелле һәм кызыклы үтүенә без бик шат. “Фикердәш” студиясе безгә шәхес буларак формалашырга, ачылырга, гомернең олы юлына басканда көчле рухлы кеше булырга ярдәм итә, тормыш тәҗрибәсен баета.

Безнең гимназия укучылары төрле фәнни конференцияләрдә дә актив катнаша. 26-29 март көннәрендә КДУ да узган Н.Лобачевский исемендәге XI Идел буе конференциясендә Әхмәтҗанова Диләнур, Гайнуллина Эльмира, Минһаҗева Айнур катнаштылар.

17 нче апрель көнне 2-7 нче сыйныф укучылары өчен I шәһәр экология форумы үткәрелде. Безнең гимназиядән 6а сыйныфы укучысы Хәсәнова Рамилә (“Аквариумдагы балыклар” темасы), 6б сыйныфы укучылары Әхмәтҗанов Дастан (“Венера башмакчыгы” темасы), Волкова Анастасия (“Әрләннәр” темасы) катнашты. Алар “Табигатьтә күзәтүләр” секциясендә үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен якладылар.

II шәһәр экология форумы “Зилантенок” “Чиста һава” темасына 2011 нче елда үткәрелә. Анда 2-7 нче сыйныф укучылары катнаша алачак. Барыгызны да шушы II шәһәр экология форумында катнашуыгызны көтеп калабыз. Уңышлар!


Чәршәбме көнне, ягъни 21 нче апрельдә 5а һәм 5б сыйныфы укучылары Балалар иҗаты үзәгендә юл йөрү кагыйдәләренә карата “Юлларда куркынычсызлык” уенында катнашты. Уен бик кызык һәм мавыктыргыч иде. Укучылар үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр һәм һәрбер уен төреннән зур канәгатьлек алдылар. Мондый методик уеннар балалар өчен юлларда һәм юл йөрү билгеләрен белү ориентирын үстерә. Балалар иҗаты үзәгендә эшләүче һәм мондый эчтәлекле, үзенчәлекле уеннарны оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез.

Минһаҗева Айнур, 9а,

Әхмәдиева Земфира Әхтәмовна,
биология укытучысы