#30 2010 нче ел

Бөек Җиңүгә 65 ел

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ТАТАР ӘДИПЛӘРЕ


Аитзәк Аитов (1908-1941)

1908 елның декабрендә хәзерге Саратов өлкәсенең Дергач районы Алтата авылында туа. Шигырьләр, очерклар, мәкаләләр яза. Аларнын күбесе 1930-1937 елларда Донбасста (ул чакта—Сталино шәһәрендә) татар шахтерлары өчен чыгып килгән «Пролетар» газетасында дөнья күргән.

Сугышның беренче көннәреннән үк Аитзәк Аитов фронтның алгы сызыгында. 1941 елның 23 октябрендә Смоленск өлкәсендәге Демидов шәһәре өчен барган бәрелешләрнең берсендә ул дошман пулясыннан һәлак була.


Әсгать Айдар (1906-1959)

1906 елның 6 июнендә элекке Самара губернасының Иски Сорочи дигән татар авылында туа. Шигырьләр, хикәяләр, повестьлар яза. Сугышка кадәр «Кызыл Үзбәкстан» (Ташкент), «Кызыл Татарстан» (Казан) һәм «Коммунист» (Мәскәү) газеталарында әдәби хезмәткәр, аннары Казанда Татарстан дәүләт нәшриятында мөхәррир һәм Татарстан радиокомитетында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.

Сугышның башыннан ахырынача Әсгать Айдар хәрәкәттәге армиянең алгы сызыгында була, солдат-разведчик һәм гвардияче старшина сыйфатында бик күп канлы бәрелешләрдә катнаша, берничә тапкыр авыр яралана, сугышчан батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнә.


Абдулла Алиш (1908-1944)

1908 елның 15 сентябрендә элекке Казан губернасының Спас өязе Көек авылында туа. Сугышка кадәр татарча чыга торган «Техника» журналында, «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналында эшли, аннары Татарстан радиокомитетында әдәби мөхәррир вазифасын башкара.

Утызынчы еллар—Абдулла Аташның әдип буларак иң күтт язган, әкиятләре, шигырьләре, хикәяләре һәм пьесалары белән үзен яшь укучыларга таныткан чор.

Ул 1941 елның июль аенда армиягә алынып, фронтка озатыла һәм солдат-радист сыйфатында Орел өлкәсендә барган оборона сугышларында катнаша.

Шул елның 12 октябрендә Брянск шәһәре тирәсендәге канлы бәрелешләр вакытында чолганышта калып, ул дошман кулына эләгә. Хәрби әсирләр лагерендә чагында татар әсирләреннән төзелгән «Идел-Урал легионы»нын антифашистик яшерен оешмасында катнаша. 1943 елның августында яшерен оешманың эше ачылып, Муса Жәлил һәм аның көрәштәшләре кулга алына. 1944 елның 25 августында алар җәзалап үтерелә.


Нури Арсланов (1912-1991)

1912 елның 19 сентябрендә Казакъстанның Кызылъяр каласында туа.

Сугышка кадәр «Пионер» журналы һәм «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында рәссам булып эшли.

1941 елның август аенда армиягә алына. Рота командиры сыйфатында Төньяк-Көнбатыш фронтның Ржев шәһәре юнәлешендәге канлы сугыш хәрәкәтләрендә катнашып, авыр яралана. Фронттагы сугышчан хезмәтләре өчен совет хөкүмәте аны «Кызыл йолдыз» ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкли.

Нури Арсланов әдәбиятка сугыш тәэсирләреннән туган «Мәхәббәт» (1942) һәм «Рус кызы» (1943) исемле поэмалары белән килеп керә, тора-бара күренекле шагыйрьгә әверелә.


Мөхәммәт Әблиев (1900-1941)

1900 елның 15 июлендә Татарстанның Кама Тамагы районы Даныш авылыңда туа.

Каләм иясе буларак ул егерменче елларда таныла башлый. Повестьлар яза, драматургия өлкәсендә каләмен сыный, 1937 елда үзенең атаклы «Шәмсекамәр» драмасын яза.

Мөхәммәт Әблиев сугышның беренче көннәреннән ук укчы дивизиянең сәяси бүлеге комиссары сыйфатында фронтның алгы сызыгында сугыша һәм. күп тә үтми, дошман пулясыннан һәлак була.


Әхтәм Әминев (1918-1942)

1918 елда Башкортстанның Илеш районы Әнәс (Әнәч) авылында туа. Үсмер чагында Свердловск өлкәсендә татар телендә чыгып килгән «Социализм юлы» газетасында шигырьләрен бастыра башлый. Аннары Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кереп, сугыш башланган елны институтны тәмамлый. Шул ук елның декабрендә ул фронтка китә һәм берничә айдан, 1942 елның апрелендә, Калуга өлкәсендә барган бәрелешләрнең берсендә каты яраланып, аңына килә алмыйча вафат була.



Юныс Әминев (1921-1982)

1921 елның 1 декабрендә Татарстанның хәзерге Әгерже районы Салагыш авылында туа.

Ул, 1940 елнын ноябрендә гаскәри хезмәткә апынып, 1942 елнын мартына кадәр хәрби мәктәптә укый, аннары взвод командиры сыйфатында Дон фронтына җибәрелә. 1943 елнын 6 мартында яралы һәм контузияле хәлендә дошман кулына әсир төшә һәм 1944 елнын августында совет гаскәрләре азат иткәнгә кадәр Румыниядәге хәрби әсирләр лагеренда тоткынлыкта яши. Сталино (хәзерге Донецк) шәһәреңдәге 240нчы совет лагеренда әсир төшү сәбәпләрен ачьпслау буенча махсус хәрби тикшерүне үткәннән сон, 1945 елның гыйнварында янәдән фронтка җибәрелә, сугыш беткәнче атты сызыкта була, Будапештны штурмлауда, Братиславаны азат итү сугышларында катнаша, гагын яралана. Сугышны ул Прага шәһәрендә тәмамчым.

Юныс Әминев сугыштан соңгы елларда чын-чынлап торып әдәби ижат эшенә керешә һәм, тора-бара, күренекле драматургка әверелә.


Габдрахман Әпсәләмов (1911-1979)

1911 елнын 28 декабрендә хәзерге Мордва республикасының Рыбкин районы Иске Аллагол авылында туа.

Әдәби ижат белән яшьтән үк кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза, мәсәлән, «Маһинур» исемле хикәясе «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында 1937 елда дөнья күрә. 1940 елда ул читтән торып М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый.

1941 елның августында Габдрахман Әпсәләмов сугышка китә. Әүвәл Карелия фронтының диңгез бригадасы составында миномет расчеты командиры, аннары 1943 елның җәеннән 1945 елнын маена кадәр шул ук фронтта чыккан «Ватан өчен сугышка» дигән татарча газетаның җаваплы сәркәтибе була.

Сугыштан соң Габдрахман Әпсәләмов, җиң сызганып, әдәби иҗат эшенә чума, күп санлы романнар иҗат итеп, күренекле язучыга әверелә.


Абдулла Әхмәт (1905-1976)

1905 елнын 25 мартында хәзерге Курган өлкәсенең Притобольный районы Звериный дигән татар авылында туа. Утызынчы елларда хикәяче буларак таныла, «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналында әдәби хезмәткәр булып та эшли.

Абдулла Әхмәт сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә, алгы сызыкта гади солдат була, яралана, госпитальдән сон—яңадан алгы сызыкта. 1943 елдан башлап сугыш беткәнчегә кадәр ул «Алга, дошман өстенә!» исемле татарча фронт газетасында хәрби мөхбир булып хезмәт итә.

Сугыштан сон Абдулла Әхмәт проза һәм драматургия жанрларының һәр икесендә дә нәтиҗәле эшли.


Мөхәммәт Әхмәтгалиев (1920-1943)

1920 елнын 21 февралендә Казан шәһәрендә туа. Беренче шигырьләре 1935 елда «Мехчы», «Яшь ленинчы» газеталарында, «Пионер» журналында, күмәк җыентыкларда һәм альманахларда дөнья күрә.

Мөхәммәт Әхмәтгалиев 1942 елның 22 маенда фронтка җибәрелә һәм 1943 елның 27 августында Смоленск шәһәре тирәсендә барган авыр сугышлар вакытында дошман пулясыннан һәлак була.



Госман Бакиров (1896-1982)

1896 елнын 12 мартында хәзерге Татарстанның Арча елда дошман кулына әсирлеккә эләгә, аннан котылгач, туган якка кайтып, укытучылык итә. Егерменче елларда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасын оештыру эшләрендә якыннан катнаша, үзе дә биредә беренче хикәяләрен, очеркларын бастыра. Утызынчы елларда балалар язучысы булып таныла.

Госман Бакиров 1942 елда үзе теләп фронтка китә, башта орудие командиры сыйфатында, аннары «Ватан намусы өчен» исемле татарча фронт газетасының хәбәрчесе буларак, сугышның ахырынача алгы сызыкта була. Ул үз гомерендә икенче тапкыр (Беренче бөтендөнья сугышы вакытында һәм хәзер бу сугышта) Украинаның Тернополь шәһәрен азат итүдә катнашкан зат.


Кәшфи Басыйров (1906-1943)

1906 елнын 17 апрелендә хәзерге Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туа.

Беренче хикәяләре 1925 елда дөнья күрә башлый. 1934 елның көзеннән 1942 елга кадәр ул Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә корректор, техник редактор һәм тәрҗемәче булып эшли.

1942 елнын гыйнварында Кәшфи Басыйров армиягә алына һәм 1943 елнын 16 гыйнварында фашистларга каршы сугышта, батырларча һәлак була.

Кәшфи Басыйров әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә шактый нәтиҗәле эшләп калырга өлгерә. Ю. Лебединскийнын «Неделя» («Бер атна» 1936), М. Лермонтовның атакчы «Герой нашего времени» («Безнең заман герое» 1937), Н. Гогольнең мәшһүр «Мертвые души» («Үле җаннар», 1947) романнары, В. Короленко, А. Чехов һ. б. рус язучыларынын әсәрләре татар укучысына аның тәрҗемәсендә барып ирешә.


Салих Баттал (1905-1995)

1905 елның 5 августында Татарстанның хәзерге Алексеевск районы Зур Тигәнче авылында туа.

Шагыйрь, прозаик һәм драматург буларак ул сугышка кадәрле үк таныла башлый.

Ватан сугышы чорында Салих Баттал Хәрби һава көчләренең Тын океан флотында хәрби очучы булып хезмәт итә (1941-1945), япон империалистларына каршы сугышларда катнаша, шәхси батырлыклары өчен сугышчан медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан сон Салих Баттал күләмле поэмалары, шигъри романнары белән киңкүләм танылу алды.


Нур Баян (1905-1945)

1905 елның 15 маенда Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында туа.

Ул егерменче елларда, Казандагы татар-башкорт хәрби мәктәбендә укыганда ук әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый, шигырь һәм поэмалардан торган берничә китап бастырып чыгара. 1932-1938 елларда Татарстан дәүләт нәшриятында мөхәррир һәм матур әдәбият бүлегенең мөдире вазифаларын башкара. Чын мәгънәсендә шагыйрь булып таныла.

Нур Баян сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә, әүвәл полк партия оешмасы сәркатибе, аннары дивизия газетасы редакторы һәм, ниһаять, полк командирының сәяси эшләр буенча урынбасары сыйфатында фронтнын алгы сызыгында хезмәт итә. Жинү көненә нибары унбиш көн кала, 1945 елның 23 апрелендә, Австрияне азат итү өчен барган сонгы сугышларның берсендә подполковник, шагыйрь Нур Баян дошман пулясыннан һәлак була.


Ислам Беляев (1926-1986)

1926 елнын 14 мартында Татарстанның Тәтеш кантоны Уразлы авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач та, ул армиягә алына, Боек Ватан сугышында катнаша.

1954 елдан «яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасында эшли башлый, аннары исә Татарстан китап нәшриятында өлкән редактор, редакция мөдире вазифаларын башкара. Укучыларга шигырьләре һәм повестьлары белән таныла. Ул—«Габдулла Тукай» исемле документаль фильмның (1966) сценарий авторы.


Касыйм Вахит (1916-1942)

1916 елның 16 мартында хәзерге Башкортстанның Әлшәй районы Нигъмәтулла авылында туа.

Беренче шигырьләре 1932-1933 елларда Уфадагы «Коммуна» (хәзерге «Кызыл Таң») газетасында басыла башлый. Ул поэзиянен торле жанрларында каләмен сынап карый. Татарстандагы көндәлек матбугатта «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан» газетасында, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары»), «Чаян», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналларында әсәрләрен еш бастыра.

Сугыш башлануга, әле яңа гына Казан педагогия институтының татар филологиясе бүлеген тәмамлаган Касыйм Вахит үзе теләп фронтка китә һәм сугышның беренче көннәреннән үк алгы сызыкта булып, 1942 елнын 4 октябрендә Сталинград өчен барган канлы бәрелешләрнең берсендә дошман пулясыннан һәлак була.

Сугышчан иптәшләре аны Шелемка дигән авыл янындагы туганнар каберлегенә җирлиләр.


Хәй Вахит (1918-1978)

1918 елнын 20 декабрендә Татарстанның хәзерге Биектау районы Мәмдәл авылында туа.

Казан музыка училищесын тәмамлаганнан соң, ул армиягә алына, хәрби жыр-бию ансамблендә җырчы булып хезмәт итә, соңыннан, сугыш башлангач, разведчик-артиллерист сыйфатында Беренче Белоруссия фронтында барган каты сугышларда катнаша, Польшага кадәр сугышчан юл уза.

Гәрчә сугышка кадәр үк яза башласа да, Хәй Вахит күренекле драматург дәрәҗәсенә сугыштан сон ирешә. Ул татар драматургиясен һәм татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә.


Әзһәр Габиди (1926-2001)

1926 елның 25 сентябрендә Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында туа. Сарман урта мәктәбен тәмамлагач, 1943 елны фронтка китә. Яраланып яу кырыннан кайткач, 1950 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Утыз ел буена урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта.

Әзһәр Габиди балалар өчен язган шигырьләре белән танылды.





Ибраһим Гази (1907-1971)

1907 елның 4 февралендә Татарстанның хәзерге Кама Тамагы районы Иске (Олы) Карамалы авылында туа.

Ул утызынчы елларда әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый, Казанда чыга торган «Авыл яшьләре» журналында һәм «Кызыл яшьләр» газетасында мөхәррирлек вазифаларын башкара.

1943 елдан башлап җиңү көннәренә кадәр Ибраһим Гази хәрәкәттәге армия сафында фронтта татар телендә чыга торган «Сталин байрагы», «Кызыл Армия» газеталарында хәрби корреспондент булып хезмәт итә.

Сугыштан соң язган роман-повестьлары белән Ибраһим Гази күренекле әдипләр сафына басты.


Нур Гайсин (1914-1995)

1914 елның 2 ноябрендә Башкортстаннын хәзерге Чакмагыш районы Әхмәт авылында туа.

Утызынчы елларда ук аның беренче шигъри мәҗмугалары дөнья күрә.

Сугыш башлангач, ул армиягә алына, әүвәл зенитчы артиллеристлар әзерли торган хәрби курсларда укый, ә 1942 елның апреленнән сугыш беткәнчегә кадәр һава оборонасы гаскәрләрендә взвод һәм зенит батареясы командиры була. Баталар шагыйре һәм прозаик буларак сугыштан сон таныла.


Әнәс Галиев (1920-1996)

1920 елнын 3 апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында туа.

1940 елда солдатка алына һәм сугышның беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында була. 1942 елның сентябрендә, Майкоп шәһәре тирәсендә барган канлы бәрелешләр вакытында, артиллерист Ә. Гапиев чолганышта катып, контузияле хәлдә дошманга әсир төшә һәм 1945 елнын апрелендә союздаш гаскәрләр тарафыннан азат ителә.

Әнәс Гапиевнен беренче шигырьләре 1937 елда «Кызыл яшьләр» газетасында басыла, аннары исә ике шигырь китабы дөнья күрә (1938, 1940).

Сугыштан сон ул, нигездә, прозаик буларак танылу алды.


Габдулла Галиев (1920-1941)

1920 елның 20 июнендә Татарстанның Теләче районы Шәдке авылында туа.

Утызынчы елларда анын әдәби эшчәнлеге башлана. Бер-бер артлы яшь шагыйрьнең Татарстан дәүләт нәшриятында ике китабы—«Яшел бөреләр» (1939), «Үсәбез» (1940) дөнья күрә.

Габдулла Галиев, 1939 елда гаскәри хезмәткә алынып, Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында була. 1941 елның сентябрь аенда Украинадагы Каменец-Подольский шәһәрен саклау өчен барган бәрелешләрнең берсендә ул дошман пулясыннан һәлак була.


Әхмәтҗанова Рушания Самигулловна,
китапханәче