#30 2010 нче ел

Гап-гади карабодай

Үзе тәмле, файдалы, туклыклы карабодайдан башка аш өстәлен күзалдына китерү кыен. Баксаң, карабодайның составында кеше организмы өчен кирәкле бөтен файдалы матдәләр дә бар икән. Аксымнар, крахмал, шикәр, органик кислоталар, В1, В2, РР, Р витаминнары, шулай ук тимер, кальций, фосфор, бакыр, цинк, бор, йод, никель, кобальт кебек макро һәм микроэлементлар. Карабодайны, аеруча, калкансыман биз һәм ашказаны асты бизе, бөерләр һәм ашкайнату эшчәнлеге бозылганда ашарга кирәк. Шулай ук кан басымы югары булган, ревматизм, артриттан интеккән кешеләр өчен һәм нерв системасына зыян килгәндә шифасы күп. Шикәр авырулы кешеләр өчен таралып торган карабодай боткасы иң яхшы ризык, чөнки анда углеводлар бик аз күләмдә.

Карабодай рецептлары:

• Тән пешкәндә: сары төскә кергәнче кыздырылган карабодай онын су кушып ботка сыман масса ясарга һәм җәрәхәт урынына сөртергә.

• Сару кайнаганда: табада кыздырып төелгән карабодайны чәй кашыгы очына элеп кенә ач карынга көнгә өчәр тапкыр эчәргә.

• Йокысызлыктан һәм муен остеохондрозыннан: карабодай ярмасы һәм ярма кабыгы тутырылган мендәр ярдәмгә килер.

• Карабодай башны эшләтә, имтиханга барасы көнне иртәнге ашка карабодай боткасы ашарга киңәш ителә.


Абрикосның файдасы

Казан базарлары рәтләре оҗмах җимешләреннән сыгылып тора, кибеттәгегә караганда сайлау мөмкинлеге дә күбрәк. Ел әйләнәсе кибет киштәләреннән төшмәгән алма, банан, әфлисун күчләрен әйләнеп узып, слива, чия һәм абрикоска сузыласың.

Абрикос яки өрек җимешенең составына 27 процентына тиклем шикәр (сахароза), алма, лимон, шәраб кислоталары, пектин, крахмал, минераль тозлар, дуплау матдәләре (дубильные вещества), С, РР витаминнары, А, В1, В2, В15 провитаминнары керә. Кипкән өректә шикәр күләме 50% җитә. Төшләренең 28% якын аксым, 50% тирәсе май тәшкил итә. Бу майның үзлелеге түбән булганга, аны күп кенә даруларны эретү өчен кулланалар, косметологиядә еш кулланалар. Шулай ук йөрәк-кан системасы авырулары белән җәфа чигүчеләргә дә ярдәм итә. Йөрәк ритмы, кан әйләнеше бозылганда, миокард инфаркты кебек авырулар булганда күрәгә файда китерә. Шикәр диабеты булган очракты өрек кулланырга киңәш ителми.

Зиатдинова Эльвина, 5а

Язгы дару үләннәре

Кара карлыган яфрагы (лист черной смородины)

Карлыганның яшь яфраклары тире авыруларыннан, төче авыруыннан (золотуха), салкын тигәндә, бөердә ташлар булганда, ревтамизмнан, буыннар авыртуыннан шифалы. Яшь яфракларны төнәтеп, чәй урынына да эчәргә ярый. Кара карлыган җимешләре согы һәм шикәр кушып ясалган сиробы ярдәмендә тамакка салкын тиюне, үпкәдәге гыжылдау тавышын, бума ютәлгә, эчәклектәге авыруларга каршы көрәшеп була. Шулай ук яртылаш гөлҗимеш согы белән кушып эчәргә мөмкин. Яфракларны карлыган чәчәк аткач җыялар.


Нәүрүз чәчәге (первоцвет)

Борынгы греклар аны “12 алла чәчәге” дип атаган. Май-июнь айларында сары чәчәк ата. Эфир майлары, гликозидлар, флавоноид, аскорбин кислотасы, каротин, марганецка бай. А һәм С витаминына кытлык кичергәндә эчелә. Тамырларыннан әзерләнгән дару чаралары пневмония, бронхит, бума ютәлдән шифалы. Шулай ук баш авыртканда, баш әйләнгәндә, хәлсезлек булганда, эч кипкәндә чәчәкләрен кайнар су коеп төнәтеп эчәргә кирәк. Яфракларын салат итеп ашыйлар. Авитаминоздан яхшы дәва. Яфракларын чәчәк ату чорында җыялар. Кояшта яки кызу мичтә тиз генә киптереп алалар. Акрын киптергәндә аскорбин кислотасы юкка чыга. Чәчәкләрне апрель-май аенда җыеп киптерәләр. Тамырын көзен яки язын казып алалар. Туфрагын коеп, җилләтеп алырга һәм киптерергә.


Үги ана яфрагы (Мать-и-мачеха)

Сулыш юлларына салкын тигәндә, ютәл, ларингит, фарингит, бронхит, пневмония, астма, туберкулёз, үпкә абсцессын хәтта үпкә гангренасын да дәвалауда файдасы зур. Өстәвенә, үги ана яфрагын гастрит, ашказаны, уникеилле эчәктә җәрәхәт, бавыр, сидек куыгы, бөер авыруларына һәм балаларда диатез булганда дәва. Шулай ук үлекле яраларга һәм кан тамырлары ялкынсынганда яшел яфракларны ботка сыман изеп ябалар.

Үги ана яфрагы төнәтмәсен озак эчәргә ярамый. Кире тәэсир, ягъни зыяны булырга мөмкин. Күңел болгану, бизгәк, аппетит югалу, эч кибү, эч авырту, сары авыруы килеп чыкса, дәвалану туктатылырга тиеш.

Нуруллина Ләйсән, 5а