#30 2010 нче ел

Кошлар - безнең якын дусларыбыз.

Апрель аенда гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары зур игелекле эш башкарды: балалар әти-әниләре белән сыерчык оялары ясап килделәр, ә урта сыйныф укучылары ул ояларны “Яшь өйләнешүчеләр” паркындагы агачларга куйдылар.

Кешеләр, кошлар, җәнлекләр – барыбыз да табигать балалары. Шулай ярдәмләшеп, игелекләр кылып яшәсәк кенә, табигать–анабыз да миһербанлы, шәфкатьле булыр.



Шәфкатьлелек...

Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, игелек – бу барысы да яхшы кешеләргә хас булган сыйфатлар. Шәфкатлелек – ул туган ягыбызга мәхәббәт, кешеләргә карата ярдәмчел булу сыйфаты. Шәфкатьле кеше һәр минутта булышырга, кайгыңны уртаклашырга әзер.

Күп кенә кешеләр балалар йортларына булышырга, үзеннән килгәнне эшлиләр. Без, мәктәп укучылары, үзләребезнең ата – аналарыбызга, олыларга мәрхәмәтле булырга, ярдәм итәргә тиеш. Без барыбызда туган як табигатен сакларга, якларга тиеш. Кечкенә балалар кошларга җимлекләр ясыйлар. Бу алар ягыннан кошларга ярдәм.

Безнең язучыларыбыз, шагыйрьләребез шәфкатьлелек, хөрмәтлек турында күп иҗат иткәннәр.

Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек – бу сыйфатлар һәр кешегә дә хас түгел. Тик без бу сыйфатларны үзебездә булдырырга тиешбез. Без кешеләргә хөрмәтле, шәфкатьле булсак, алар да безгә хөрмәт белән караячаклар!

Кадыйрова Энҗе, 8б



Безнең янәшәбездә изге күңелле кешеләр.

Бу дөньяда изге күңелле кешеләр бик аз. Минем әтием - нәкъ менә шундый кеше. Ул хезмәт сөючән, акыллы, чиста, яхшы, йомшак күңелле, тырыш бик үткен, зирәк. Ул һәрчак кешеләргә бары тик яхшылык тели, булыша. Миңа да ул һаман авыр чакларда булышырга тырыша, файдалы киңәшләр бирә. Мин дә аннан калышмыйм, аңа да булышырга тырышам, әйткән сүзен тыңлыйм. Киләчәктә мин аның кебек булырга телим. Мәсәлән, мин бервакыт иң яхшы дустым белән талаштым. Моңа минем кәефем бик төште. Ә әти бу хәлне сизеп алды. Ул миңа борчылмаска, өметне өзмәскә - барысы да яхшы булачак диде. Нәкъ менә шулай килеп чыкты да, мин дустым белән уртак тел таптым. Бу хәлдә дә ул миңа яхшылык теләп булышты.

Мин аны бик яратам!

Камальтдинова Диләрә, 7а