#31 2010 нче ел

Без булдырабыз!

Ниһаять, 25 нче май көнне Татарстан республикасында «СОЛист года 2010» фестиваль-конкурсына нәтиҗә ясалды.

25 нче май көнне республика мәгълүмати методик үзәгендә «СОЛист года 2010» фестиваль-конкурсы үткәрелде. Татарстанда компьютерның клавишаларында унбармаклы “сукыр” басу методикасы буенча эксперимент узды. Бу экспериментта, беренчеләрдән булып, 9-10 нчы сыйныфлар арасыннан 500 укучы катнашты. Яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 14 укучы «СОЛист года 2010» исемендәге финалда көч сынашты. Алар арасында безнең гимназиянең 9б сыйныфы укучысы Алеева Алисә дә (информатика укытучысы Баһаветдинова Резидә Рашатовна) бар иде, ул III урынга лаек булды. Җиңүчегә - Алеева Алисәгә фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мәхмүтович Мостафин тарафыннан диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Афәрин, Алисә! Җиңүегез белән котлыйбыз!!!