#31 2010 нче ел

Бөек Җиңүгә 65 ел


БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ТАТАР ӘДИПЛӘРЕ


Гариф Галиев (1903-1985)

1903 елнын 10 маенда хәзерге Татарстанның Азнакай районы Урманай авылында туа.

Ул егерменче елларда беренче хикәяләрен яза. Гомумән, сугышка кадәр үк аның хикәя, повестьлардан торган унлап китабы донья күрә.

Гариф Галиев 1943 елнын гыйнварыннан фронтның алгы сызыгында Мәскәү хәрби округы чыгарган татарча матбугат органы «Кызыл сугышчы» газетасында һәм анын дәвамы—Беренче Белоруссия фронты сәяси бүлеге карамагында чыккан «Кызыл Армия» газетасында җаваплы сәркатип булып хезмәт итә.

Сугыштан соңгы елларда Гариф Галиев, нигездә, балалар әдибе буларак киң танылу ала.


Фәйзи Галиев

1925 елнын 2 июлендә Татарстанның Әтнә районы Түбән Шашы авылында туа.

1942 елнын декабрендә ул армиягә алына, Сарапулдагы пехота училищесында тизләтелгән курсларны тәмамлаганнан соң, фронтка озатыла. Смоленск шәһәре өчен барган сугышларның берсендә каты яраланып, дүрт ай Уфа госпиталендә дәвалана. Аннары исә, гаскәри хезмәттән бөтенләй азат ителеп, 1944 ел башында туган авылына кайта.

Фәйзи Галиев озак еллар дәвамында туган ягында колхоз рәисе булып эшли. Ул укучыларга документаль повестьлары белән танылды.


Макс Гатау (1913-1941)

1913 елда хәзерге Курган өлкәсенең Әлмән районы Тозау авылында туа.

Утызынчы елларда «Колхозчылар тавышы» дигән төбәк. «Коммунист» һәм «Социализм юлы» дигән Чиләбе һәм Свердловск шәһәре газеталарында беренче шигырьләре дөнья күрә.

1939 елда аның Казанда беренче китабы—«Урат мәхәббәте» басылып чыга. Шагыйрь икенче җыентыгын да басмага әзерли, ләкин сугыш башлану сәбәпле, китап чыкмый кала.

Макс Гатау 1941 елнын июлендә фронтка китә һәм шул ук елнын 20 ноябрендә Калинин (хәзерге Тверь) өлкәсендәге Гаврилово авылы янында барган сугышларның берсендә һәлак була.


Мансур Гаяз (1917-1943)

1917 елның 5 октябрендә хәзерге Мари Элнең Бәрәңге районы Бәрәңге авылында туа.

Мансур Гаяз—сугыш алды елларында әдәбият мәйданына чыгып, кыска гына вакыт эчендә исемнәрен танытып өлгергән, ләкин, иҗади талантларын ахыргача ача алмыйча. Ватан сугышы фронтларында халыклар азатлыгы өчен гомерләрен биргән зур бер төркем татар әдипләренең берсе. Ул 1936 елда яза башлый. Шигырьләре һәм поэмалары күмәк җыентыкларда һәм альманахларда дөнья күрә.

Мансур Гаяз сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. 1943 елнын 19 ноябрендә Белоруссиянең Витебск өлкәсе Усково авылы өчен барган бәрелешләрнең берсендә шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була.


Шамил Гәрәй (1916-1946)

1916 елның 31 декабрендә Казан шәһәрендә туа. Ул бик яшьли әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. 1932 елда аның беренче шигырьләр китабы (16 яшендә!) дөнья күрә. Шуннан соң, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә (1932-1941) аның янә дүрт китабы басылып чыга. Балалар шагыйре булып танылган Шамил Гәрәй әдәби тәрҗемә белән дә шөгыльләнә: А. Чехов хикәяләрен, М. Лермонтов һәм А. Барто шигырьләрен татарчага аудара.

Сугышның беренче көннәреннән үк Шамил Гәрәй—фронтта. Мәскәү янында барган каты сугышларның берсендә ул сугышчан иптәшләре белән чолганышта калып, әсир төшә. 1946 елнын 22 мартында Польшаның Гливиие шәһәрендә әсир тоткыннарны тикшерү лагеренда вафат була.


Хатип Госман (1908-1992)

1908 елнын 21 маенда хәзерге Пермь краеның Чернушка районы Сулмаш авылында туа. Бик яшьли шигырьләр яза башлый. Утызынчы елларда төрле татар газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1939 елда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, укытучылык һәм гыйльми эш белән шөгыльләнә башлый. Чәчмә әсәрләрдән торган ике китабын бастырып чыгара.

Сугыш башлангач, күпчелек татар зыялылары кебек, сугышның беренче көннәреннән үк фронтка озатыла, фронт газеталарының хәрби корреспонденты, саперлар бригадасы офицеры сыйфатында алгы сызыкта булып, сугышны Алманиянен Гюстроф шәһәрендә тәмамлый. Сугыштан соң күренекле әдәбият галименә әверелә.


Таһир Госман-Сулмаш (1900-1983)

1900 елнын 16 мартында хәзерге Пермь краеның Чернушка районы Сулмаш авылында туа. Ул—Хатип Госманның бертуган абыйсы.

Таһир Госман-Сулмаш, язучы-прозаик буларак, 1928-1935 елларда «Атака», «Яңалиф». «Совет әдәбияты» (һәммәсе дә—«Казан утлары» журналының әүвәлге исемнәре) битләрендә басылган хикәяләре белән билгеле. Аерым китап рәвешендә анын роман, повестьлары да 1931, 1934 елларда дөнья күрә.

Таһир Госман-Сулмаш, сугыш башлангач, армиягә алынып, фронтның алгы сызыгында «Катюша»лар расчетында хезмәт итә. 1942 елда авыр яраланып, госпитальгә эләгә. Анда озак кына дәваланганнан соң, гаскәри хезмәттән азат ителеп, туган авылына кайта һәм гомеренең соңгы елларын шунда яшәп уздыра.


Гыйз-әл-Габид (1918-1955)

1918 елның 7 гыйнварында хәзерге Оренбург өлкәсенең Свердловск районы Хөсәен (Саиновка) авылында туа.

Сугышта әүвәл гади солдат була. Соңыннан исә фронт газетасы хәбәрчесе—офицер сыйфатында Ленинградтан алып Финляндия һәм Төньяк Норвегиягә кадәр сугышчан юл уза; фашистлар җиңелгәч, Ерак Көнчыгышка җибәрелеп, Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, совет гаскәрләре белән бергә Манчъжурия һәм Төньяк Корея җирләренә кадәр барып җитә.

Гыйз-әл-Габиднын зур булмаган әдәби мирасы (иллеләп шигырь) Ватан сугышы чоры солдат поэзиясенең бер сәхифәсе буларак зур әһәмияткә ия.


Бәян Гыйззәт (1918-1991)

1918 елның 16 июлендә хәзерге Башкортстаннын Кушнаренко (Кушнарат) районы Толбазы авылында туа.

Казан дәүләт педагогия институтының аспирантурасында укыганда сугыш башлана һәм ул 1941 елнын декабрендә фронтка озатыла. Көнбатыш. Өченче Белоруссия фронтларында барган канлы бәрелешләрдә катнаша, яралана, госпитальдән соң, хәрби мәктәпне тәмамлап, офицер буларак янә фронтка җибәрелә. Ул Курск дугасы дип аталган мәгълум канкосшларны исән имин кичеп, Кенигсбергка кадәр сугышчан юл уза.

Бәян Гыйззәтнең сугыштан соңгы әдәби-гыйльми эшчәнлеге тулысынча диярлек татар театр сәнгате һәм драматургиясе белән бәйле.


Сафа Гыйльфан (1902-1950)

1902 елда Уфадагы Балкар приискасы бистәсендә туа.

Утызынчы елларда ул шигырьләр яза, рус һәм чит ил язучыларының аерым әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә.

Сугыш башлангач Сафа Гыйльфан фронтка китә, жиңү көннәренә кадәр алгы сызыкта була. Сугышны ул подполковник дәрәҗәсендә тәмамлый.


Әхмәт Гыймадов (1915-1943)

1915 елда Казанда туа. Утызынчы елларда әдәби иҗат белән актив шөгыльләнә башлый, төрле басмаларда хикәя-повестьларын чыгара.

1943 елның башында Әхмәт Гыйматов фронтка җибәрелә һәм шул ук елнын октябрь аенда сугыш кырында һәлак була.


Әнвәр Давыдов (1919-1968)

1919 елның 21 мартында Самара өлкәсенен Камышлы авылында туа.

Унике яшендә чагында ук Камышлыдагы төбәк газетасында аның беренче шигырьләре басылып чыга.

1940 елны гаскәри хезмәткә алынып, сугышның башыннан азагына кадәр әүвәл гади солдат, аннары кече командир сыйфатында Волхов, Ленинград янында. Балтыйк буе республикалары территорияләрендә барган канлы бәрелешләрдә катнаша.

Сугыштан соң Әнвәр Давыдов фәлсәфи-лирик поэмалары белән таныла, күренекле шагыйрьгә әверелә.


Нәби Дәүли (1910-1989)

1910 елның 1 июнендә Татарстанның хәзерге Әлки районы Иске Камка авылында туа.

Утызынчы елларда ул шагыйрь буларак таныла, 1937-1941 еллар арасында аның дүрт шигъри җыентыгы басылып чыга.

Сугышның беренче көннәрендә үк, 1941 елның 25 июнендә, Нәби Дәүли фронтка китә. Шул ук елның августында чолганышка эләгеп, әсир төшә. Бухенвальд, Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы үлем лагерьларында газап чигә.

Нәби Дәүли Казанга 1945 елның декабрендә кайта, иҗат эшенә чума. Үзенең шигъри әсәрләре, роман-повестьлары белән укучылар күңелен яулап ала, күренекле әдипкә әверелә.


Әмирхан Еники (1909-2000)

1909 елның 17 февралендә хәзерге Башкортстанның Благовар районы Яна Каргалы авылында туа.

Яшьтән үк әдәбият, иҗат эше белән кызыксынган Ә. Еники 1925 елда Казанга килә һәм тиздән көндәлек матбугатта аның әдәби парчалары һәм хикәяләре күренә башлый.

1941-1945 елларда ул—Ватан сугышы фронтында: хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьларында рядовой солдат булып хезмәт итә.

Сугыштан соң Әмирхан Еники, татар психологик прозасының матур үрнәкләре булып саналырга хаклы хикәяләр, повесть-романнар язып, күренекле әдипкә әверелә.


ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ (1902-1967)

1902 елның 16 декабрендә хәзерге Башкортстаннын Дуван районы Өлкenдe авылында туа. Егерменче елларда шигырьләр яза башлый, Мәскәүнең татар телендә чыга торган «Эшче», аннары «Игенчеләр» газеталарында сәркәтип, мөхәррир урынбасары булып эшли. Ватан сугышы елларында Әхмәт Ерикәй фронт газетасында хезмәт итә.

Сугыштан соң Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе була, күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклссенә әверелә.


Кәрим Җаманаклы (1905-1965)

1905 елның 21 гыйнварында хәзерге Украинаның Кырым ярымутравындагы Җаманак авылында туа.

Утызынчы елларда ул шагыйрь һәм фольклорчы галим буларак та таныла башлый.

1941-1942 елларда Кәрим Җаманаклы фронтта була. Сугыштан соң галимлек һәм әдәби иҗат эшен дәвам иттерә.


Муса Җәлил (1906-1944)

1906 елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсенең Шарлык районы Мостафа авылында туа. Бик яшьли шигырьләр яза башлый. Утызынчы елларда ил күләмендә шагыйрь буларак танылу ала, сугыш алдыннан Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе була.

Муса Җәлил сугышка, өлкән политрук булып, 1942 елның декабрендә эләгә. Ул Төньяк-Көнбатыш фронтта чыга торган русча «Отвага» («Батырлык») газетасының алгы сызыктагы хәрби мөхбире итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә, Волхов юнәлешендә барган бәрелешләр вакытында ул, каты яраланган хәлендә, фашистлар кулына эләгә. Шул көннән аның тоткынлыктагы газаплы һәм каһарманнарча кыюлык белән узган кыска гомер этабы башлана.

1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезден шәһәрендә хөкем була. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә аларны җәзалап үтерәләр.

Тоткынлык шартларында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Муса Жәлилгә вафатыннан соң (1956) «Советлар Союзы Герое» дигән исем бирелә, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты—бөтен дөньяга мәгьлум «Моабит дәфтәре» СССРның ул вакыттагы иң зур бүләге—Ленин премиясенә лаек була (1955).


Исхак Закиров (1911-1944)

1911 елның 14 сентябрендә Казан шәһәрендә туа. Бик яшьли шигырьләр яза башлый. 1934-1941 елларда ул әүвәл Татарстан китап нәшриятында, соңыннан Татарстан Язучылар берлегендә бухгалтер булып эшли.

Сугыш башлану белән, Исхак Закиров фронтка җибәрелә, бик күп канлы бәрелешләрнең шаһиты була, Белоруссия җирләрен азат итүдә катнаша, шәхси батырлыклары өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә, шул сугыш шартларында партиягә алынып, үзе хезмәт иткән ротаның парторгы итеп сайлана. 1944 елнын 14 июлендә Витебск өлкәсенең Гордилово авылы янында барган бәрелешләрнең берсендә Исхак Закиров, ротаны һөҗүмгә күтәреп, дошман ныгытмаларын атакалаганда каһарманнарча һәлак була.

Шагыйрьнең Ватан сугышы чорында иҗат иткән шигырь һәм очерклары шул елларда «Алга, дошман өстенә!» дигән фронт газетасында һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы битләрендә басыла.


Шаһиморат Зәйни (1913-1980)

1913 елның 7 мартында хәзерге Оренбург өлкәсе Тоцк районы Кондызлытамак авылында туа.

Сугыш башлану белән ул фронтка китә һәм отделение командиры, пулеметчылар взводы командиры ярдәмчесе, батальон парторгы сыйфатында Мәскәүне, Сталинградны саклауда катнаша, совет гаскәрләре белән бергә Польша, Чехословакия, Румыния, Венгрия, Австрия һәм Германия җирләренә кадәр барып җитә.

Сугыштан соң Шаһиморат Зәйни драматург һәм башка милләт драматургларының пьесаларын татарчага тәрҗемә итүче буларак танылу ала.


Якуб Зәнкиев (1917-2003)

1917 елның 6 апрелендә Иркутск шәһәрендә дөньяга килә. Бөек Ватан сугышыннан кайткач, ул 40 елдан артык үзе яшәгән Себер төбәгендә, Тубыл шәһәрендә балаларга татар әдәбияты укыта. Якуб Зәнкиев үзенең күләмле романнары белән укучыларга танылды.


Рахман Ильяс (1908-1943)

1908 елның 15 мартында Татарстаннын хәзерге Апас районы Карамасар авылында туа. Утызынчы елларда ул газета редакцияләрендә, Татарстан радиокомитетында әдәби хезмәткәр, мөхәррир, Язучылар берлегендә әдәби консультант, аннары исә Глаатит вәкиле булып эшли, повесть-хикәяләр, пьесалар иҗат итә.

Ватан сугышы башлангач, үзе теләп фронтка китә һәм рота командиры сыйфатында Украина жирләрендә барган канлы бәрелешләрдә катнаша. Харьков шәһәре тирәсендәге шундый бәрелешләрнең берсендә, 1943 елның 23 августында, Рахман Ильяс батырларча һәлак була.


РӘМЗИ ИЛЯЛОВ (1923-2009)

1923 елның 13 декабрендә Башкортстанның Баймак районы Темәс бистәсендә туа.

1940 елның декабрендә Яңаиыл урта мәктәбен тәмамлагач, Ташкенттагы укчы-бомбардировшик авиамәктәбенә укырга китә һәм 1942 елның 22 апрелендә авиазвено составында самолет штурманы итеп Көнбатыш фронтка җибәрелә. 18 хәрби очыш ясаганнан соң, төнге бомбардировка вакытында Смоленск өлкәсендә бәреп төшерелә. Контузия алганнан соң, ул авиациядән мотоукчылар бригадасына күчерелә. 1942 елда автоматчылар төркеме составында һөҗүм вакытында дошман уты астына эләгә һәм каты яралана. Егерме кешедән өч кенә кеше исән кала.

Сугыштан соң Рәмзи Илялов әдәби-документаль повестьлар авторы буларак таныла.


Ихмәт Исхак (1905-1991)

1905 елның 1 мартында Казанда туа.

Беренче шигырьләре 1923 елда «Кызыл Шәрекъ яшьләре» журналында басыла. Утызынчы елларда ул төрле газета-журнатларда бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркәтип кебек вазифаларны башкара.

Сугышка 1942 елның язында алына, 1945 елның августына кадәр Украина шәһәрләрендә хезмәт итә.

Сугыштан соң Әхмәт Исхак юмор-сатира остасы, мәсәлче һәм тәрҗемәче буларак танылу ача. Дәвамы киләсе саннарда


Әхмәтҗанова Рушания Сәмилулловна,
китапханәче