#31 2010 нче ел

Юкә чәчәк атканда

Хуш исе иснәп туймаслык, шифалы чәе эчкән саен җанга дәва бирә, тәнгә көч кертә. Табигатьтә юкә агачы 20 нче елында чәчәк ата. Июнь-июль айларында юкә мул итеп чәчәккә күмелә.

Юкә чәчәген җыю өчен иң яхшы вакыт чәчәкләрнең яртысы ачылган, яртысы бөреләнеп торган чак. Җыйгач аны күләгәле, җиләс урында киптергечләрдә киптерәләр. Кипкән чәчәкләрне кәгазь яки тукыма янчыкларда караңгы, җилләтелә торган урында саклыйлар. Дөрес киптергән, саклаган очракта юкә чәчәге файдалы үзлекләрен 3 ел буе югалтмый. Өстәвенә юкә чәчәге – баллы үсемлек. Юкә балы гомер-гомергә иң югары сортлы бал булып саналды һәм санала. Ул юкә чәчәгеннән калышмый, төрле авыруларны дәвалауда шифасы зур.

Юкә чәчәге составында эфир майлары, ачы һәм дуплау матдәләре, флавонидлар, кумарин, балавыз, шикәр, глюкоза, каротин, витаминнар, микро һәм макроэлементлар бар. Юкә чәчәгеннән әзерләнгән препаратлар тир, ашказаны согы бүленеп чыгуга уңай йогынты ясый, ашкайнату бизләренең эшчәнлеген яхшырта, үт сыекчасы бүленүне җиңеләйтә. Шулай ук ялкынсынуга каршы һәм тынычландыручы чара буларак алыштыргысыз дару. Салкын тигәндә, грипп, бронхит чирләренә каршы, көндәлек тормышта авыз чайкау өчен дә юкә чәчәге төнәтмәсен файдаланалар.

Юкә чәчәге белән дәвалану ысуллары мең төрле. Менә шуларның кайберләре.

• Чәчәкләрдән бик тәмле чәй әзерләп эчәләр. Мондый чәй барлык салкын тию авыруларыннан, үпкә, бөер авыруларныннан коткара. Әмма озак вакыт дәверендә эчү йөрәк эшчәнлегенә зыян салуы, нерв системасын ярсытуы бар.

• Ютәл булганда, салкын тигәндә, баш, тамак авыртканда, үпкәләр ялкынсынганда, эч авыртканда, ревматизм булганда, һушны югалту белән интеккәндә йокларга ятар алдыннан кайнар төнәтмә эчелә.

• Нерв авыруларыннан юкә чәчәге яки юкә яфрагы ваннасы коткара. Дәвалану чорында көн аралаш 10 тапкыр ваннада ятарга кирәк.

• Үпкә туберкулезы, агулану, ашказаны, эчәклек авырулары яки кан саркып торган ачык яраларны дәвалаганда юкәнең күмере бик файдалы. Күмер әзерләү өчен юкәнең үзагачын киптерәләр, аннары мичтә яки учакта яндыралар. Туберкулез белән чирләгәндә күмерне кәҗә сөте белән эчәләр.


Зиатдинова Эльвина, 5а


Җәй тәме – җиләктә

Балалар да, олылар да ярата торган җиләк тәмле генә түгел, бик файдалы да әле. С витамины күләме буенча бакча җиләге кара карлыганнан гына калыша. 5 данә җиләктә бер зур әфлисундагы кебек үк күләмдә С витамины бар. Ә фолий кислотасы хәтта виноград һәм кура җиләгендәгедән дә күбрәк. Бакча җиләге кан тамырларын һәм иммунитетны ныгыта, организмны төрле вируслардан сакларга сәләтле. Шулай ук микробларга һәм ялкынсынуларга каршы тәэсире көчле. Ашказаны, тамак авырулары белән интеккән кешеләр бакча җиләгеннән бик күп файда күрергә мөмкин. Хәтта авыздан начар ис килгәндә дә бакча җиләге ярдәм итә ала. Моннан башка бу җиләк йодка бай, канда шикәр микъдарен түбәнәйтә. Ә үт куыгында ташлар булганда иртән ач карынга ярты чынаяк җиләк суты эчәргә киңәш итәләр.

Яфраклары һәм җиләкләреннән әзерләнгән төнәтмә кан басымын түбәнәйтә, матдәләр алмашынуын яхшырта. Шулай ук йокысызлыктан коткара. Азканлылык булганда һәм йөрәк авыруларыннан котылырга ярдәм итә. Бакча җиләге туңдырылган хәлдә витаминларын югалтмыйча 6 айга тиклем саклана ала.


Пашаев Ниҗад, 5а