#31 2010 нче ел

03.05.2010 ХӘТЕР САГЫ

9 нчы сыйныф укучылары Горький паркындагы мәңгелек ут янында сакта иде. 09.00 -14.00 кадәр укучылар унар минут саен бер-берсен алыштыра-алыштыра кизү тордылар. Балалар бу акциядә үзләрен җитди һәм җаваплы тоттылар.


05.05.2010 ӘДӘБИ КИЧӘ

5 нче май көнне гимназиянең актлар залында шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрелде.


06.05.2010 ҖИҢҮНЕҢ 65 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН КОНЦЕРТ

6 нчы май көнне гимназиянең актлар залында безнең микрорайонда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм ветеран укытучыларга багышлап Җиңүнең 65 еллыгына концерт үткәрелде. Концерттан соң килгән кунаклар бәйрәм өстәле янында, үзләренең кырыс сугыш һәм сугыштан соңгы еллар турында сөйләшеп утырдылар.


08.05.2010 БЕЗНЕҢ ҖИҢҮ

7 нче майда инглиз теле укытучысы Эльвира Сәетгәрәевна һәм 9а сыйныфы укучысы Надршина Айсылу белән гимназия музее отчеты белән МАКИга бардылар. Җыелышта Вахитов районының мәктәпләре дә катнашты. Алар арасыннан 18 нче майда үткәрелә торган шәһәр слетына ике вәкил сайланды.

Безнең гимназияне дә мактап үттеләр. Районның мәктәп музейлары арасындагы “Бөек Ватан сугышын искә төшереп...” бәйгесендә гимназия музее 1 урынны отты. Эстетик яктан бизәлеше һәм бай эчтәлекле стендларның жюри тарафыннан югары бәяләнде.


20.05.2010 ГИМНАЗИСТЛАРНЫ ДАНЛАУ

Гимназиядә “Гимназияне данлау” бәйрәме үткәрелде. Укуда һәм төрле бәйгеләрдә катнашкан укучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


20.05.2010 ТАНТАНАЛЫ ЛИНЕЙКА

Гимназиядә 4 нче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә варислыкка кабул иттеләр.

Гимназистлар ТВБ (СНТ) бердәмләшеп үзләренең девизларын антларын үтәргә сүз бирделәр.


20.05.2010 ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ КЫЗУ ЧАГЫ

Бүген, 11 нче сыйныф укучыларнының, татар теленнән еллык имтиханы аттестация эше формасында үткәрелде.


24.05.2010 СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ

Бүген 11 нче сыйныф укучыларының “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды. 1 нче гимназия бүген чыгарылыш сыйныф укучыларын олы юлга озатты.


26.05.2010 ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ “СОЛИСТ ГОДА 2010”

25 нче май көнне республика мәгълүмати методик үзәгендә «СОЛист года 2010» фестиваль-конкурсы үткәрелде. Татарстанда компьютерның клавишаларында унбармаклы “сукыр” басу методикасы буенча эксперимент узды. Алар арасында безнең гимназиянең 9б сыйныфы укучысы Алеева Алисә дә (информатика укытучысы Баһаветдинова Резидә Рашатовна) бар иде, ул III урынга лаек булды.


Туларак мәгълүмат “Без булдырабыз” рубрикасында.